Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида № 62 "Тирэк" пгт. Нижняя Мактама" / Шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсе муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Гомумүстерешле 62 нче "Тирәк" балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423440,Республика Татарстан, Альметьевский район, пгт. Нижняя Мактама, ул. Некрасова, д.1, Татарстан Республикасы,Әлмәт районы шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсе, Некрасов урамы 1 нче йорт |
| Телефон: | +78553361063 |
| E-Mail: | Tirek.62@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Д/с № 62 "Тирэк" пгт. Нижняя Мактама" |
| Руководитель: | Сунгатуллина Венера Рахимовна |
| Год основания учреждения: | 1959 |
| У нас учатся: | 131 детей/ 131 бала |
| У нас учат: | 12педагогов/ 12тәрбияче |
-
Муниципаль бәйге "Бөек кешегә багышлана..." 24.04.2026
Әлмәт шәһәренең 3 нче балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Бөек кешегә багышлана..." исеме астында муниципаль шигырь бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә шигырь яратучы 22 бала катнашты. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә хәзерлек төркеменнән ФАТЫХОВ ДАНИЯР Г. Тукайның "Пар ат" шигыре белән катнашты һәм ул БЕРЕНЧЕ УРЫНГА лаек булды. Без Данярны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм алда зур уңышларга ирешүен телибез. -
Тукай безнең күңелләрдә 23.04.2026
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай әкиятләре" дигән темага рәсемнәр, "Тукай геройлары" дигән эшләнмәләр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль иртә узды. Иртә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә", "Акбай", "Туган авыл" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. -
День Земли 22.04.2026
В ДОУ прошёл тематический день, посвящённый Дню Земли. Этот праздник стал для ребят поводом задуматься о том, как важно беречь нашу планету и заботиться о природе. Воспитатели провели с ребятами интересные и познавательные беседы. Дети узнали, почему Землю называют «голубой планетой», как важно беречь леса, реки и животных, а также как каждый из нас может помочь природе - например, не мусорить, сажать цветы и экономить воду. Ребята с восторгом делились своими мыслями о том, что они уже делают для защиты природы. После бесед ребята с радостью погрузились в творчество: рисовали создавали «зелёную планету», Получились очень яркие и добрые работы. Каждый ребёнок смог проявить фантазию и почувствовать себя настоящим защитником природы.









