Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Уку атнасы башланды/ Начало учебной недели 12.05.2025

Безнең мәктәптә яңа уку атнасы гадәттәгечә әләм күтәрүдән һәм гимн башкарудан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт әләмен күтәрү хокукы взвод командиры Гизетдинов Рүзәлгә бирелде.
Новая учебная неделя в нашей школе традиционно началась с поднятия флага и исполнения гимна. Почетное право поднять Государственные флаги Российской Федерации и Республики Татарстан было предоставлено командиру взвода Гизетдинову Рузалю.
-
"Җиңү җырын җырлый Актаныш" 09.05.2025

«Ватан Дәшә! Родина Зовет!” фестивале кысаларында авыл җирлекләренең, район үзәге оешмаларының, уку - укыту учрежденияләренең хор коллективлары арасында “Җиңү җырын җырлый Актаныш” бәйгесендә безнең мәктәбебез укучылары һәм укытучылары үзләренең чыгышларын жюрига тәкъдим итеп, лауреат булдылар.Котлыйбыз!
-
9 май - Җинү көне 09.05.2025

Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына, Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар.
9 май - безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткән, фронтта һәм тылда көрәшкән, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркемгә рәхмәт белдергән көн.
Бөек Җиңү халкыбызның милли горурлыгы, хәрби даны һәм батырлыгы символы.
Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган сугышчыларга, тылда эшләүчеләргә, бу якты көнне якынайтучыларга, сугыштан соңгы елларның авырлыгын күтәрүчеләргә мәңгелек дан!
Без үткән еллардагы вакыйгаларны сакларга, озак еллар дәвамында ата-бабалары белән горурлансыннар өчен, яшь буында Ватаныбызга карата патриотик һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тиешбез. Дөньяларда тынычлык-татулык урнашсын, хәвефле җирләрдә булган ир-егетләребез тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсыннар, күкләребез аяз, күңелләребез һәрчак шат булсын!Тыныч күк йөзе, бәхет һәм илебезнең киләчәге якты булуын телибез. -
“Җиңү көне —күп милләтле халкыбыз рухының какшамас көче” 08.05.2025

Бүген авылыбызда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара, Бөек Ватан сугышында көрәшкән батырларны искә алып, Хәтер митингы узды. Илебез азатлыгын яклау һәр ир-егетнең изге бурычы дип тәрбиялиләр безнең якларда. чыннан да, көчле затларыбыз бары горурлык хисләре генә уята. Такталачыкның 7 егете Әфган сугышында интернациональ бурычын үти. Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә 13, хәзерге махсус хәрби операциядә 11 егет катнаша. СВОдан вакытлыча ялга кайткан Айдар Әдиятуллин белән Илзар Сәрвәретдинов исә бүгенге Бөек Җиңү бәйрәменең зур кунаклары булдылар. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев район башлыгы исеменнән авыл халкын Җиңү көне белән котлады һәм ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәмнең асыл матур бизәге- мәктәбебез укучылары булды. Егетләр һәп кызлар бик эчтәлекле концерт номерлары тәкъдим итте. Алар сугышчан тематикадагы җырлар, биюләр башкардылар. Нәфис сүз аша фашист илбасарларына нәфрәт белдерделәр, тыныч тормыш бүләк иткән солдатларыбызга рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Бәйрәм Билгесез солдат һәкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
-
Выставка, посвященная 80-летию Победы в Великой Отечественной войне/Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә 06.05.2025

Безнең мәктәптә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә булдырылды. Бу мөһим вакыйга яшь буынга илебез тарихын тирәнрәк аңларга һәм фашизмны җиңүнең бөеклеген аңларга ярдәм итәргә тиеш.Экспозициягә фронтовикларның фотосурәтләре, героик еллардагы вакыйгаларны чагылдырган рәсемнәр һәм кул эшләре куелды.
В нашей школе создана выставка, посвященная 80-летию Победы в Великой Отечественной войне. Это важное событие призвано помочь молодому поколению глубже понять историю нашей страны и осознать величие Победы над фашизмом.Экспозиция включает в себя разнообразные экспонаты: фотографии фронтовиков, рисунки и поделки, отражающие события тех героических лет, сделанные руками учащихся.
-
Акция “Спасибо деду за Победу! ”, посвященная 80-летию Великой Победы 06.05.2025

Сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә шөгыльләнүче балалар Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан #Спасибо_деду_за_Победу акциясенә кушылды. Алар рәсемнәрен Җиңү таңын якынайтып, үз өлешләрен керткән бабалары истәлегенә багышладылар. Җитәкче Вәлиева И. М.
Обучающиеся отделения рисунка художественной школы присоединились к акции #Спасибо_деду_за_Победу, посвященной 80-летию Великой Победы. Они посвятили свои рисунки памяти предков, которые внесли свой вклад в приближение Зари победы. Руководитель Валиева И. М.
-
Уку атнасы башланды/ Начало учебной недели 05.05.2025

Яңа уку атнасы старт алды. Белем һәм тәрбия юнәлешендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды.Стартовала новая учебная неделя. Подведены итоги работы в образовательном и воспитательном направлении.
-
Котлыйбыз!/ Поздравляем! 27.04.2025

Мәктәбебез директоры Хаҗиев Алмаз Сәяф улын күркәм юбилее белән котлыйбыз! Хөрмәтле юбилярыбыз! Гомер бәйрәмегез уңаеннан сезгә иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Һәр туар таң сезгә изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Киләчәктә ныклы сәламәтлек юлдаш булсын. Балалар игелегендә, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телибез.
Сездәй ирләр алга таба дәшә,
Сездәй иргә илләр таяна.
Ил язмышын иңгә алганнарның
Гомерләре үтми заяга. -
26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне! 26.04.2025

26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне!Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган тел көне һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!
Котлы булсын ил рухланып
Бәйрәм иткән Тукай көне.
Тукай көне, Тукай көне –
Туган телнең туган көне! -
Котлыйбыз!/ Поздравляем! 25.04.2025

VI Бөтенрәсәй хореография сәнгате конкурс-фестивалендә 7 нче класс укучысы Гайсина Чулпан икеләтә уңышка ирешеп, 1 нче дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз! Афәрин!
На VI Всероссийском конкурсе-фестивале хореографического искусства ученица 7 класса Гайсина Чулпан, добившись двойных успехов, стала лауреатом 1-й степени. Поздравляем! Молодец!










