Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Итоговое собеседование по русскому языку 20.11.2019

19 ноябрь көнне Мари Суыксу мәктәбендә 9 нчы сыйныфлар арасында рус теленнән йомгаклау әңгәмәгә әзерләнү максатыннан әңгәмә үткәрелде. Барлык укучыларның да нәтиҗәләре яхшы булды.
19 ноября в соответствии с планом МКУ «Управление образования», в целях организованной подготовки учащихся к итоговому собеседованию по русскому языку ученики 9 класса прошли собеседование на базе МБОУ «Мари-Суксинская ООШ»
-
"Бозда уяу бул!"
20.11.2019
Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда уяу бул!" рәсем конкурсы булып узды. Иң яхшы эшләр район конкурсына җибәрелде. Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Халыклар бердәмлеге көне
08.11.2019
1 нче ноябрьдә "Халыклар бердәмлеге" көненә багышлап мәктәптә бик күңелле волейбол ярышы узды. Бу ярышка без әтиләрне һәм әниләрне чакырдык. Укучылар, әтиләр командасы, әниләр командасы үзара ярыштылар. Әтиләр командасы 1 нче урын, укучылар командасы 2 нче урын, әниләр командасы 3 нче урынны алды.
-
Начинается Муниципальный этап олимпиады 08.11.2019

8 ноября в Республике Татарстан стартует муниципальный этап республиканской и всероссийской олимпиад школьников.
Олимпиада пройдет в заранее определенных базовых площадках республики по 24 общеобразовательным предметам, а также по русскому языку и русской литературе для учащихся школ с родным языком обучения, родным (чувашскому, удмуртскому, марийскому, мордовскому) языкам и литературе, родному (татарский) языку и родной (татарская) литературе для учащихся школ с родным языком обучения, родному (татарский) языку и родной (татарская) литературе для обучающихся-татар школ с русским языком обучения, татарскому языку для русскоязычных учащихся школ с русским языком обучения, восточным (арабскому и турецкому) языкам, геологии, истории Татарстана и татарского народа. Отметим, что по русскому, английскому языкам, математике школьники могут принять участие с 4 класса, а по основам безопасности жизнедеятельности с 3 класса.
Муниципальный этап Олимпиады завершится 23 декабря. После чего станут известны имена участников заключительного этапа республиканской и регионального этапа всероссийской олимпиады школьников сезона 2019-2020. -
Татарстан Конституциясе көне 06.11.2019

1992 елның 21 мартында Татарстан суверенитеты турында референдум үткәннән соң, Татарстан Конституциясен язу зарурилыгы туа. Аны әзерләү өчен махсус комиссия оеша. Яңа Конституцияне язу катлаулы вәзгыятьтә бара: Татарстан статусы турында федераль үзәк белән даими сөйләшүләр алып барыла.
Яңа Татарстан Конституциясе проекты 1991 елның 31 декабрендә киң фикер алышу өчен тәкъдим ителә, аңа карата барлыгы 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә теркәлә. Халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә. 1992 елның маенда Татарстан Югары Советы утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. Халык депутатларыннан 500дән артык төзәтмә карала. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе Югары Совет тарафыннан кабул ителә.
-
"Көзге балл"
31.10.2019
29 нчы октябрь көнне мәктәптә 6-9 нчы сыйныфлар арасында "Көзге балл" бәйрәме булды. Һәр класс үзенчәлекле видеолар төшереп тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән торган букетлар алып килгәннәр иде һәм аны һәрбер класс үзенчәлекле итеп яклады. Бәйрәм уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте .Җиңүчеләр бүләкләнде.
-
Милли көрәш 28.10.2019

19 нчы октябрь көнне "Батыр" спорткомплексында М.Гыйлаев призына милли көрәш ярышлары узды. Татарча көрәш буенча РСФСР ның – ике, Татарстан Республикасының санап бетергесез чемпионы, Актаныш Сабантуеның күптапкыр абсолют батыры Марсель Шакир улы Гыйлаев истәлегенә үтүче көрәш турниры аның вафатыннан соң Энгель Фәттахов инициативасы белән гамәлгә куелып, келәм батырының исеме шул рәвешле мәңгеләштерелде. 5 нче сыйныф укучысы Вәлиев Таһир 2 нче урынны алды, Исламов Гадел грамота белән бүләкләнде. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз. Тренерлары Сираев Р.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары
28.10.2019
24 нче октябрь көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә район тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булып узды. Барлык класслар да патриотик юнәлештә ачык сыйныф сәгатьләре узды, кунаклар ике музейда да экскурсия дә булдылар. Тәрбия эшәре буенча директор урынбасары Мәрданова Әдилә Әхсән кызы ачык чара күрсәтте һәм 2018-2019 нчы елда эшләгән эшләренә анализ ясады.
-
Иске Кормаш-Кыркаентүбә юлы 28.10.2019

25 нче октябрь көнне Иске Кормаш белән Кыркаентүбә арасын тоташтырган өр-яңа юл рәсми төстә ачылып, ул файдалануга тапшырылды.
Авыл халкының сөенечен район җитәкчелеге дә уртаклашты. “Татавтодор”ның Минзәлә бүлекчәсе хезмәткәрләренең зур тырышлыгы белән сафка баскан асфальт юл озак еллар авыл халкына хезмәт итсен. Иң мөһиме: юллар имин булсын. Безнеж мщктщп укучылары да бу чарада катнашты.
-
"Башлангыч мәктәптә критик фикерләү технологияләрен куллану" 28.10.2019

18 октябрьдә 2 нче санлы Актаныш мәктәбе базасында башлангыч класс укытучыларының "Башлангыч мәктәптә критик фикерләү технологияләрен куллану" исемле төбәкара семинар узды. Семинар кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде. Эш тәҗрибәләрен уртаклашу максаты белән үзебезнең район укытучыларыннан тыш Сарман, Мөслим, Минзәлә, шулай ук Башкортстанның Чакмагыш һәм Илеш районыннан укытучылар җыелды. Бу чарада безнең мәктәптән Ибраһимова Роза катнашты. Семинар ахырында чыгышлар, түгәрәк өстәл оештырылды.







