Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу 07.12.2011

Бүген, ягъни 7 декабрь көнне мәктәбебездә полиция хезмәткәрләре белән очрашу булды. Очрашу барышында полиция хезмәткәрләре укучыларны районкүләм балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган тәртипсезлекләр һәм җинаятьләр белән таныштырдылар, юл йөрү кагыйдәләрен һәм балаларның урамда үзләре генә йөрү вакытын искәрттеләр, шулай ук мәктәптә оештырылган профилактик отряд эшчәнлеге белән кызыксындылар.
-
Начар гадәтләргә альтернатива буларак мин спортны сайлыйм! 30.11.2011

Начар гадәтләргә альтернатива буларак мин спортны сайлыйм! акциясе кысаларында мәктәп күләмендә төрле чаралар узды. Класс җитәкчеләре тарафыннан әлеге темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде, башлангыч класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" оештырылды. Рәсем һәм инша конкурсларына йомгак ясалачак.
-
Әниләр көне 25.11.2011

24 ноябрь көнне мәктәпнең актлар залында Әниләр көне уңаеннан "Җәннәт - аналар аяк астында" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Әлеге чарада 1-11 класс укучылары әниләргә җыр- биюләр, шигырьләр, театральләштерелгән тамашалар бүләк иттеләр.
-
Без бергә яулаган уеннар! 23.11.2011

22 ноябрь көнне районның "Ак җилкән" варислар берлегенә караучы иҗтимагый балалар оешмалары арасында "Без бергә яулаган уеннар" исеме астында сәламәтлек театры коллективларының бәйгесенең район этабында безнең мәктәп коллективы җиңү яулады һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.Афәрин!
-
Без бергә яулаган уеннар! 15.11.2011

15 ноябрь көнне районның "Ак җилкән" варислар берлегенә караучы иҗтимагый балалар оешмалары арасында "Без бергә яулаган уеннар" исеме астында сәламәтлек театры коллективларының куст бәйгесендә безнең мәктәп коллективы җиңү яулады. 22 ноябрь көнне балалар "Чипполино маҗаралары" әсәре белән район этабында чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар телибез!
-
Каникуллар тәмам.
09.11.2011
Уку елының икенче чиреге башланып китте. Укучылар һәм укытучылар фән олимпиадаларына әзерлек эшләре алып бара.
-
Каникуллар!
31.10.2011
Көзге каникуллар башланып китте. Шуңа да карамастан мәктәптә эш кайный: фән олимпиадаларына әзерлек бара, балалар өчен көзге лагерь эшли.
-
4 ноябрь - Бердәмлек көне 29.10.2011

29 октябрь көнне укучылар белән "4 ноябрь - Бердәмлек көне" билгеләп үтелде. 1612 елда Мәскәүне Польша илбасарларыннан азат итүчеләр турында документаль фильм каралды. Укучылар К.Минин, Д.Пожарский турында чыгышлар ясадылар.
-
"Воспитать человека" 25.10.2011

"Воспитать человека" Республика күләм бәйгенең район этабында безнең мәктәптән 4 класс җитәкчесе А.Ф. Исламова финалга узды һәм уңышлы чыгыш ясап лауреат исемен яулады. Афәрин!
-
Китапханә айлыгы 24.10.2011

Октябрь - Халыкара китапханә айлыгы дип игълан ителгән иде.Әлеге айлык кысаларында мәктәбебездә чаралар планы төзелде:
- иң күп китап укучы бәйгесе;
- ачык класс сәгатьләре;
- китап күргәзмәләре;
- "Мәктәпкә китап бүләк ит" акциясе;
- "Китап һәм язу тарихы" исемле ачык чаралар укучыларны үзенәҗәлеб итте.










