Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 17.02.2020 Башлангыч сыйныф укучылары Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, аның әсәрләренә карата рәсем ясадылар. “Кызыл ромашкалар”, “Әтәч” һәм башка шигырьләренә карата иллюстрацияләр бик матур килеп чыкты. Укытучылары: Миргалимова Э.В., Минигулова С.Ш.

-
Мәдинә Маликова исемендәге фәнни – практик конференция 17.02.2020 Сарман районы Җәлил гимназиясендә республика күләмендә узачак, язучы Мәдинә Маликова исемендәге фәнни – практик конференциягә укучыларның эшләре: 4 нче сыйныф укучысы Кручинин Ринасның эше “Һөнәрләр илендә” номинациясе буенча, Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Миргалимова Зәлиянең “Яхшылык эшлә дә, суга сал...” исемле сочинениесе җибәрелде. Аларга уңышлар телибез.

-
“Чиксез балачак” исемле фестиваль 17.02.2020 Ел саен район күләмендә үткәрелүче “Чиксез балачак” исемле фестивальгә укучылар теләп катнаша. Быел да 2 нче сыйныф укучысы Калинин Русланның, 4 нче сыйныф укучылары Кручинин Ринасның, Исмәгыйлова Зәринәнең, 2, 4 нче сыйныф укучыларының коллектив эшләре җибәрелде. Аларга уңышлар телибез!

-
"Җиңү волонтерлары" форумы/ Форум "Волонтеры Победы" 15.02.2020 15 февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында "Җиңү волонтерлары" форумы узды. Әлеге чарада 9 нчы сыйныф укучылары катнашып сертификат белән бүләкләнделәр. 15 февраля на базе ЦДТ прошел форум "Волонтеры Победы". Учащиеся 9 класса были награждены сертификатом.

- Яңа бию киемнәре 15.02.2020 Сәхнәдә чыгыш ясау өчен, әлбәттә,яхшы киемнәр булу мөһим. Быелгы "Йолдызлык"ка безнең мәктәп җитәкчелеге 10 пар татар бию киеме тектерде. Кием тегүче - Гөлнүсә Хәбибҗан кызы- һәр укучыга аерым үлчәмнәр алып, бик матур киемнәр тегеп бирде. Хезмәте өчен зур рәхмәт.
-
Ата-аналар җыелышы 14.02.2020 13.02.көнне дәресләрдән соң ата-аналар җыелышы үтте.

-
Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге һөнәри бәйгеләргә йомгак ясалды/ Итоги профессиональных конкурсов в области воспитания и дополнительного образования 14.02.2020 Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге һөнәри бәйгеләрнең муниципаль этабына йомгак ясалды. "Кеше тәрбияләү" - "Ел класс җитәкчесе-2020" номинациясендә Миңнеголова С.Ш. лауреат булды,тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миңнәхмәтова З.М. һәм педагог-оештыручы Хабирова С.Р. катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Подведены итоги муниципального этапа профессиональных конкурсов в сфере воспитания и дополнительного образования. В номинации" Воспитать человека " - "классный руководитель года-2020" Миннегулова С. Ш. стала лауреатом,заместитель директора по воспитательной работе Миннахметова З. М. и педагог-организатор Хабирова С. Р. награждены дипломом участника.

-
Математик регата 13.02.2020 Бүген Әтәс мәктәбендә "Математик регата" район конкурсы үтте. Анда 8нче класс укучылары Ахметов Раушан, Гарифуллина Рәмилә,7нче класс укучысы Галиев Рөстәм уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Укытучылары:Хабирова Хәмдия Мирсаяф кызы.

-
Инспекторлар белән очрашу 13.02.2020 13 нче февраль көнне мәктәптә ЮХИДИ бүлегенең Актаныш районы буенча профилактика җитәкчесе Фазлыева Л.М. һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Баһавиева Д.А. белән очрашу үткәрелде. 13 февраля в школе прошла встреча с начальником профилактики отдела ГИБДД по Актанышскому району Фазлиевой Л. М. и инспектором по делам несовершеннолетних Багавиевой Д.А

-
9 нчы класс укучылары өчен телдән имтихан/Итоговое собеседование по русскому языку 12.02.2020

Бүген Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 9 нчы класс укучылары өчен рус теленнән телдән имтихан оештырылды. Сегодня на базе МБОУ "Старокурмашевская ООШ" был организован итоговое собеседование по русскому языку для учащихся 9 класса.










