Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1108 учащихся |
| У нас учат: | 71 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 )
-
“Мәңгегә хәтердә” 28.04.2015
Шәһәребезнең Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган истәлекле чаралар дәвам итә. Аларның чираттагысы 1 а һәм 2 б сыйныфларында булып узды. “Мәңгегә хәтердә” дип исемләнгән бу чарада Шангараев Илданның бабасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәнгәрәев Нижат та катнашты. Сугыш афәтен үз күзләре белән күргән, Берлинга ук барып җиткән фронтовик, орден, дистәләгән медальләргә, күкрәк билгеләренә ия булган калабызның абруйлы аксакалы дәһшәтле еллар хатирәләре белән уртаклашты. Аның гыйбрәтле истәлекләре һәркемнең күңеленә үтеп керердәй иде.Балалар күкрәк тулы орден, медальле, чәчләренә бәс кунган фронтовикны игътибар, зур кызыксыну белән тыңладылар. Аны үзләре әзерләгән шигырьләр, җырлар белән шатландырдылар. Ветеранга зур хөрмәт белән чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләрен бүләк иттеләр.Илебездә тыныч тормышта яшәү мөмкинлеге биргән Бөек Ватан сугышы каһарманнары мәңгегә хәтердә! Аларның батырлыгы турында бәян буыннан-буынга тапшырылыр. -
классный час 27.04.2015
23 апреля 2015 года в 6 «В» классе был проведен классный час, посвященный 70-летию Победы в Великой Отечественной войне. На мероприятии учащиеся читали стихотворения М.Джалиля «Дэру», «Кызыл ромашка», слушали в исполнении одноклассника «Песенку фронтового шофера». О своих родственниках, участниках и тыловиках ВОВ, рассказали и ребята. Ребята познакомили с фронтовыми годами прадеда, рассказали и показали фронтовые фотографии прадеда Билалова Гаты Хасановича (1923-1993), поделилась историей из жизни прадеда Зиатдинова Ф.М, который во время, будучи мальчиком, работал в колхозе, помогал женщинам и старикам, так как мужчины воевали на фронтах ВОвойны, подготовили информацию о прадеде Исламове Н.Н.(1923-2014), показал фотографии из семейного альбома. Мероприятие ребятам понравилось, т.к. по его окончании многие задавали вопросы, делились своими впечатлениями. -
Хәтер әле исән... 15.04.2015
Хәтер әле исән...Җиңүче солдат оныклары исән...Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия ишеген ачып керүгә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигарне күрергә мөмкин. Бу исә –батырлар исемен мәңгеләштерүче күренеш. Укучылар, Батырлар истәлегенә багышлап газеталар чыгара, сугыш ветераннарын, тыл ветераннарын чакырып очрашулар үткәрә. Мәктәп сайтында вакыйгалар һәрдаим яктыртыла. Конференция, ачык чараларда Бөек Ватан сугышы темасы үзәктә яңгырый.Бүгенге көндә, сугыш кырларында ятып калган бабаларына хөрмәт күрсәтеп, 5а сыйныфы “Герой пионерлар”, 5б “Герой комсомоллар”, 5 в “Советлар Союзы Геройлары”, 5г “Герой шәһәрләр”, 5д “Герой партизаннар”, 6в “Курск сугышы”, 7б “Уран” операциясе”, 8а “Берлин” операциясе”, 8б сыйныфы “Цифрлар һәм фактлар” дип исемләнгән газеталар чыгардылар. Укучылар үз иҗатлары белән уку йортына сугыш чоры сулышын алып керделәр. Шул чорга кайтып уйланырга, үз илебез белән горурланырга мәҗбүр иттеләр.Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Шатлыклы да, бераз моңсу да бәйрәм. Әлеге олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы сугыш ветераннарын һәм тыл батырларын кайгырту, аларга илтифат һәм хөрмәт күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы. -
15.04.2015

10 апреля 2015 года в МБОУ «Гимназия №1 имени Ризы Фахретдина» по плану городского методического объединения состоялся семинар педагогов – психологов на тему «Жизненные ценности» направленную на профилактику употребления ПАВ среди несовершеннолетних. Перед началом открытого занятия гостям представили визитную концертную карточку гимназии.
На занятии обучающиеся, рассматривали жизненную ценность - здоровье. Рассуждая, что такое здоровье, как выглядит здоровый человек и как теряют люди здоровье, ученики сами высказали мысль, что здоровье теряется и в результате употребления алкоголя и табака. При обсуждении почему все –таки люди не перестают употреблять алкоголь, табак, а подростки начинают, среди других причин назвали подражание взрослым. Так же на занятие через психологические упражнения было показано что употребления ПАВ не ведет к решению каких либо то проблем, а наоборот проблем становиться больше. В конце занятия обучающиеся находили конструктивные выходы из трудных ситуаций. Данное занятие провела педагог-психолог гимназии №1 Папанина З.А. На занятии была применена новая технология. Для вовлечения всех учеников к обсуждению были использованы структуры из сингапурской методики. -
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 13.04.2015
Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ачык сыйныф сәгатьләре үткәрү старт алгач, 1 б сыйныфында ачык сыйныф сәгате үтте.Ачык сыйныф сәгатенә сугыш чорысы баласы Һидия әби чакырылды. Сугыш башланганда Һидия әбигә дә җиде яшь булган икән. Сугыш чорында үткән балачагын сөйләгәнне укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Бүгенге бәхетле тормыш белән сугыш чорында узган авыр балачак елларын чагыштырып карадылар. Тактага эленгән сугыш чоры картиналарының эчтәлеген ачтылар. Үзләренең сугышта катнашкан бабалары турында да сөйләделәр. Сыйныф җитәкчесе Венера Ибраһимовна үз әтисенең батырлыгы турындагы мәгълүматны интернет челтәреннән укыганын җиткерде. Укучыларга да http://podvignaroda.mil.ru сайтын кулланырга тәкъдим итте.Укучылар балачагы авыр сугыш елларында узган Һидия әбигә җыр бүләк иттеләр, чәчәкләр бирделәр. Бу чара сыйныф өчен бик үтемле тәрбия сәгате булды. -
Косманавтлар көне 13.04.2015

13 апрелендә 1д сыйныфы косманавтлар көнен үткәрделәр.
-
13.04.2015

14 апрель ГТО биру көне
-
Мин татарча сөйләшәм 10.04.2015
Республика күләмендә уздырыла торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уңаеннан 1нче апрельдән Р.Фәхретдин исемендәге1нче гимназиядә чаралар уздырыла башлады. Әлеге чаралар укучыларда милли үз аң телгә, халкыбызга гореф-гадәтләребезгә, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, телебезнең актуаль проблемаларына игътибарны арттыру максатыннан уздырылды. Бәйрәмебез туган як җырчыларының шигырьләре белән башланды. Гимназия күләмендә «Мин татарча сөйләшәм» дигән бәйге уздырылды.Сәмәрханова Нәфисә Самат кызы 7нче Б сыйныфы укучылары белән логотипларны тирә-як йортларга, җәмгыять урыннарына тараттылар.Мортазина Чулпан Галимҗан кызы 5нче В сыйныфы укучылары белән «Әбиемнең күнел сандыгы» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичә халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләренә багышланды.Исламова Гөлназ Габдулла кызы һәм Габдулхакова Гөлнур Яскәр кызы 6нчы А сыйныфы укучылары белән Әфләтунова Эльвира Николай кызының «Бәхет капчыгы» дигән әкиятен сәхнәләштерде.Габидуллина Минзилә Әнәс кызы 10нчы Б сыйныфы укучылары белән Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» әкиятен сәхнәләштереп куйды.Гыйниятуллина Рания Газизҗан кызы «Мин татарча сөйләшәм» акциясен йомгаклап, «Хәлең ничек, туган телем? »дип аталган түгәрәк өстәл оештырды. Барлык чаралар югары дәрәҗәдә узды.












