Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Тарих атналыгы 02.02.2013

Бу атнада мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы үткәрелде. Атналык программада Татарстан тарихы буенча сканвордлар чишү, "Иң оригиналь карта" исеме астында укучылар иҗаты, "Тарих эзләре буйлап" дигән исем астында рәсем конкурсы, төрле кызыклы сораулар, табышмаклар чишү, үрнәк дәфтәр иясен ачыклау үткәрелде. Атналыкны йомгаклап укытучы Г.Р.Газизова 1 нче февраль көнне 7-9 класс укучылары катнашында "Яшүсмерләр культурасы" дип исемләнгән кичә үткәрде. Укучылар модельерлар, филологлар, спортсменнар, музыкантлар группаларына бүленеп яшүсмерләр, аларның кызыксынулар, яшәеше, культурасы турында фикер алыштылар.
-
Уррра, без беренче! 21.01.2013

19 нчы январь көнне район күләмендә үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында мәктәбебез командасы төп белем бирү мәктәпләре арасында мактаулы I урынга лаек булып, кубок һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Команда составындагы хезмәткәрләребезне зур җиңү белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Искечә Яңа елны каршылау 15.01.2013

Мәктәбебездә матур традициягә әйләнгән Искечә Яңа елны каршылау бәйрәме быел да бик матур үтте. Балалар өчен төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, чыршы янында күңелле җыр-биюләр оештырылды, бүләкләр өләшенде.
-
Янгынга каршы көрәш конкурсы җиңүчеләре 15.01.2013

Бүген педагог-организатор Р.Р.Гилязова җитәкчелегендә А.Галимуллин, И.Исмакаев, Л.Рәхимова Актаныш иҗат үзәгендә оештырылган "Янгынга каршы көрәш " буенча рәсем конкурсының йомгаклау этабында катнашып мактау кәгазе һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр.
-
Хакимият ёлкасында 09.01.2013

8 нче январь көнне Актаныш муниципаль районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаев катнашында алдынгы укучылар белән уздырылган Чыршы бәйрәмендә мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Лотфуллин Илдар катнашып, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде..
-
Полиция Кыш бабае бездә кунакта 31.12.2012

28 нче декабрь көнне мәктәбебезнең Чыршы бәйрәмендә Полиция Кыш бабае кунакта булып, укучыларга төрле -төрле күчтәнәчләр, бүләкләр өләште, балаларның җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларына сокланды.
-
Ата-аналар җыелышы 29.12.2012

28 нче декабрь көнне “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” темасы астында гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Классларда ата-аналар белән очрашу вакытында класс җитәкчеләренең методик чыгышлары тыңланды, уку буенча I яртыеллык йомгаклары, каникул вакытына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды . Гомуми өлештә мәктәп директоры А.С.Хазиев "Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге" темасына методик чыгыш ясады, ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Соңыннан барлык балалар һәм ата-аналар мәктәпнең Чыршы бәйрәмендә катнашты.
-
Хуш киләсең , Яңа ел! 29.12.2012

28 нче декабрь көнне мәктәбебездә барлык укучылар, ата-аналар, өйдә укучы укучылар өчен Чыршы бәйрәме уздырылды. Чыршы бәйрәмендә балалар бик актив булды, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмдә буласы конкурсларга да бик җитди әзерләнгәннәр, һәр конкурста да барлык укучыларның да эшләрен Кыш бабай уңай бәяләп бүләкләрен бирде, рәхмәтләрен җиткерде.
-
Тамчы-шоу 20.12.2012

18 декабрь көнне тәрбияче С.Г.Смирнова III группа укучылары белән ачык шөгыль-“Тамчы-шоу” уены оештырды. Уенның темасы-“Урман сукмагы буйлап”. Балаларның дәресләрдә, әңгәмә-экскурсияләрдә агачлар, үсемлекләр турында алган белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү, табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен билгеләү, укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан оештырылган шөгыль вакытында балалар бик актив булдылар, ярышларда теләп катнаштылар. Уен ахырында 6нчы класс укучыларыннан төзелгән “Ак каен” командасы җиңүче булды.
-
Эшлекле сәфәр 18.12.2012

17 нче декабрь көнне мәктәбебездә Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Билалова Ләйсән Ракиповна, шул ук раон Завод-Нырты урта мәктәбе директоры Шаймиев Илнур Илшатович эшлекле очрашуга килделәр. Очрашу вакытында кунакларны кызыксындырган сорауларга җаваплар, интернат-мәктәп тормышы, балаларның яшәү-көнкүреш шартлары турында мәгълүмат бирелде, укучылар көче белән әзерләнгән концерт-тамаша күрсәтелде.







