МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Голбакча» с. Кульшарипово» Альметьевского муниципального района РТ/Колшәрип авылы «Гомумүстерешле балалар бакчасы «Гөлбакча» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423401, Республика Татарстан, Альметьевский район, с. Кульшарипово, ул. Тукая, д.54 б |
| Телефон: | (88553) 34-76-85 |
| E-Mail: | Kulsharip.Golbakcha@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Д/с "Голбакча" с. Кульшарипово" |
| Руководитель: | Илалтдинова Рамзия Ахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 96 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Голбакча» с. Кульшарипово» Альметьевского муниципального района РТ/Колшәрип авылы «Гомумүстерешле балалар бакчасы «Гөлбакча» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"Я со спортом подружусь!" 24.07.2014

Мероприятие «Я со спортом подружусь» в подготовительной группе. Праздник прошел весело, занимательно и интересно. Ребята с удовольствием принимают участие в подобных мероприятиях, так как любят бегать, прыгать и веселиться. На спортивном празднике дети получают необыкновенный заряд положительных эмоций, много смеются.
-
"Уенчыклар кибете" 23.07.2014

Балаларның хайваннар турында белемнәрен үстерү һәм аларга карата уңай караш тәрбияләү максатыннан "Уенчыклар кибете" дип исемләнгән күңел ачу чарасы 1 кечкенәләр төркемендә үткәрелде. Бу чарада балалар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, хайваннар турында белгән шигырьләрне сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
"Сабан туй" 26.06.2014

Балалачак һәрберебезнең күңелендә кайгысыз аяз көннәре, уйнап туймас уеннары һәм уенчыклары, билгеле инде, шатланып көтеп алган бәйрәмнәре белән хәтердә саклана. Безнең "Гөлбакча" балалар бакчасында да татар халкының гореф-гадәтләренә бай булган, борынгы, гүзәл бәйрәмнәренең берсе Сабан туй бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә хәзерлек алдан алып барылды. Әти-әниләр тырышлыгы белән уеннар өчен күп төрле уенчыклар булдырылды. Балалар бик теләп уеннарда, ярышларда катнаштылар. Хәттә 1 нче кечкенәләр төкеменә йөрүче сабыйларда сөенә-сөенә (тәрбияче ярдәме белән) баудагы уенчыкларны кистеләр. Бәйрәм балалар күңеленә хуш килде.
-
"Кояшта кунакта" 25.06.2014

Балаларда кояшлы көнгә сөенү хисләре тәрбияләү, тере булмаган табигать күренешләре белән таныштыруны дәвам итү максатыннан 1 кечкенәләр төркемендә “Кояшта кунакта” исемле күңел ачу чарасы узды. Балалар белән яңа хәрәкәтле уеннар уйналды, җырлар җырланды, балаларның алган белемнәре ныгытылды.
-
“Бантиклар көне” 23.06.2014

Балаларның җәйге ялларын кызыклы, күңелле, мавыктыргыч, истә калырлык итеп үткәрү максатыннан катнаш төркемдә “Бантиклар көне” уздырылды. Бу чарада балалар клоуннар Ириска һәм Анфиска белән күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Кызларның төсле тасмалар белән бизәлгән күлмәкләре балалар күңелендә матур, якты истәлекләр калдырды.
-
“Шаян песи балалары” 23.06.2014

Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуны дәвам итү максатыннан 2 кечкенәләр төркемендә “Шаян песи балалары” исемле физкультура күңел ачу чарасы узды. Анда балалар музыка астында төрле физик күнегүләр ясадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
"Чыныктыру чаралары" 20.06.2014

Безнең төп бурыч - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арысында иң әһәмиятлесе - балаларның сәламәтлеген ныгыту, организмнарын чыныктыру. Бу эшне оештыру бигрәк тә җәй айлары кулайрак. Балалар белән көн саен саф һавада иртәнге гимнастика, йокыдан соңгы гимнастика үткәрәбез. Физик күнегүләр белән берлектә һава, кояш, судан файдаланып, чыныктыру чаралары комплексын уздырабыз.
-
"Хуҗабикәдә кунакта" 20.06.2014

Балаларның җәйге ялларын күңелле, истә калырлык итеп үткәрү максатыннан 1 нче кечкенәләр төркемендә “Хуҗабикәдә кунакта” исемле күңел ачу чарасы уздырылды. Бу чарада балалар җырлы– сүзле, түгәрәк уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар, “Кечкенә үрдәк бәбкәсе” дип исемләнгән курчак театры да карадылар. Бу чара балалар күңелендә матур, якты истәлекләр калдырды.
-
Игътибар, балалар! 15.06.2014

19 нчы майдан 19 нчы июньгә кадәр республикабызда “Игътибар, балалар!” дигән исем астында куркынычсызлык айлыгы уза. Безнең балалар бакчасы да бу чарадан читтә калмады.Барлык төркемнәрдә дә шушы юнәлештә эшләр алып барыла. “Әни белән юлны ничек дөрес итеп чыгарга”, “Кайда һәм ничек юлны аркылы чыгарга” дигән әңгәмәләр үткәрәбез. Куркынычсызлык темасын яктырткан хикәяләр, шигырьләр укыйбыз. “Безнең урам”, “Светофор”, “Юл билгесен куй”, “Шәһәр урамы” дидактик уеннар, “Автомобиль һәм чыпчыклар”, “Игътибарлы бул!”, “Тукта”дигән хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Әти-әниләр өчен “Ребенок-пассажир”, “Выбери жизнь-пристегнись”, “Чем занять ребенка в дороге” дип исемләнгән мәгълүматләр элдек.
-
Саубул, Гөлбакча! 01.06.2014

Аерыгыз ак караны,
Начар юлдан йөрмәгез.
Яхшы белән, явызлыкны
Берүк бутый күрмәгез.
Шатландырыз ярдәм итеп
Ялгыз бер әбине
Үскәнем дип акыллым дип,
Юатыгыз нәниләрне.
Кеше булып яшик дисәгез,
Булыгыз кешелекле!
Бәхетле көн итик дисәгез,
Булыгыз игелекле.










