Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
2март- Бөтендөнья кычкырып китап уку көне. 02.03.2023

2март- Бөтендөнья кычкырып китап уку көне. Укучыларыбыз китап укырга ярата.
-
Китап уку. 02.03.2023

Бала чакта кычкырып китап укудан да күңелле шөгыль юктыр.Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса...Бүген безнең укучылар да иптәшләренә яраткан әкиятләрен,хикәяләрен,шигырьләрен кычкырып укыдылар.
-
Участвовал в профессиональном конкурсе "Профдебют"/"Профдебют" һөнәри бәйгесендә көч сынашты. 01.03.2023

1 марта Суфиянов Рафаил принял участие в профессиональном конкурсе "Профдебют", который проводился в Актанышском технологическом техникуме. Желаем Рафаилу успехов! Руководитель: Галиева Л. Ф. ________________________________________________________________
1 нче март көнне Суфиянов Рафаил Актаныш Технология техникумында уздырылган "Профдебют" һөнәри бәйгесендә көч сынашты. Рафаилга уңышлар телибез! Җитәкчесе:Галиева Л. Ф.
-
Котлыйбыз! 27.02.2023

Хөрмәтле хезмәттәшебез Мансурова Юлия Илгиз кызының куркәм юбилее - 50яшь тулган көне. Юлия Илгиз кызы! Сезне туган көнегез белән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бары бәхет-шатлыкларга гына тулы көннәр телибез. Куанычлар гына алып килсен 50 яшең – олы бәйрәмең. Сезгә бүген бүләк итәбез без Барлык яхшылыклар бәйләмен.
-
Сыйныф дәресләре. 27.02.2023

Бүген – 27 февраль көнне “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре “Традицион гаилә кыйммәтләре” темасына багышланды.
-
Поздравляем! 26.02.2023

Мочалина Лариса "Ватан сакчысы" көненә багышлап үткәрелгән рәсем конкурсында катнашып сертификат белән бүләкләнде. Молодец,Лариса! Җитәкчесе:Мурзина Д. Д.
-
Бәйрәм линейкасы. 22.02.2023

Иртәгә Ватанны саклаучылар көне, шул уңайдан бүген мәктәп-интернатта бәйрәм линейкасы булды.
-
Хөрмәтле ир-егетләребез! 22.02.2023

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, хезмәтегездә уңышлар телибез. Алга таба да бер коллективта матур, күңелле итеп эшләргә язсын. Ватанны саклаучылар көне Чын ирләрнең бүген бәйрәме Туар таңнарыбыз тыныч булсын Артсын бәхет-шатлык күләме Тыныч булсын сезнең күңелегез, Эшләрегез барсын, гөрләсен. Гомер буе сезнең йөрәкләрдә Яшәү дәрте сүнми дөрләсен. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын. Ашыкмагыз әле картлыкка Байлык - муллык телик тагын сезгә Барча теләк ихлас күңелдән!
-
2023 нче елның 24 феврале - Украинада махсус хәрби операция башланганга 1 ел./24 февраля 2023 года-1 год со дня начала специальной военной операции на Украине. 22.02.2023

2023 нче елның 24 феврале - Украинада махсус хәрби операция башланганга 1 ел. Укучыларда патриотлык хисләре тәрбияләү максатыннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде. ______________________________________________ 24 февраля 2023 года-1 год со дня начала специальной военной операции на Украине. С целью воспитания у учащихся патриотических чувств были проведены классные часы.
-
"Юл билгеләре" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. 22.02.2023

Юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру максатыннан, 2 группада "Юл билгеләре" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Җитәкчесе:Мурзина Д. Д.







