Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Туган көн кичәсе 04.04.2014
3 нче апрель көнне мәктәбезнең I -II группа укучылары белән һәрвакыт ярдәмчел, шат күңелле булу кешенең культурасына, сәламәтлегенә уңай йогынты ясавын төшендерү, үзара дус яшәргә өйрәтү максатыннан, Туган көн кичәсе үткәрелде. Фунтик белән Пунтик исемле клоуннар да кунакка килеп төрле кызыклы уеннар уйнатып, фокуслар күрсәтеп балаларга онытылмаслык бәйрәм кичерешләре бүләк иттеләр. -
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2014

20 нче март көнне мәктәбебездә татар халкының милли йолаларын искә алу максатыннан чираттагы зур бәйрәм-Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Әлеге кичәне IV группа тәрбиячесе Ф. А. Галиева үткәрде. Кичә дәвамында укучылар Нәүрүз бәйрәме , татар халкының милли йолалары турында мультимедиалы презентация аша таныштылар. Халкыбызның җырлы-биюле уеннары белән үрелеп барган тамаша үз югарылыгында үтте.
-
Дару үләннәре 20.03.2014

19 нчы март көнне IV группа укучылары белән тәрбиячеләре С.Г.Смирнова "Дару үләннәре" исемле ачык чара үткәрде. Кичә барышында укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар: проблемалы сорауларга җавап эзләделәр. дару үләннәре турында шигырьләр сөйләделәр. аларны нинди авырулар вакытында һәм күпме микъдарда файдаланырга мөмкин булуы турында аңлаттылар. Кичә дәвамында укучыларга дару үләннәре турында мультимедиале презентация аша кызыклы мәгълүматлар бирелде.
-
Беркайчан да онытма син. юл йөрү кагыйдәсен! 19.03.2014

18 нче март көнне тәрбияче Д.А.Шаймарданова I группа укучылары белән "Һәркемгә дә юлда дөрес йөри белергә кирәк" дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Кичәнең максаты укучыларга урамда. юлда. җәмәгать транспортында дөрес . тәртипле йөрергә күнектерү. юл билгеләрен танып әйтә белүләренә ирешү. Кичә барышында балалар кызыклы уеннар уйнадылар. табышмакларга җавап таптылар. шигырьләр сөйләделәр. юл билгеләре белән таныштылар. Чара укучыларның "Туган ил" җырын күмәк башкарулары белән тәмамланды.
-
Мини-футбол ярышлары 15.03.2014

Мөслим районы Тойгелде VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе базасында Россия Махсус Олимпиадасы программасы буенча үткәрелгән IX Республика мини-футбол ярышының зона этабында мәктәбебез егет-кызлары III урынны яулап кайтты. Укучыларыбызны һәм тренерлары А.С.Хазиевны, Н.А.Сибгатуллинны призлы урынны яулаулары белән ихлас котлыйбыз, киләсе ярышларда да җиңүләргә ирешүләрен телибез..
-
Шәвәлидә кунакта 14.03.2014

13 нче март көнне тәрбияче Төхвәтуллина Ф.Ф. III группа укучылары белән "Ш. Галиев шигырьләрендә кунакта" дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Кичәнең максаты шагыйрь Ш. Галиев шигырьләре аша балаларда укуга мәхәббәт, әдәплелек, төгәллек, шәфкатьлелек, игътибарлылык тәрбияләү. Чара барышында укучылар шагыйрьнең балаларның кызыклы тормышыннан алып язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар. Шигырь геройларында булган яхшы һәм начар сыйфатлар әңгәмә рәвешендә ачыкланды. Шигырьләрнең, табышмакларның эчтәлегенә карата балалар ясаган рәсемнәр күрсәтелде.
-
Тамчы-шоу 12.03.2014

11 март көнне тәрбияче Нуриева Лилия Илсур кызы җитәкчелегендә II нче группа укучылары белән интеллектуаль уен "Тамчы шоу" үткәрелде. "Минем республикам Татарстан" темасы астында үткән бу ярышта балаларның әйләнә-тирә турында булган белемнәрен тагын да арттыру, фикерләү сәләтен үстерү һәм үзара килешеп фикер алышу максат итеп алынган иде. Кичә кызыклы сораулар белән, презентация белән үрелеп барды һәм йомгаклап татар халкының икенче гимнына әверелгән "И туган тел, и матур тел" җыры белән төгәлләнде
-
Ягез әле, кызлар! 05.03.2014

4 нче март көнне мәктәбебезнең 4-9 класс кызлары тәрбияче Ә.Д.Разова үткәргән "Ягез әле, кызлар!" исемле кичәдә 2 командага бүленеп үзләренең уңган-булганлыкларын, осталыкларын сынадылар. Төрле кызыклы биремнәргә тапкыр җаваплар табып, 2 команда да җиңүче дип танылды.
-
Өстәл теннисы ярышлары 01.03.2014

Мәктәбебез егет-кызлары командасы тренерлары А.С.Хазиев һәм Н.А.Сибгатуллин җитәкчелегендә Минзәлә шәһәрендә Россия Махсус Олимпиадасы кысаларында үткәрелгән IX Республика өстәл теннисы ярышларының зона этабында катнашып мактаулы 3 нче урынны яулап кайттылар.. Укучыларыбызның киләсе ярышларда да сынатмауларын, тренерларына һәм үзләренә сәламәтлек , уңышлар телибез.
-
Әкиятләр иленә сәяхәт 28.02.2014

Бүген мәктәбебез укчылары чын мәгънәсендә әкиятләр илендә сәяхәттә булдылар.1 нче квалификацион категорияле тәрбияче Д.Д. Мурзина җитәкчелегендә әзерләнгән ачык тәрбия чарасында кечкенә төркем укучылары әкият геройлары белән дуслаштылар, хәйләкәр төлкенең әкияти биремнәрен үтәгәндә, үзара дус-тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр. Начар гадәтләргә иярмәскә,әниләрне беркайчан да рәнҗетергә ярамаганлыкны аңлап,яхшы күңелле булырга өйрәнеп,үзләрен сәхнәдә нәни артистларча тотып,тамашачыларның ихтирамын яуладылар.Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерләнгән бу чара һәркемнең күңелендә соклану уятты.







