Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
"Язгы изгелек " атналыгы 23.04.2015

22 апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары Әхсән абыйлары җитәкчелегендә Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Имамова Флүзә апаның йорт тирәсен чүп-чардан арындырдылар.
-
"Язгы изгелек " атналыгы 23.04.2015 Шул ук көнне 8 нче сыйныф укучылары Илина апалары җитәкчелегендә Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Сәвия әбинең ишек алдын чүп-чардан арындырдып изге эш эшләделәр.

-
"Язгы изгелек " атналыгында "Изге сүз" көне 23.04.2015

“Язгы изгелек” атналыгы кысаларында узган 23 апрель” Изге сүз” көнендә халык өчен зур сынау еллары булган Бөек Ватан сугышы чоры турында укучылар әби-бабалары белән хатирәләр яңартты, иншалар язды.
-
"Тел иленә сәяхәт" 22.04.2015

Башлангыч сыйныф укучылары белән “Тел иленә сәяхәт” уен-кичә үткәрелде. 10 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар, кроссворд җаваплары чиштерделәр. Кичәне үткәргән укучыларга зур рәхмәт.
-
Шәфкатьлелек атналыгы 22.04.2015

Өлкәннәргә булышу изге эшләрнең берсе булып тора. 6 класс укучылары бу эштә дә сынатмыйлар. 21 нче апрель көнне, класс җитәкчесе Илнар абыйлары җитәкчелегендә Муса Җәлил урамында яшәүче Әнүзә апага шефлыкка бардылар. Капка төбе,ишек алды һәм бакча аллары чүп-чардан чистартылды, тәртипләп куелды.
-
"Язгы изгелек" 22.04.2015

“Язгы изгелек” атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары ярдәмендә эмблемалар ясалды. Иң яхшы дип табылган эшләр районга җибәреләчәк.
-
4 класста мониторинг 22.04.2015

Мәгариф идәрәсенең “Башлангыч мәктәпләрдә ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәсен тикшерү” приказы нигезендә, 22 апрель көнне 4 классның 15 укучысы рус теленнән мониторинг үттеләр.
-
"Син Тукайны беләсеңме?" 21.04.2015

21 нче апрель көнне, 5-6 сыйныф укучылары арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде. “Апуш” (5 класс укучылары) һәм “Тукай оныклары” ( 6 класс укучылары) көч сынашты. Нәтиҗәдә 5 нче сыйныф укучылары 26 очко белән җиңү яулады.
-
"Уттан сак булыйк!" 21.04.2015

Урманнарны янгыннардан саклау максатыннан 21 нче апрель көнне 6 класс укучыларына “ Уттан сак булыйк !”-дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, ут белән сак эш итү, урманда учак якмау турында аңлатып чыкты.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 20.04.2015

20-25 нче апрельгә кадәр мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дип игълан ителде. Атналык чаралар планы төзелде. “Без -Тукайлы халык” баш астында стена газетасы чыгарылды.














