Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236
-
"Ак кәгазь торналар" 09.12.2011

Балалар иҗат үзәге тарафыннан оештырылган "Ак кәгазь торналар" оригами конкурсында мәктәбебезнең 4 укучысы конкурсның йомгаклау турында катнашып, мактау кәгазьләре , истәлек бүләкләре белән кайттылар. "Күмәк эш" номинациясе буенча җиңүче 1нче группа укучыларына, 4 нче класс укучыларына һәм тагын 9 укучыга рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Йолдызлык-Созвездие" 09.12.2011

“Йолдызлык” XII Республика телевизион яшьләр фестиваленең эстрада сәнгатен үстерү конкурсының мәктәп этабы нигезләмәсе буенча 2011 нче елның 9 нчы декабрендә конкурсның мәктәп туры үтте. Конкурста 1-9 класс укучылары катнашты. Барлыгы 16 чыгыш күрсәтелде. Чыгышлар барлык номинацияләр буенча да әзерләнгән.
Конкурсның зона турына әзерлек эшләре тулы куатенә башланды.
-
Зур рәхмәт! 07.12.2011

Бүген мәктәбебездә "Финансирование научных и образовательных программ безопасности дорожного движения" дәүләт учреждениесының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Р.З.Саетова, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе җитәкчесе А.А.Ахунова, юл хәрәкәте күзәтчелеге инспекторы И.Имамразыев кунакта булып, балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча төрле кызыклы уеннар, викторина оештырдылар. Балалар 3 командага бүленеп ярышларда көч сынаштылар, сорауларга җаваплар эзләделәр. Кунаклар елдагыча бик күп бүләкләр белән килгәннәр. Балаларның һәрберсенә йомшак уенчыклар, уенчык машиналар, киемгә тагыла торган саклык билгеләре, уку-язу әсбаплары,мәктәбебезгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен чагылдырган брошюра-китаплар, газеталар, төсле цифрлы фотоаппарат, электрон сәгать, модем бүләк иттеләр. Мәктәп дирекциясе әлеге изге гамәлне оештыручыларга чын күңелдән ихлас рәхмәтләрен җиткерә!
-
" Шәфкатьлелек бизи кешене" 06.12.2011 В рамках декады инвалидов воспитатель 3 группы Кулиева Л.Ф. провела воспитательный час "Шәфкатьлелек бизи кешене"

-
Туган көн кичәләре 06.12.2011

Һәр елдагыча, бу уку елында да мәктәбебездә укучы балаларның туган көннәрен билгеләү кичәләре булып узды. 01.12.11.-06.12.11. көннәрендә I-IV группа укучылары җәй һәм көз айларында туучыларның туган көн кичәләрен бәйрәм иттеләр. Туган көн кичәләре чын бәйрәм рухында узды: иҗади сценарийлар буенча барган кичәләрдә төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар да, концерт номерлары да булды. Кичәләр дәвамында изге теләкләр юлланды, күчтәнәч-бүләкләр бирелде.
-
Милли йола 20.11.2011

18 нче ноябрь көнне мәктәбебездә матур гадәткә кергән йола-корбан бәйрәмендә күчтәнәч итеп китерелгән корбан итләреннән авыз итү мәҗлесе оештырылды. Мәҗлескә раоныбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт, авылыбызның имам-хатыйбе Яхъя хәзрәт, барлык укучылар, лаеклы ялдагы һәм коллективтагы барлык хезмәткәрләр чакырылды. Руслан хәзрәт корбан бәйрәменең тарихына тукталды, укучыларга табын әдәбе һәм гомумкешелек сыйфатлары турында вәгазь укыды.
-
Котлыйбыз! 17.11.2011

Бүген мәктәбебезнең 13 педагогы Мәскәү Социаль Гуманитар Институтының Казан шәһәре филиалында өстәмә дефектологик белгечлек буенча диплом яклап кайттылар. Мәктәп коллективы шушы уңайдан аларның барсын да бу уңышлары белән ихлас котлый, киләчәктә хезмәтләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек тели.
-
Чирек башланды 14.11.2011

Бүген уку елының II чиреге башланды. Тәрбия сәгатьләре вакытында балаларның каникулны ничек үткәрүләре турында җанлы әңгәмәләр, мәктәп автобусы белән кайту һәм килүнең уңайлыклары, өстенлекләре турында сөйләшү булды. II чирек дәвамында буласы чаралар турында фикер алышуларда барлык балалар да катнашты.
-
Өстәмә белгечлек 10.11.2011

Мәктәбебезнең 3 педагогы Яр Чаллы шәһәре педагогия институтына дефектологик белгечлек буенча укырга кереп, сессияләрен уңышлы тапшырып кайттылар.
-
Сәламәтлек сагында
28.10.2011
Бу уку елында балалар өчен сан-гигиена һәм сәламәтлек саклау темасына багышланган укулар үткәрү матур традициягә әйләнде. Һәр атнаның җомга көнендә шәфкать туташлары И.Ш.Нәбиева һәм Х.Н.Хайбуллина планлы рәвештә сан-гигиена таләпләрен үтәүнең әһәмияте, сәламәтлекне саклау, төрле авыруларны кисәтү чаралары турында балаларга җентекләп аңлаталар.
Бүген укуларның чираттагысы "Яшүсмер кызлар гигиенасы" темасы астында узды.







