Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы батырларга ярдәм йөзеннән өй токмачы әзерләдек/ В помощь героям-участникам специальной военной операции приготовили домашнюю лапшу 05.03.2025

2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елы кысаларында, мәктәп күләмендә "Без бергә, без бердәм!" исеме астында укучыларны, әти-әниләрне, педагогларны берләштергән мәктәпкүләм чара оештырылды. Чара барышында махсус хәрби операциядә катнашучы батырларга ярдәм йөзеннән тырыш әниләр һәм укучы кызлар, укытучылар ярдәме белән өй токмачы әзерләнде. Үз өлешен керткән һәркем илебез иминлеге сагында торучы батырларга туган як җылысы, күңел җылысы барып ирешсен дигән теләк белән янып эшләде.
2025 год-в рамках Года защитника Отечества, на общешкольном мероприятии "Мы вместе, мы едины! в помощь героям-участникам специальной военной операции силами старательных матерей, школьниц, учителей была приготовлена домашняя лапша. Каждый, кто внес свой вклад, искренне желал, чтобы тепло родного края досталось героям, стоящим на страже благополучия нашей страны.
-
Мәктәбебездә зур чара үтте/ В нашей школе прошло большое мероприятие 05.03.2025

5 нче март көнне мәктәбебездә “2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елы” кысаларында, мәктәп күләмендә "Без бергә, без бердәм!" исеме астында укучыларны, әти-әниләрне, педагогларны берләштергән мәктәпкүләм чара оештырылды. Чара дусларча волейбол уены белән башланып китте. 4 команда үзара көч сынашты, иң көчле һәм иң җитезләр мәктәп дирекциясенең мактау хатлары, грамоталар белән бүләкләнделәр.
5 марта в рамках “2025 год-Года защитника Отечества” в нашей школе прошло общешкольное мероприятие "Мы вместе, мы едины!”, объединившее учащихся, родителей, педагогов. Мероприятие началось с товарищеского матча по волейболу. 4 команды соревновались между собой, сильнейшие и самые быстрые были награждены грамотами дирекции школы.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 05.03.2025

Башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән районкүләм иң яхшы эзләнү проектлары конкурсында 3 нче класс укучысы Кулиев Салават 1 нче, Мингазов Айназ 2 нче урынга лаек булды. Укучыларны, укытучылары З. Ф. Шәемованы , әти-әниләрне әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Уңышлар дәвамлы булсын.
В районном конкурсе лучших поисковых проектов среди учащихся начальных классов ученик 3 класса Кулиев Салават занял 1-е место, Мингазов Айназ-2-е место. Поздравляем учащихся, классного руководителя З. Ф. Шаемову, родителей с этой большой победой! Пусть успех будет продолжительным.
-
Уку атнасы башланды/ Начало учебной недели 03.03.2025

Безнең мәктәптә яңа уку атнасы гадәттәгечә әләм күтәрүдән һәм гимн башкарудан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт әләмен күтәрү хокукы район күләмендә үткәрелгән биатлон ярышында мәктәп данын яклаучы укучыларга: Рүзәл Гизетдиновка, Фәнзил Галиевка тапшырылды . Яңа атна да уңышларга бай булсын, имин үтсен.
Новая учебная неделя в нашей школе традиционно началась с поднятия флага и исполнения гимна. Почетное право поднять Государственные флаги Российской Федерации и Республики Татарстан было предоставлено учащимся, которые защищали честь школы на районных соревнованиях по биатлону: Р.Гизетдинову, Ф. Галиеву . Пусть и новая неделя будет удачной, благополучной.
-
Уку атнасын йомгаклау/ Итоги учебной недели 01.03.2025

Бүген безнең мәктәптә узып баручы атнага йомгак ясалды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт әләмен төшерү хокукы "Йолдызлык-2025" фестиваленең l нче дәрәҗә диплом иясе, "Хореография-соло" номинациясендә җиңеп килүче Шәемова Илсөягә бирелде.
Сегодня в нашей школе подведены итоги уходящей недели . Право на снятие Государственного флага Российской Федерации и Республики Татарстан предоставлено обладательнице диплома l степени фестиваля "Созвездие-2025", победительнице в номинации "Хореография-Соло" И. Шаемовой.
-
Биатлон 25.02.2025

Бүген Бүләк чаңгы базасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 9-11 сыйныф укучылары һәм технологик техникум укучылары арасында биатлон буенча XXI район ярышы узды.Әлеге ярышта безнең мәктәптән Гизетдинов Рүзәл һәм Галиев Фәнзил катнашты. Афәрин егетләр!
Сегодня на лыжной базе Буляк прошло XXI районное соревнование по биатлону среди юношей 9-11 классов общеобразовательных школ и учащихся технологического техникума, посвященных 80 годовщине Великой Победы и Великой Отечественной войне и Дню защитника Отечества 1941-1945г. и Дню защитника Отечества.
В соревновании приняли участие из нашей школы Гизетдинов Рузаль и Галиев Фанзиль. Молодцы ребята! -
Туклану ата – аналар контролендә/Родительский контроль питания 25.02.2025

В школе еженедельно осуществляется контроль со стороны родителей за тем, как ученики питаются горячим питанием.Мамы Миннибаевой Нигины и Шакирова Ильмара, пришли в гости, чтобы ознакомиться с качеством еды.
-
Бүген бездә кунак бар/ Сегодня у нас есть гость 25.02.2025

Укучыбыз, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Әдиятуллин Айдар - укучыларның, укытучыларның көтеп алынган кунагы.
Наш ученик, сегодня участник специальной военной операции, односельчанин Адиятуллин Айдар - долгожданный гость школьников, учителей.
-
Мәктәбебез "Йолдызлык-2025" фестиваленең lll нче дәрәҗә диплом иясе!!! 24.02.2025

Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәбебез "Йолдызлык-2025" фестиваленең lll нче дәрәҗә диплом иясе булды. Әлеге уңышка ирешүдә үз өлешләрен керткән укучыларыбыз уңышлары түбәндәгечә бәяләнде.
-"Йолдызлык-2025" фестиваленең l нче дәрәҗә диплом иясе, балалар бакчасыннан башлап, "Хореография-соло" номинациясендә җиңеп килүче Шәемова Илсөя.
"Йолдызлык-2025" фестиваленең ll нче дәрәҗә диплом ияләре:
-“ Вокал дуэт, трио, квартет” номинациясендә : Гайсина Чулпан, Мингазова Алинә, Ягудина Камилә, Шайхразиева Аделина
-“Хореография –эстрада биюләре “ номинациясендә : “Верните память” күмәк бию
-“ Вокал-соло” номинациясендә: Гайсина Чулпан
-“Хореография –соло” номинациясендә :Гайсина Чулпан
-“ Воаль –ансамбль” номинациясендә: “Детство” балалар җыры
"Йолдызлык-2025" фестиваленең lll нче дәрәҗә диплом ияләре:-“ Конферанс” номинациясендә : Гизетдинов Рүзәл,Гизетдинова Зәлия, Ягудина Камилә, Мингазова Алинә;
-“ Нәфис сүз” номинациясендә: Гизетдинова Зәринә, Ягудин Ризван,
-“ Вокал –соло” номинациясендә: Шайхразиева Аделина, Гайсин Рамазан
-“ Вокал дуэт, трио, квартет” номинациясендә :Газетдинова Зәринә, Шайхутдинов Аяз
-“Хореография –эстрада биюләре “ номинациясендә: “ Солдатский танец”- күмәк бию
Һәр укучыга, һәр укытучыга, һәр ата-анага зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 24.02.2025

Тәҗрибәле укытучыбыз ,Низамов Равил Тимергади улы, сезне олы бәйрәмегез – юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.










