Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Патриотик һәм әхлакый тәрбия буенча бердәм сыйныф сәгате 10.05.2019

Җиңү бәйрәме турындагы күзаллауларны баету, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгына карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 6 май көнне мәктәбебездә патриотик һәм әхлакый тәрбия буенча бердәм сыйныф сәгате үтте.
-
"Теплые ножки" иганәчелек акциясе 06.05.2019

"Теплые ножки" иганәчелек акциясендә актив катнашкан өчен 6нчы класс укучысы Галиев Рөстәм, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миннахметова Земфира, мәктәп директоры Газизов Гадел "Благодарение" иганәчелек фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Молодцы!
-
"Тукай укулары" конкурсы 25.04.2019

Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 2нче класс укучысы Миргалимова Зәлия район буенча үткән "Тукай укулары" конкурсында 3нче урынны яулады. Укытучысы - Гәрәева Флүсә Сабит кызы. Молодцы!
-
«Детство без границ» конкурсы нәтиҗәләре 24.04.2019

«Детство без границ» конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Шәрип башлангыч мәктәбе укучысы Хабиров Айннур фоамиран эше белән 3нче урынны ( җитәкчесе- Гарипова Ләйсән Котдус кызы),3нче класс укучысы Кручинин Ринас бәйләм эше белән 1нче урынны( җитәкчесе-Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы),9нчы класс укучылары Гәрәева Фируза һәм Галиева Азалия , 8нче класс укучысы Миргалимов Рифат "Минем инициативам" социаль проектлар конкурсында экология буенча "Чиста юллар, чиста елгалар" эше белән 1нче урынны (җитәкчесе - Хабирова Сиринә Рәдис кызы)яуладылар. Молодцы!
-
Техник модельләрне ярыштыру 23.04.2019

Район буенча техник модельләрне ярыштыру конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. 6нчы класс укучысы Ахметов Ильмир, 7нче класс укучысы Ахметов Раушан резина моторлы гади автомобильне ераклыкка ярыштыру буенча 2урын, самолетны ераклыкка ярыштыру буенча 1нче урын, резиномотор көймә ярышы буенча 2нче урын, радио белән идарә ителә торган көймә ярышы буенча 2нче урын яуладылар. Җитәкчеләре - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
Инглиз телендә "Письмо другу" сочинениеләр конкурсы 22.04.2019

Район буенча үткән инглиз телендә "Письмо другу" сочинениеләр конкурсында 9нчы класс укучысы Гәрәева Фирүзә сертификатка ия булды.Укытучысы - Земфира Миңнеәхмәтова . Молодцы!
-
"Говорим и поем по-английский" район фестивале 22.04.2019

"Говорим и поем по-английский" район фестивалендә 6нчы класс укучысы Галиев Рөстәм номинациядә Җиңүче Дипломы белән бүләкләнде. Укытучысы- Минахметова Земфира. Молодцы!
-
Инглиз теле укытучыларының төбәкара фәнни-гамәли семинары 18.04.2019

17 апрель көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә инглиз теле укытучылар ының "Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр " дигән темасы буенча төбәкара фәнни-гамәли семинары узды. Семинарда безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Миңнеәхмәтова З.М. катнашты.
-
Инглиз телендә театр конкурсы 18.04.2019

15-16 апрель көннәрендә Инглиз һәм Америка авторларының әсәрләре буенча" 1-8 сыйныф укучылары өчен инглиз телендә театр" конкурсы булып узды. Безнең мәктәп укучылары инглиз телендә “Белоснежка и семь гномов” әкиятен сәхнәләштереп, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчеләре: З.М.Миңнеәхмәтова.
-
ВПР башланды 15.04.2019

4,5,6нчы классларда ВПР ны грфик нигезендә эшләү башланды. Эш нәтиҗәләре белән отчетларны ФИС ОКО сайтына информатика укытучысы Хабиров Газинур урнаштырып бара. Укучыларга уңышлар телибез.










