Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Тестирование учащихся на проверку знаний по вопросам защиты персональных данных 28.11.2018

В соответствии с письмом Управления федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Татарстан от 15.11.2018 № 14491-04/16, и приказом № 448-ОД от 16.11.2018 г. МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района Республики Татарстан, сегодня проведено тестирование среди обучающихся 3-9-х классов на проверку знаний по вопросам защиты персональных данных.
-
МХК фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 26.11.2018

Фән олимпиадалары дәвам итә. МХК фәненнән узган олимпиадада 9 класс укучысы Марданов Р. җиңүче булды. Укытучысы - И.М.Вәлиева.
-
"Затейница - Осень" рәсем бәйгесе йомгаклары 26.11.2018

"Затейница - Осень" рәсем бәйгесенә йомгак ясалып, 5 класс укучылары Шәрифҗанова Г., Газетдинова Г. 1 урынга лаек дип табылды, мактау грамоталары белән бүләкләнде.(Җитәкче Вәлиева И.М.)
-
Тату сыйныф серләре 22.11.2018

Бүген, 22 ноябрь көнне, район мәдәният йортында ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең район этабы узды. Беренче урын алу өчен ярышның кызу булачагы коридордан ук аңлашыла иде инде. Биредә укытучылар, әти-әниләр, укучылар жюри карамагына тәкъдим ителгән күргәзмә тирәсендә кайнашалар. Әлеге күргәзмәдә - укучыларның уңышларын, сәләтләрен раслаучы мактау кәгазьләре, фотолар, стена газеталары, плакатлар, иҗади проектлар һәм тагын әллә ниләр урын алган иде.
Республика күләмендә өченче ел рәттән оештырылучы бәйгенең район этабында бүген 24 мәктәпнең ата-аналар комитеты вәкилләре катнашты. Әти-әниләр комитеты мәктәпнең, сыйныф җитәкчесенең уң кулы дияргә кирәк.
Кайсы гына өлкәне алып карасак та, аларның берсе генә дә ата-аналар комитеты катнашыннан башка узмый.Мәктәп һәм ата-аналарның тыгыз элемтәдә эшләп, матур нәтиҗәләргә ирешүенең тагын бер сәбәбе, ул да булса, әти-әниләрнең бәйрәмнәрдә генә түгел, дәресләр вакытында да укучыларның үз-үзләрен тотышы, дәрес барышы белән даими танышып барулары. Бу алым укучыларда үзтәнкыйть дигән бик мөһим сыйфат тәрбияли. Күзәтүләрдән чыгып әйтә алабыз, сыйныфта иң шук яисә тыңлаусыз бала да, әти-әниләр дәрестә кунак булып киткәннән соң иң тәртипле укучыга әверелә. Бу һич кенә дә куркыту алымы түгел, ә бары тик үзенең эш-гамәлләренә шәхсән үзенә нәтиҗә ясарга ирек бирү дигән сүз.
Кыскасы, балаларның укудагы өлгереше, тәртибе һәм ныклыгы иң беренче чиратта сыйныф җитәкчесенә бәйле булса, ата-аналар комитеты белән берлектә оештырылган максатчан эшләр дә зур роль уйный дияргә кирәк.«Тату сыйныф серләре» бәйгесенә безнең мәктәпнең 5 нче класс укучылары һәм ата-аналары катнашты. Ата-аналарның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, якланды. Шулай ук визит карточкасы, проект эше тәкъдим ителде.
-
Математика фәненнән олимпиаданың муниципаль туры 22.11.2018

22 октябрь көнне математика фәненнән олимпиаданың муниципаль туры узды. Безнең мәктәптән 5-9 сыйныф укучылары Газетдинова Г., Фәрхиев С., Марданова А., Хаҗиева А., Марданов Р. катнашты.
-
Математическая карусель 21.11.2018

Конкурс «Математическая карусель» проводится в целях развития интеллектуальных и творческих способностей учащихся, навыков командного взаимодействия. «Математическая карусель» - командное соревнование по решению задач. В «Математической карусели» принимают участие школьники 5-6 классов, имеющие успехи в данной отрасли знаний, проявляющие интерес к математике. 20 ноября на базе МБОУ "Байсаровская ООШ" прошел данный конкурс. Участникам конкурса были предложены задачи по математике разного уровня сложности, соответствующие программе школьного курса математики 5-6 классов. За определенное время команды решали задачи и записывали ответы на бланках, дали на проверку жюри. Команда нашей школы (Газетдинова Г., Шагалиева З., Шарифзянова Г.) стала призером конкурса.(Учитель Гильфанова А.М)
-
Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесе 21.11.2018

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесен үткәрүне гамәлгә кертте.
Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру тора.
Актаныш муниципаль районы белем бирү оешмаларында Конкурсның 10 ноябрьгә кадәр мәктәп этаплары, ә 19 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында муниципаль этап үтте. Балалар бакчасы балалары, мәктәп укучылары 3-8 яшь, 9-13 яшь, 14-17 яшь, 18-25 яшь төркемнәре арасында “Муса Җәлил татар телендә”, “Муса Җәлил рус телендә”, “Муса Җәлил халыклар телендә”, “Җәлил турында”, “Яшь җәлилчеләр”, “Рәсем иҗаты”, Муса Җәлил белән бәйле урыннарга читтән торып сәяхәт” номинацияләрендә көч сынашты. Безнең мәктәптән конкурста 7 класс укучысы Марданова Айгизә чыгыш ясады.
-
"Общество Взаимной Заботы:особенный ребёнок" 21.11.2018

20 ноября в Центре детского творчества, НОУ ДПО "Центр социально- гуманитарного образования" провел семинар на тему "Общество Взаимной Заботы:особенный ребёнок" . Семинар был направлен на повышение профессиональных компетенций педагогов образовательных учреждений и психолого-педагогической грамотности родителей, имеющих детей с ОВЗ. На семинаре присутствовали заместители директоров по ВР, психологи.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 19.11.2018

15 ноябрь көнне мәктәпнең актлар залында гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш барышында беренче чирек йомгаклары, сыйфат-өлгереш, бәйгеләрдә катнашу, мобиль приложение, IT чемпион конкурсында катнашу, туклану мәсьәләләре каралды. Сөйләшү классларда дәвам итеп, ата-аналар фән укытучылары, класс җитәкчеләре белән аралашты.
-
Җәмәгать үзәге ачу тантанасында катнашу 19.11.2018

Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген Такталачык авыл җирлегендәге өр-яңа җәмәгать үзәген халыкка файналануга тапшыру мизгелләрендә катнашты.Такталачык – бай тарихы гасырларга барып тоташкан, төрле өлкәләргә, аеруча иҗат дәрьясына, бик күп танылган шәхесләр биргән җирлек. Соңгы елларда җирлектә яшәүчеләр яңа, заманча мәдәният учагы хакында хыялланды. 2017-2018 елларда Республика программалары халыкның әлеге ихтыяҗын икеләтә канәгатьләндерде дисәк тә, бу ялгыш фикер булмас. Чөнки биредә кыска гына вакыт эчендә 200 кешелек тамаша залын, китапханәне, җирлек советы биналарын бер түбә астына алган җәмәгать үзәге сафка басты. Чара уңаеннан тантанага килгән халык, шул исәптән укучылар да, зур, якты, җылы бинада “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертын тамаша кылды.










