МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Голбакча» с. Кульшарипово» Альметьевского муниципального района РТ/Колшәрип авылы «Гомумүстерешле балалар бакчасы «Гөлбакча» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423401, Республика Татарстан, Альметьевский район, с. Кульшарипово, ул. Тукая, д.54 б |
| Телефон: | (88553) 34-76-85 |
| E-Mail: | Kulsharip.Golbakcha@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Д/с "Голбакча" с. Кульшарипово" |
| Руководитель: | Илалтдинова Рамзия Ахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 96 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Голбакча» с. Кульшарипово» Альметьевского муниципального района РТ/Колшәрип авылы «Гомумүстерешле балалар бакчасы «Гөлбакча» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне . 20.02.2015

Дөньяга аваз салган бала үзенең әти - әтинесенең туган телен ишетә. Туган тел һәркем өчен изге, матур, эчтәлекле. Шул максаттан чыгып, безнең балалар бакчасында туган тел көне бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәмдә шигырь бәйгесе булып узды, балалар рәхәтләнеп туган телдә җырлар җырладылар һәм халык уеннарны уйнадылар.
-
"Туган тел -бөек анам теле"
19.02.2015
Бакчабызда "Туган тел -бөек анам теле" дигән шигьри туган тел иртәсе үтте. Безгә кунакка авылыбыз китапханәчесе килде. Балаларга бүләккә төрле татар телендәге журналлар алып килде.
-
“Дуслыкның көче” 11.02.2015

1 нче кечкенәләр төркемендә “Дуслыкның көче” дигән темага әңгәмә узды.
Максат: Балаларга төрле милләт халкы арасындагы дуслыкның көче турында төшенчә бирү, аларда бер-беренә карата туганлык, дуслык хисләре тәрбияләү. Балаларда төрле милләт халкының бәйрәмнәрен,йолаларын катнаштырып әхлаклылык тәрбияләү. Яхшы күңеллек, кешелеклелек хисләре уяту.
-
“Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” 11.02.2015

Балаларны кече яштән ук иминлек кагыйдәләрен дөрес үтәргә өйрәтү максаты белән беренче кечкенәләр төркемендә “нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” дигән темага әңгәмә узды. Әңгәмә барышында шырпы, пычак, электр җиһаәлары һ.б. сәламәтлеккә зыян китерүче предметларга тимәскә. Әти-әниләр рөхсәтеннән башка чит кешеләр белән аралашмаска,алардан әйберләр алмаска нәтиҗә ясалды.
-
«Синеӊ куркынычсызлыгыӊ» 04.02.2015

04 февраль кɵнне икенче кечкенəлəр тɵркемедə терроризмга каршы « Синеӊ куркынычсызлыгыӊ» əӊгəмə уздырылды.
Максаты:
-балага ɵйдə ялгыз калгач ишекне ят - кешелəргə ачырга ярамаганлыгын аӊлату;
- телефон шалтыраган очракта ɵйдə ялгыз булуыӊны əйтергə ни ɵчен ярамый икəнен аӊлату;
- таныш булмаган машинага утырырга ярамый;
- матур песи, эт, яисə уенчык күрсəтəм яисə бирəм сүзлəренеӊ ялган булуын аӊлату;
- белмəгəн кешедəн сагыз, конфет, шоколад алырга ярамый.
-
Театрализованное представление по ПДД «Как Лисичка-сестричка в город ходила». 04.02.2015

4 февраля дети разновозрастной группы показали театрализованное представление по ПДД «Как Лисичка-сестричка в город ходила».
Цель: ознакомление с Правилами дорожного движения для формирования безопасного поведения у детей младшего дошкольного возраста.
-
Сәхнәлештерү "Зилә кунакка бар" 29.01.2015

Дети подготовительной группы показали театр для младших групп приуроченный к "Недели нравственности Р. Фахретдина"
-
Бакчабызда эшләп килүче музейга экскурсия. 26.01.2015

Балаларны халкыбызның үткәне- борынгы тарихы белән таныштыру, нәниләр күңелендә тарихи вакыйларга кызыксыну уяту, дөрес караш формалаштыру, туган җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан 26 нчы январь көнне катнаш төркем балалары белән бакчабызда эшләп килүче музейга экскурсия оештырдык.
-
Риза Фәхретдин иҗатына багышланган стенд 26.01.2015

Балалар бакчасының тәрбия эшчәнлегендә әхлакый тәрбия төп юнәлеш булып тора. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, үз-үзеңне тоту һәм тирә-юньдәгеләр белән аралашу кагыйдәләренә төшендерү максатыннан, балага системалы тәэсир итүне аңлыйбыз .Гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият биргән олуг галим Р.Фәхретдиннең тормыш юлын һәм күпкырлы иҗат мирасын өйрәнү максатыннан әти-әниләр һәм тәрбиячеләр өчен мәгълүмати стенд ясалды.
-
“Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.” Р. Фәхретдин 24.01.2015

Ризаэтдин Фәхретдин – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аңа 13 январьдә 156 ел булды. Шушы уңайдан без катнаш төркем балалары белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардык. Китапханәче Әлфия Әмировна безне ачык күңел белән каршы алды. Балаларга гади телдә Риза Фәхретдиннең тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында сөйләде. Галимнең “Тәрбияле бала” дәреслегеннән өзекләр укыды. Бу очрашу балаларга бик ошады. Алар кызыксынып, игътибар белән тыңлап утырдылар, сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Риза Фәхретдин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлаган. Мәгърифәтче-галим “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” – дип язган. Шуңа күрә балаларга кече яшьтән ныклы тәрбия бирү һәм гүзәл холык формалаштыру безнең төп бурычыбыз булып тора.
фото экскурсия в библиотеку подготовительная группа










