Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Яшь гражданнар форумы 17.01.2020 14 нче январь көнне "Бүләк" лагеры базасында район башлыгы катнашында "Яшь гражданнар форумы" узды. Бу чарада мәктәбебезнең педагог - оештыручысы С.Р.Хабирова, 8 нче сыйныф укучысы Р.Р.Ахметов һәм 9 нчы сыйныф укучысы Р.Р.Миргалимов катнашты.

-
Чаңгы спринты ярышы 14.01.2020 13.01. көнне 18.00 сәгатьтә Актаныш үзәк стадионында Яңа ел чаңгы эстафетасында Теләкәй мәктәбе командасы 1нче урынны алды. Команда составында - 7нче класс укучысы Ахметов Ильмир һәм 8нче класс укучысы Ахметов Раушан Рәмзил уллары.Молодцы!!!

-
"Ел укытучысы-2020" нәтиҗәләре 10.01.2020 Бүген "Ел укытучысы-2020" конкурсының муниципаль этабында катнашкан укытучыларыбыз: М.Ф.Хәбирова, Э.В.Миргалимова, С.Р.Хәбирова бүләкләү тантанасында хөрмәтләнделәр.

-
3нче чирек башланды 09.01.2020 Бүген 3нче чирек башланды. Укучылар, кышкы каникул чорында күңелле ял итеп; мәктәпне, классташларын, укытучыларны сагынып, укырга килделәр.

-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 04.01.2020 Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында мәктәбебез командасы төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 4 нче урынны яулады. Укытучыларыбызны котлыйбыз,алга табада зур уңышларга ирешүләрен телибез!!!

-
"Яңа ел" бәйрәме белән! 31.12.2019

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата-аналар! Сезне яңа 2020нче ел белән котлыйбыз. Сезнең эшегездә, укуыгызда зур уңышлар телибез.Яңа ел белән!!! Яңа ел Сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз ныгысын.
-
“Кышкы Сабантуй-2019” 30.12.2019 Мәктәп коллективы районда уздырылган “Коймак ярминкәсендә” катнашты.

-
Математикадан ОГЭ эшләп карау 29.12.2019 Бүген икенче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында 9 сыйныф укучылары математика фәненнән ОГЭ формасында сынап карау имтиханнарын тапшырдылар.

-
Кыш бабай призына уздырылган чаңгы ярышы 29.12.2019 29 нчы декабрь көнне Кыш бабай призына уздырылган чаңгы ярышында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Ахметов Раушан I урынны, 7 нче сыйныф укучысы Ахметов Илмир II урынны яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!!!Молодцы!!!

-
Район башлыгының чыршы бәйрәме 28.12.2019 Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы чыршы бәйрәмендә төрле конкурс, ярышларда актив катнашкан һәм призлы урыннар яулаган укучыларыбыз Р.Р.Ахметов һәм Р.Р.Миргалимов катнаша.











