Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Әниләр бәйрәме 02.12.2019

28 нче ноябрь көнне мәктәбебездә әниләр бәйрәме үткәрелде. Укучылар концерт номерлары куйдылар, кулдан ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Әниләр үзләренең осталыкларын төрле ярышларда сынадылар. Иң актив әниләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
-
Әниемнең кул эшләре 02.12.2019

Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәптә "Әниемнең кул эшләре" дигән конкурс уздырылды. 1, 3 нче сыйныфлар - 1 нче урын, 2,4,5 нче сыйныфлар - 2 нче урын, 8 нче сыйныфлар - 3 нче урын алдылар. Әниләребезгә бик матур кул эшләре белән катнашканнары өчен зур рәхмәт җиткерәбез.
-
Кулланылган батарейларны ташлама! 02.12.2019

"Кулланылган батарейкаларны җыеп тапшыр" акциясендә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Укучылар барысы 3кг 450 г кулланылышта булган батарейкалар җыйдылар. Иң күп җыйган укучылар арасында түбәндәге урыннар чыгарылды:Мәрданов Сәйдәш-1 нче урын, Марданов Илзат-2 нче урын, Зарипов Рәсүл-3 нче урын.
-
Фәнни-гамәли конференция 02.12.2019

29 нчы ноябрь көнне Казан шәһәрендә Россия Федерациясе халыклар телләре дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Монда 9 нчы сыйныф укучысы Рәшитова Айгөл укытучысы Хөснетдинова Вәсилә белән катнашып кайттылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
-
Математик карусель 29.11.2019

28 нче ноябрь көнне Сәфәр мәктәбендә5-6 нчы сыйныфлар арасында "Математик карусель" ярышы уздырылды. Безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучылары Зиязетдинова Гүзәл, Исламов Гадел, 6 нчы сыйныфтан Зарипова Нурия катнашып кайттылар
-
Баскетбол ярышы
25.11.2019
22 нче ноябрь көнне "Батыр" спорткомплексында төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы кызлар арасында баскебол ярышы булып узды. Безнең кызлар командасы: Ибраһимова Гөлнәзирә, Кашбразыева Гүзәл, Вагыйзова Азалия, Маннапова Илсөяр, Газизова Илзирә, Мадъярова Зиләләр 2 нче урынны алып кайттылар. Котлыйбыз!
-
Егетләр арасында баскетбол ярышы 25.11.2019

22 нче ноябрь көнне төп гомуми белем бирү мәктәбе егетләре арасында баскетбол ярышы узды.Безнең мәктәп укчылары: Мәҗитов Илмир, Фәрдиев Булат, Муллахметов Марсель, Закиров Рузил,Зиязетдинов Илнурлар 3 нче урынны алып кайттылар. Котлыйбыз!
-
Сүзлекләр көне 25.11.2019

22 нче ноябрь көнне мәктәптә 6-7 нче сыйныфлар арасында "Сүзлекләр көне" уздырылды. Чараны Салахова Рәзилә Ситдыйк кызы оештырды.
-
Әниләр бәйрәме белән
24.11.2019
Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын! -
Волейбол
20.11.2019
16 ноябрьдә гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Актаныш районы үзәгендә кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Безнең мәктәп кызлары 1 нче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз.Укытучылары Зиязетдинов Х.Х.
В целях развития и популяризации волейбола, привития учащихся Актанышского муниципального района интереса к этому зрелищному виду спорта, определения сильнейших команд и игроков для формирования сборной Актанышского муниципального района, пропаганды здорового образа жизни и привлечения учащихся к систематическим занятиям физической культурой, 16 ноября состоялись районные соревнования по волейболу среди команд девушек общеобразовательных организации Актанышского муниципального района. Команда девушек нашей школы заняла 1 место. Тренер - учитель физкультуры Зиязетдинов Х.Х. Поздравляем!!!







