Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236
-
ГТО нормаларын тапшырдык 27.02.2012

25 нче февраль көнне мәктәбебездә ГТО нормаларын тапшыру оешкан төстә үтте.
-
Мини-футбол ярышлары 24.02.2012

Мөслим районы Тойгелде VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе кысаларында Россия Махсус Олимпиадасы программасы буенча үткәрелгән VII Республика мини-футбол ярышының зона этабында мәктәбебез егет-кызлары II урынны яулап кайтты. Укучыларыбызны һәм тренерлары Н.А.Сибгатуллинны призлы урынны яулаулары белән ихлас котлыйбыз.
-
Конкурс җиңүчеләре 23.02.2012

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районның сәнгать мәктәбе оештырган рәсем һәм кул эшләре конкурсында мәктәбебез укучылары Чернов Алексей, Салимов Радик , Аминова Айгөл, Гарданов Дилфас призлы урыннар яуладылар һәм мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнделәр. Конкурста катнашучы калган укучыларһәм мәктәп дирекциясенә рәхмәт хаты тапшырылды. Җиңүчеләребезне ихлас котлыйбыз.
-
Халыкара туган тел көне
21.02.2012
21 февраль-халыкара туган тел көнен билгеләп үтү уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм иртәсе узды.Татар теле укытучысы З.М.Гыйбадуллина балаларны бәйрәм тарихы, татар теленең халыкара телләр арасында тоткан урыны белән таныштырды. Укучылар Туган телебезне хөрмәтләп шигырләр сөйләделәр, туган телебезнең бай әдәби мирасы тупланган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Балаларда ана телебезгә карата мәхәббәт, аның әдәбиятына карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан бәйге игълан ителде. бу бәйгегә йомгак апрель аенда узачак татар теле атналыгында ясалачак.
-
неделя русского языка и литературы 20.02.2012

В период с 13 по 18 февраля в школе прошла "Неделя русского языка и литературы".В рамках недели были проведены следующие мероприятия: конкурс рисунков "По страницам прочитанных произведений", конкурс знатоков русского языка "Аукцион знаний", конкурсный диктант на самого грамотного, и вечер "В мире сказок". Все учащиеся приняли активное участие во всех мероприятих.
. -
Ачык дәрестә
16.02.2012
15 нче февраль көнне, 4 нче сыйныфта, укытучы Шаехова Инсия Имамагзамовна сөйләм телен үстерү дәресеннән "Йорт хайваннары. Атлар." темасына ачык дәрес үткәрде.
-
"Русия чаңгы юллары" 12.02.2012

"Русия чаңгы юллары" массакүләм чаңгы ярышларында мәктәбебез коллективы оешкан төстә катнашты.
-
Дусларча очрашулар 10.02.2012

Спорт һәм сәламәтлек айлыгы кысаларында мәктәбебезнең физкультура укытучысы Н.А.Сибгатуллин җитәкчелегендәге егетләребез командасы Такталачык, Чалманарат мәктәбе укучылары белән дусларча очрашу вакытында мини-футбол ярышлары оештырып, үз көчләрен сынадылар.
-
Атналыкка зерлек 09.02.2012

Мәктәбебездә февраль аенда узачак рус теле һәм әдәбияты атналыгына әзерлек бара . Укучылар атналык кысаларында узачак конкурслар, викториналардагы биремнәргә җаваплар эзлиләр, әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясыйлар.
-
Йөреш-өлгереш, сыйфат күрсәткече 04.02.2012

Бүген мәктәбебездә класс җитәкчеләре, тәрбиячеләр, ата-аналар белән берлектә сөйләшү булды. Сөйләшү-аралашу вакытында, январь ае буенча балаларның мәктәпкә йөреше күрсәткече каралды. Йөрешнең уку өлгерешенә һәм сыйфатына тәэсире тагын бер кат ассызыкланды. Ата-анларга балаларны интернаттан ялларга алып китү һәм китереп кую тәртибе аңлатылды.







