Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
" Күңелле стартлар". 16.02.2023

Хәрби- патриотик айлык кысаларында тәрбияче Д.Д.Мурзина 2 группа укучылары белән " Күңелле стартлар" дип исемләнгән җитезлеккә,кыюлыкка көчләрен сынауга физик күңел ачу уеннары оештырды.
-
Кроссворд - укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыручы мавыктыргыч дидактик уен. 16.02.2023

Кроссворд - укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыручы мавыктыргыч дидактик уен. Кроссвордларны яңа материалны үзләштергәндә дә, белем һәм күнекмәләрне формалаштыру этабында да, контроль һәм мөстәкыйль эшләр вакытында да кулланырга була. Интернат- мәктәптә, хезмәт атналыгы кысаларында бүген кроссвордлар көне итеп билгеләнде. Укучылар бик теләп үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Кроссвордлар чиштеләр.
-
Ачык дәрес. 16.02.2023

Бүген интернат-мәктәптә хезмәт атналыгы кысаларында 9 нчы сыйныфта тегу фәненнән ачык дәрес утте. Укытучы:Мусина Г. З.
-
Табышмакларга җавап эзләдек. 15.02.2023

15 февраль көнне, хезмәт атналыгы кысасында башлангыч укучылары белән шигъри табышмакларга җавап эзләдек.
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2023

15 енче февраль патриот- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, 3-4 енче сыйныфта шагыйрь иҗатына багышланган сыйныфтан тыш уку үткәрелде.
-
Знакомство с творчеством Ильгама Шакирова «Великий татарский певец». 15.02.2023 Знакомство с творчеством Ильгама Шакирова «Великий татарский певец». 15 февраля – День рождения Народного артиста Республики Татарстан Ильгама Шакирова. Билалова Сафура Сафуановна рассказала ребятам биографию маэстро, послушали песни, в его исполнении. Ильгам Шакиров является выдающимся представителем татарской культуры, создавшим свою вокально-исполнительскую школу. Обладая народной манерой исполнения, он в свой репертуар включил не только народные татарские песни, но и классические произведения (арии, романсы) и произведения татарских композиторов, а также современную татарскую эстрадную песню. Ильгам Шакиров исполнял также произведения казахского, узбекского, азербайджанского, каракалпакского, башкирского музыкального искусства.

-
"Гасырларда калыр батырлык" 15.02.2023

Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты һәм тормышы белән якыннан танышу максатыннан, "Гасырларда калыр батырлык" дип исемләнгән видеофильм күрсәтелде. Тәрбияче:Кулиева Л.Ф.
-
2023 елның 15 февралендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула. 15.02.2023

2023 елның 15 февралендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула. Аның гуманизм һәм батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер буын гына тәрбияләнмәгән. Шул уңайдан, безнең мәктәптә “Муса Җәлил — безнең герой"дип исемләнгән чара узды. Укучылар шагыйрьнең биографиясен искә төшерделәр, аның әсәрләрен укыдылар һәм әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.
-
"Муса Җәлил- балаларның якын дусты" 15.02.2023

Буген Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 1 нче группада "Муса Җәлил- балаларның якын дусты" дигән тәрбия сәгате утте.Балалар герой шагыйрьнең шигырьләрен тыңладылар, иҗаты белән якынрак таныштылар. Тәрбияче:Р.С.Сибгатуллина
-
Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. 15.02.2023

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Бүгенге иртәбез патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланды. Иртәдә укучыларыбыз шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, тоткынлыктагы авыр еллары белән таныштылар. Муса Җәлил тормышын чагылдырган документаль фильм карадылар. Шагыйрьнең шигырьләренә ясалган кул эшләре һәм китаплардан күргәзмә оештырылган иде.







