Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сулеевская средняя общеобразовательная школа им. Р.Г. Галеева » Альметьевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423447, Республика Татарстан (Татарстан), муниципальный район Альметьевский, сельское поселение село Сулеево, улица Советская, здание 60Г, Альметьевский район, с. Сулеево, ул. Советская, д. 60 г. |
| Телефон: | +7(919)-693-60-50 |
| E-Mail: | Suleevo.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сулеевская СОШ" |
| Руководитель: | Заляева Гузалия Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 11 Обучение и воспитание в учреждении ведется на русском и татарском языках. Форма обучения очная. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сулеевская средняя общеобразовательная школа им. Р.Г. Галеева » Альметьевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Түгәрәк эшчәнлеге 30.11.2012

Мәктәптә "Серле йомгак" түгәрәге эшләп килә. Анда 3,4,5,6 сыйныф укучылары бик теләп йөри. Түгәрәк җитәкчесе Гаязова Хәлимә Рәис кызы. Аларның кул эшләрен медиатека бүлегендәге фотогалереядан карый аласыз.
-
Мәктәптә театр атналыгы 26.11.2012

Мәктәптә театр атналыгы игълан ителде. Беренче булып икенче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Алар "Теремкәй - сәламәтлек йорты" дигән спектакль күрсәттеләр. Спектакль сәламәт яшәү рәвеше турында иде. Аларның чыгышлары барыбызга да бик ошады.
-
Ачык тәрбия сәгате 02.11.2012

2 нче ноябрькөнне Зарипова Айсылу Рәшит кызы "Кунакта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре" темасына ачык тәрбия сәгате уздырды.
-
Парламентский урок 27.10.2012

27 нче октябрь көнне мәктәбебездә 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән "Парламент дәресе" үткәрелде. Ул Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышланган иде. Дәреснең темасы: "Кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм бурычлары"
-
Универсиада - 2013 22.10.2012

Мәктәптә Универсиада - 2013 багышланган күргәзмә эшли башлады. Анда барлык сыйныф укучылары да бу эштә бик актив катнашалар. Күргәзмәгә укучылар Универсиаданың тарихын, эчтәлеген яктырткан газеталар, макетлар, рәсемнәр, карталар, кул эшләре әзерләгәннәр. Ел дәвамында укучыларның эшләре тулыландырылып торачак.Тулы фоторепортажны медиатека бүлегендә карый аласыз.
-
"Жизнь без наркотиков" 15.10.2012

В рамках проведения республиканского антинаркотического месячника "Жизнь без наркотиков" в школе организована выставка рисунков.
-
"Укытучылар көне" 05.10.2012

Бүген "Укытучылар көне". Безнең мәктәп укучылары бу көнне укытучылар өчен бәйрәм концерты күрсәтте. Һәр укытучыга укучылар кулы белән әзерләнгән бүләк тапшырдылар.
-
Көзге күргәзмә 30.09.2012

Мәктәптә традицион булган "Көзге күргәзмә" ачылды. Анда барлык сыйныф укучылары да бик теләп катнашты. Укучылар чәчәкләрдән, яфраклардан көзге букетлар ясадылар. Яшелчә - җимешләрдән төрле фигуралар, картиналар иҗат иттеләр. Араларында әкият геройларын ясаучылар да бар. Һәр сыйныфның күргәзмә өстәле фантазияга бай, үзенчәлекле иде. 5, 6, 7 нчы сыйныф укучылары өстәлендә экспонатлар күп, төрле темаларга багышланган булса, 8 нче сыйныф укучыларының зәвык белән эшләнгән гомуми эшләре күргәзмәнең бизәге булды. Бу чарада катнашкан укучыларга, аларга булышкан әти - әниләргә зур рәхмәт.
Медиатека бүлегендә күргәзмә турында фоторепортаж. Кермичә калмагыз.
-
"Өлкәннәр көне" 29.09.2012

29 нчы сентябрь көнне Сөләй авылы җирлегендә "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелде. Бу чарада Сөләй мәктәбе укытучылары, укучылары да үзләренең өлешен керттеләр: өлкәннәргә багышланган концертта катнаштылар, музейда экскурсия үткәрделәр, көзге күргәзмә әзерләделәр. Бәйрәм мәктәп ашханәсендә чәй табыны белән дәвам итте. Өлкән буын кешеләренә сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
-
"Чисталык" дәресе 27.09.2012

27 нче сентябрь көнне мәктәптә "Чисталык" дәресе үткәрелде.
2-9 нчы сыйныфларда бу темага багышланган тәрбия сәгатьләре булып узды. Биология укытучысы 2-9 нчы сыйныф укучылары белән берләштерелгән кеше экологиясенә кагылышлы "Кеше чисталыгы..." дигән темага ачык чара әзерләде. Бу чарага Сөләй урта мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта Юго-Восточное территориальное управление Министерства экологии и природных ресурсов РТ да эшләүче Давлетшин Р. М. килде. Ул үзе белән бик эчтәлекле кино-фильм һәм китаплар алып килде.
Дәрес турында фоторепортаж медиатека бүлегендә.








