Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1169учащихся |
| У нас учат: | 71 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
1 Май 01.05.2019

1 май көнне гимназия педагоглары һәм профсоюзы 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган "Хезмәт мәнфәгатьләрендә гадел икътисад өчен" бердәмлек митингында катнаштылар. «Нефтьче» мәдәният йорты каршындагы кыр кухнясы эшләде, велосипед ярышлары да гимназия укучылары катнашыннан башка узмады. Ә иртәнге сәгать 8.30 да И. Зарипов урамында ӘМР башлыгы белән агач утырту тантанасы булды. Анда химия укытучысы Джумакул Негмат улы да актив катнашты.
-
Батарейкалар җыю акциясе 26.04.2019
1нче Гимназия файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акция узды. Гимназия укучылары актив катнаштылар. Акция 3 апрельдән 5 апрельгә кадәр һәм 13 апрельдән 25 апрельгә кадәр узды. Иң актив катнашучы булып 2 нче сыйныф укучысы чыкты, ул 1300 батарейка җыйды. Иң күп саны 2б сыйныфында 2797 данә батарея. Нәтиҗәдә, гимназия 160,7 кг авырлыктагы батарейкалар җыелган һәм тапшырылган. -
Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2019
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!Габдулла ТукайАпрель ае дәвамында колакта шушы җыр яңгырый кебек, башкарылган һәр эшебездә Тукай рухы бар сыман. Әйе, апрель ул – Тукай ае, шигьрият ае, туган тел ае.Телебез сагында торган Тукайның туган көненә багышланган чаралар гимназиябездә 25е үк башланып китте. 3 нче Б сыйныфы укучылары башлангычларга “Яздан аерып булмый Тукайны ” дигән бәйрәм кичәсе тәкъдим итте. 26нчы а прель көнне урта сыйныфлар “Бәйрәм бүген!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә карады. 5, 8 нче сыйныф укучылары көн дәвамында Тукай тормыш юлына багышланган викторинада, квестта катнаштылар. “Көмеш кыңгырау” газетасы март ахырыннан ук башлаган “Тукай дөньсына сәяхәт” фотобәйгесе һәм Тукай шигырьләрен яттан сөйләү буенча инстамарафон да бөек шагыйребез иҗатын тагын бер кат барлау өчен этәргеч булды. Ә 9, 11 нче сыйныф укучылары Сабирова Эльмира һәм Закирова Әдиләнең бу атнада йомгаклау туры үткәрелгән татар теленнән VII халыкара олимпиадада җиңүче булулары, гимназия командасының “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә җиңүе, Әлмәт районында уздырылган “Әлмәтем – нурлы гөлбишек” иҗат бәйгесендә укучыларыбызның призлы урыннар алуы - Тукай бәйрәменә чын мәгьнәсендә зур бүләк.Туган телебезнең матурлыгын, бөеклеген аңлап, кадерләп яшәсәк иде!Айсылу Галиева, Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы -
Мәчеттә кунакта 20.04.2019

Бүген гимназия укучылары Әлмәт мәчетендә булдылар. Балаларны мәчет хәзрәте каршы алды, аларга мәчет тарихы турында сөйләде.
Фаил хәзрәт кыскача Ислам тарихы һәм әлеге дөнья диненең җәмгыять тормышында нинди урын алып торуы турында сөйләде, исламның рухи өлеше турында да сөйләде. Дин әһелләре балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм изге гамәлләр кылырга өндәде. Очрашу барышында очрашуга килгән ислам - игелеклелек дине, көчләү, җимерелү, ә "терроризм", "экстремизм" төшенчәләре һәр мөэмингә ят булырга тиеш, дип басым ясалды.
-
Өмә 20.04.2019

Гимназиябез территориясендә эш сәгать инде 11.00 дән башланып китте, 4-11нче сыйныф укучылары себерке, торма һәм көрәкләр алып урамга чыкты. Күтәренке кәефле балалар үзләренең сыйныфына беркетелгән участокларның чисталыгына ирешү өчен бөтен көчләрен куярга әзер иделәр. Хезмәт эшчәнлегенең кызган чагында да уку процессы турында онытырга ярамавын беләбез. Гимназия укучылары башта рус теле, математика һәм башка фәннәр белән ныклап шөгыльләнделәр, ә укудан соң өмәгә чыктылар. Эш һәмәсенә дә җитәрлек иде: һәр класска үз яшенә туры килгән эш бүлеп бирелде.
Гимназия мәйданында зур эш башкарылды: мәктәп тирәсендәге бөтен территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннәрдән чистартылды, куаклар киселде, мәктәп яны участогы, спорт мәйданчыгы, стадион җыештырылды. Гимназия территориясе буйлап газоннарны тәртипкә китерү өчендә күп хезмәт куйдылар. Әлбәттә, мондый санда укучылар белән эшне оештыру җиңел түгел: педагогик состав та өмәдә актив катнашты. Укытучылар балаларга хезмәт юнәлешен күрсәтеп кенә калмадылар теге яки бу эшне ничек дөрес итеп башкарырга кирәклегендә күрсәттеләр, үзләре дә эш кораллары тотып укучыларга һәрьяклап ярдәм иттеләр. Яхшы музыка астында вакыт узды да, эш авырлыгы да сизелми. Нәкъ менә шуңа күрә кырмыскалар кебек тырышып эшләгән балалар өчен искиткеч музыкаль ярдәм оештырылды: балалар өчен язылган дәртле җырлар, шулай ук мәктәп тематикасына матур композицияләр яңгырады. 20 апрель көнне узган шимбә өмәсе безнең мәктәптә дус һәм хезмәт сөючән кешеләрнең белем алуын һәм эшләүләрен дәлилләде.
-
Хәйрия ярминкасе 13.04.2019

Хәйрия ярминкәсенә чакырабыз
-
Җиңү волонтерлары 06.04.2019

6 апрель көнне Яшьләр үзәгендә "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия хәрәкәте Әлмәт бүлегенең түгәрәк өстәл утырышы булып узды"
-
АГНИ олимпиадалары 06.04.2019

9Б сыйныф укучылары ӘГНИ төбәкара олимпиадасында тарих һәм инглиз теле буенча җиңүчеләр һәм призерлар булдылар
-
Конкурc 06.04.2019

7б сыйныф укучысы ат спорты буенча 2 урынны яулады
-
Ветераннар белән очрашу 05.04.2019

Бөек Ватан сугышы ветераны Газизҗан Абраровичта кунакта












