Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
"Шаян-шоу" 12.04.2013

11 нче апрель көнне мәктәбебездә матур традициягә әверелеп килүче "Шаян-шоу" кичәсе бик матур, әзерлекле үтте. Кичәгә барлык группа, барлы класс укучылары да тырышып әзерләнгән.Кичә барышында күрсәтелгән кызыклы тамашалар укучыларны гына түгел, укытучы-тәрбиячеләрне дә көләргә мәҗбүр итте. Әлеге кичәдә алган уңай эмоцияләр язгы бакча эшләрен дә елмаеп-көлеп кенә башкарырга ярдәм итәр.
-
Мари милли бизәкләре 11.04.2013

Мәктәбебездә мари халкының төрле милли бизәкләрен төшереп укучылар һәм укытучы-тәрбиячеләр ясаган сувенирлардан күргәзмә оештырылды. Барлык класс укучылары бик теләп ктнаштылар. Иң уңышлы дип табылган иҗат эшләре район күргәзмәсенә җибәрер өчен сайлап алынды.
-
Табигать-уртак йортыбыз 10.04.2013

9 нчы апрель көнне мәктәбебездә биология укытучысы Р.Х.Сибгатуллина тарафыннан оештырылган әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик культура елына багышланган чараларның чираттагысы булды. Экологик кичә -"Табигать -уртак йортыбыз" исеме астында узды. Кичә дәвамында укучылар 4 группага бүленеп көч сынаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, зирәклеккә һәм логик фикерләүгә багышланган сорауларга җаваплар таптылар, концерт номерлары күрсәттеләр. Кичә компьютер презентациясе белән үрелеп барды. Барлык укучылар да, килгән кунаклар да бик канәгать калдылар.
-
"Вместе мы можем больше" 10.04.2013

Республика инвалидлар оешмасының 25 еллыгына багышланган кул эшләре күргәзмәсендә мәктәбебезнең инвалид балалары кул эшләре белән катнашып, район инвалидлар оешмасының рәхмәтенә лаек булдылар.
-
"Вместе мы можем больше" 05.04.2013

4 нче апрель көнне мәктәбебездә Республикакүләм "Вместе мы можем больше" исемле инвалидлар конкурсында катнашучыларның әзерлеген тикшерү максатыннан район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Муллахметовна, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Айгөл Мирзашарипова, сәхнә ветераны Мәгыйзь Әһлетдинов, ТВ операторы килеп, инвалид укучыларның кул эшләре , сәхшә хезмәте белән таныштылар. Очрашудан кунаклар яхшы тәэсирләр белән китте. Инвалид укучыларның эшләре район мәдәният сараенда узачак күргәзмәгә чакырылды.
-
Каникуллар! 23.03.2013

Укучыларны язгы каникулга тарату алдыннан куркынычсызлык кагыйдләре, чиреклек билгеләр аңлатылды.
-
Нәүрүз бәйрәме һәм кошларны каршылау кичәсе 22.03.2013

Бүген мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме һәм кошларны каршылау кичәсе зурлап билгеләп үтелде. Иң элек балаларга Нәүрүз бәйрәменең тарихы турында аңлату булды, укучылар тарафыннан Нәүрүз бәйрәме театральләштереп күрсәтелде. Бәйрәмнең икенче өлешендә биология укытучысы Р.Х.Сибгатуллина кошларны каршылау кичәсе оештырды. Укучыларга кошлар турында төрле кызыклы мәгълүматлар җиткерелде, табышмакларга җаваплар табу, "Сез беләсезме?" кебек уеннар оештырылды. Кошлар булып киенгән укучылар безнең якта кышлаучы һәм күчмә кошлар белән таныштырдылар, тулы мәгълүмат бирделәр. Укучылар көче белән әзерләнгән концерттан соң, "Кошлар турында иң матур рәсем ясаучы", "Кошлар турында иң матур шигырь сөйләүче, җырлаучы", "Кошлар турында иң матур рәсем ясаучы", "Иң матур сыерчык оясы ясаучы" укучылар билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды.
-
Кул көрәше буенча зона ярышлары 19.03.2013

Бүген мәктәбебездә Россия Махсус Олимпиадасы кысаларында үткәрелүче VIII Республика армрестлинг ярышларының зона этабы булды. Мәктәбебез егет-кызлары Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай районнары командаларын артта калдырып, беренчелекне алдылар һәм финал ярышларында катнашу хокукын яуладылар. Укучыларыбызның киләсе ярышларда да сынатмауларын, тренерларына һәм үзләренә сәламәтлек , уңышлар телибез.
-
Журналистлар белән очрашу 15.03.2013

Бүген мәктәбебездә район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хәертдинова җитәкчелегендә ТВ һәм газета журналистлары булып, мәктәбебездәге тормыш-көнкүреш, яшәү шартлары белән таныштылар. Очрашу вакытында балалар белән аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Могҗизалар кыры 14.03.2013

13.03 көнне 2 группа балалары белән, тәрбияче Нуриева Л.И. житәкчелегендә, "Могҗизалар кыры" дип аталган интеллектуаль уен уткәрелде.Узебезнең районның куренекле шәхесләре белән таныштыру, туган як табигатенә карата кызыксыну уяту һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү максат итеп куелган иде. Кичә презентация һәм концерт номерлары белән урелеп барды.







