Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида № 64 «Солнышко» пгт. Нижняя Мактама»/ Шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсе муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Гомумүстерешле 64 нче «Солнышко» балалар бакчасы».
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Альметьевский район, птг. Нижняя Мактама, ул. Кирова, д. 38 |
| Телефон: | +7(855)-336-15-55 |
| E-Mail: | ds64.alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад № 64 "Солнышко" пгт. Нижняя Мактама" |
| Руководитель: | Сунгатуллина Гузалия Гумаровна |
| Год основания учреждения: | 1957 |
| У нас учатся: | 129 детей/ 129 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/ 10 тәрбияче |
-
Габдулла Тукайга 140яшь
24.04.2026
Татар халкының күңелендә Габдулла Тукай мәңгелек эз калдырган. Һәр елны 26 апрельдә — бөек шагыйребезнең туган көнендә — аның рухи мирасына тагын бер кат мөрәҗәгать итәбез.
Безнең балалар бакчасы да бу изге көннән читтә калмады. Кечкенә йөрәкләргә Тукайның моңлы сүзләрен, тирән мәгънәле әкиятләрен аңлату, аның иҗатына карата кызыксыну уяту максатында мавыктыргыч чаралар оештырылды.
Балалар тәрбиячеләре белән бергәләп шагыйрьнең истәлекле тормыш юлын искә төшерделәр, аның «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк», «Гали белән кәҗә», «Карлыгач», «Безнең гаилә» кебек күңелле һәм гыйбрәтле әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шигырьләр яңгырады, һәр юл йөрәккә үтеп иде. Ә «Туган тел» җырын балалар һәм тәрбиячеләр бергәләп, зур ихтирам һәм мәхәббәт белән башкардылар.
Бу көн барыбыз өчен дә Тукай рухына багышланган матур бер истәлек булып калды. -
Экскурсия в библиотеку
22.04.2026
22 нче апрельдэ , зурлар төркеме, балалар китапханәсенә кызыклы сәяхәт ясады. Китапханә хезмәткәрләре балаларны җылы каршы алдылар һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара үткәрделәр.
Балалар зур кызыксыну белән шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китапханэченен сөйләвен тыңладылар. Балалар Габдулла Тукайны ни өчен «татар поэзиясенең кояшы» дип атауларын белделәр, аның мәшһүр шигырьләре һәм әкиятләре белән таныштылар. «Шүрәле», «Су анасы» һәм «Кәҗә белән Сарык» әсәрләре балаларда аерым шатлык уятты.
Экскурсия җылы атмосферада узды. Балалар әдәби мирас белән танышу белән бергә, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Кызыклы очрашу өчен китапханәчеләргә бик зур рәхмәт!
-
Зелёный огонек-2026
20.04.2026
20 апреля в городе Зеленодольск состоялся республиканский семинар-совещание, посвящённый вопросам обучения детей правилам безопасного поведения на дорогах и профилактике детского дорожно-транспортного травматизма, на котором были подведены итоги Республиканского конкурса "Зелёный огонек-2026" среди воспитателей и дошкольных образовательных организаций Республики Татарстан.
Отдельно был отмечен успешный опыт сельских дошкольных учреждений. Лауреатом республиканского конкурса стал наш детский сад! МБДОУ «Детский сад № 64 «Солнышко», продемонстрировал системный подход и лучшие практики в профилактике детского дорожно-транспортного травматизма.
????Поздравляем коллег с заслуженной наградой, мы внесли важный вклад в безопасность подрастающего поколения







