Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2019" бәйгесе 09.10.2019

Мәктәбебезнең китапханәчесе Сабирова Гөлнар Фоат кызын, "Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2019" бәйгесендә катнашып, III нче урынны алуы белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышларга ирешүен телибез!
-
“Тату сыйныф серләре” бәйгесе 09.10.2019 Ныклы гаилә проекты кысаларында “Тату сыйныф серләре” Бүген,ягъни 9 нчы октябрь көнне “Дуслык” исемендәге ата-аналар комитеты Ныклы гаилә проекты кысаларында “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең куст өлешендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

-
Өлкәннәргә шефлык оештыру. 07.10.2019 Изге эшләр ункөнлеге дәвам итә. Һәр класс авылның хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче әби-бабайларгабулышлык күрсәтә. Бу эштә һәрбер укучы, һәр класс бик теләп катнаша. 1-10 нчы октябрга кадәр ярдәмгә мохтаҗ әби - бабайларга тимурчылык эше оештырылды. Укучылар ярдәмгә мохтаҗларга булышып , өлкән буын кешеләре турында кайгыртып, алар балалар белән аралашып кайттылар.

-
Ярминкә 06.10.2019 6 нчы октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан уздырылган ярминкәдә катнаштык. Мәктәбебез коллективы Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә бәйрәм ярминкәсенә бәрәңгедән пешерелгән 22 төр ризык тәкъдим итте.

-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2019

Укытучылар көне белән!!! Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
Укытучылар көне 03.10.2019 Бүген, ягъни 3 нче октябрь көнне мәктәбебездә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырылды. Кунак итеп ветеран укытучылар чакырылды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

-
“Бер күрешү – үзе бер гомер” 02.10.2019 2 нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан “Бер күрешү – үзе бер гомер” исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә төрле елларда мәктәбебездә хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган өлкәннәребез чакырылды. Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.

-
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне 01.10.2019 1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Хөрмәтле Өлкәннәребез!!! Сезне барчагызныда бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз!!!. Сезгә гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез.

-
Фән олимпиадалары дәвам итә 01.10.2019

Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә.Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Бакчадагы көзге эшләр 30.09.2019 Укучылар бакчадагы көзге эшләрне төгәлләп киләләр. Ашханәдә туклану өчен кызыл чөгендер, кишерне алып бетереп, базга салып куйдылар. 5 – 9 класс укучылары бик тырышып эшләделәр.











