Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
ТР президенты кубогына көрәш 15.04.2016

Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиев кубогына көрәштә мәктәбебездән Гайнетдинов Рамазан, Зәет, Сәйдәш, Заһит Шайхайдаровлар катнашты. Көрәшчеләребезгә уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
Кызларыбызны котлыйбыз! 14.04.2016

Бүген, ягъни 14 нче апрель көнне, мәктәбебездә кызлар арсында Пучы һәм Тат.Суксу волейбол командалары көч сынашты. Кызларыбыз 3:1 исәбе белән җиңү яуладылар. Җитәкчеләре: Мансуров Рузил Касыйм улы. Молодцы кызлар!!! Алдагы ярышларда да сезгә зур уңышлар, җиңүләр телибез!
-
Су саклау зоналары елы 13.04.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016нчы елны Су саклау зоналары елы дип игълан ителү турындагы указга кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча укучылар арасында макетлар конкурсы игълан ителде. Бу конкурста 7 класс укучысы Алия Абышева катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнеп кайтты.
-
Космонавтика көне 13.04.2016

Бүген, ягъни 13 нче апрель көнне, укытучыларыбыз командасы Космонавтика көне уңаннан оештырылган ату ярышында катнашып кайттылар.
-
12 апреля - День Гагарина 12.04.2016

В честь акции «108 минут вместе с Юрием Гагариным» в нашей школе были проведены беседы на тему «Ю.А. Гагарин – космонавт, человек», классные часы на тему «СССР – Первая космическая держава в мире», просмотр фильмов о посадке корабля «ВОСТОК» с Юрием Гагариным , фильмы о космосе. «Путешествие на МАРС»-турнир для младших классов.
-
Ярышуы күңелле... 11.04.2016

Бүген, ягъни 11 нче апрель көнне, мәктәбебезнең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы Такталачык мәктәбендә узган "Горячие сердца"конкурсында катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.Җитәкчеләре : Гыйльфанова Р.Ш., Хуҗина И.Д..
-
Спортсмен кызларыбыз. 09.04.2016

Бүген, ягъни 9 нчы апрель көнне, мәктәбебезнең волейбол буенча кызлар командасы Яркәйдә төбәкара ярышта катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчеләре: Мансуров Рузиль Касыйм улы. Молодцы кызлар!!! Киләчәктә сезгә спортта зур уңышларга ирешергә язсын!
-
Яшь янгын сүндерүчеләр 08.04.2016

Мәктәбебездә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы "ПЛАМЯ" эшләп килә. Дружина, 11 апрель көнне Такталачык мәктәбендә узачак "Горячие сердца"конкурсына әзерлек алып бара. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
ГТО 07.04.2016

Бүген, ягъни 7 апрель көнне, мәктәбебездә ГТО га әзерлек максатыннан ике команда көч сынашты. Татар Суыксуы урта мәктәбе һәм Мари Суыксу мәктәбенең 5 -6 сыйныфлар катнашында оештырылган әлеге ярышта дуслык җиңде.
Молодцы егетләр, кызлар! Киләчәктә дә сезгә ГТО ны яхшы тапшырырга язсын. Уен-ярышны физкультура укытучысы Галиев Нияз Минтимер улы оештырды.
-
Балалар бакчасына сәяхәт 05.04.2016

Бүген, ягъни 5 апрель көнне, мәктәбебезнең “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды “Ромашка” балалар бакчсында янгынга каршы профилактика чаралары буларак аңлату эшләре алып барды.













