Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
"Мин татарча сөйләшәм"/"Я говорю по татарски" 22.05.2023

Иске Кормаш төп гомуми белем мәктәбе укучылары өчен Актаныш балалар сәнгать мәктәбе театр бүлеге җитәкчесе Хөсәенова Альбина Идрис кызы "Мин татарча сөйләшәм" дигән мастер класс күрсәтте. Ул балаларны дөрес суларга, авазларны дөрес әйтергә, татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтте. Укучыларга дәрес бик ошады. Алда да шундый очрашулар күп булсын иде дип теләп калабыз. Барлык укучылар, ата-аналар, укытучылар исеменнән Альбина Идрис кызына зур рәхмәт белдерәбез.
Для учащихся МБОУ "Старокурмашевской ООШ" руководитель театрального отделения Актанышской детской школы искусств Хусаинова Альбина Идрисовна показала мастер-класс "Я говорю п татарски". Она научила детей правильно дышать, правильно произносить звуки, красиво говорить по-татарски. Ученикам урок очень понравился. Желаем, чтобы и впереди было много таких встреч. От имени всех учащихся, родителей, учителей выражаем огромную благодарность Альбине Идрисовне.
-
Мөһим сөйләшүләр/Разговоры о важном 22.05.2023

22 нче майда уздырылган сыйныф сәгате "Бәхет турында" дигән темага булды.
Классный час, проведенный 22 мая, был на тему "Про счастье".
-
Пионерия оешуның 101 еллыгы 20.05.2023

19 нчы май көнне районда Пионерия оешуның 101 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантаналы чара моннан 30-40 еллар элеккеге кебек, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, Кызыл Байраклар белән башланып китте. "Пионерия атрибуты", "Интеллектуал", "Кибет", "Музей", "Туристлык", "Ашыгыч ярдәм", "Азык блогы", "Символоград", "Спорт" "Гомуми сбор" юнәлешләре буенча балалар үзләрен сынадылар. Безнең "Дуслык" отряды да бу ярышта актив катнашып кайтты.
-
Гамил Афзал исемендәге "Яшьләр каләме" иҗат бәйгесе 19.05.2023

Республикакүләм Гамил Афзал исемендәге "Яшьләр каләме" иҗат бәйгесенең "Чәчмә әсәр" номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Гилемянов Камил 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Газизова Д.М.
Ученик 4 класса Гилемьянов Камиль награжден дипломом 3-й степени республиканского творческого конкурса "Яшьләр каләме" им. Гамиля Афзала в номинации "Проза". Руководитель Газизова Д.М.
-
Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге педагогия көллияте белән килешү төзү 19.05.2023

16 нчы май көнне Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә “Мәгариф оешмасында остазлыкның максатчан моделе: профессиональ диалог” исеме астында районара белем бирү семинар – практикумы булып узды.
Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/obrazovanie/aktanys-raiony-magarif-idarase-belan-minzala-pedagogiia-kolliiate-arasynda-uzara-kilesu-tozelde
Семинар түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылган: мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфларда укыту, физик культура, психология, IT-технологияләр.
Семинарның максаты - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез камилләштерү буенча системалы эш алып бару өчен шартлар тудыру, мәгариф эчтәлеген тормышка ашыруны тәэмин итүче педагогик кадрларның эш тәҗрибәсен презентацияләү формаларын киңәйтү, педагогларның инновацион эшчәнлеген башлап җибәрү.
Минзәлә педагогия көллияте җитәкчесе Р.М.Ибраһимов һәм педагоглары тарафыннан әзерләнгән чара бик эшлекле, мавыктыргыч, файдалы итеп оештырылган. Семинар программасы бик тыгыз. Семинарда катнашучыларны яңалыклар, инновацион җиһазлар, эшлекле лаборатория белән таныштырдылар.
Семинар ахырында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте һәм Иске Кормаш мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Мәктәп директоры Гыйльфанова Ф.Ә. нга Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
"Укучылар үстерәбез" Бөтенрәсәй конкурсы/Всероссийский конкурс "Растим читателя" 19.05.2023

"Социаль-гуманитар белем бирү үзәге" балаларның һәм гаиләнең китап укуларын алга сөрү һәм әзерләү буенча иң яхшы методик эшкәртмәгә "Укучыны үстерәбез" дигән Бөтенрәсәй конкурсын үткәрде. Башлангыч сыйныф укытучысы Газизова Д.М. бу проектта катнашып "Гаилә укуы"номинациясендә 3 урынны алды. Котлыйбыз!!!
Негосударственное образовательное учреждение ДПО "Центр социально-гуманитарного образования" провел Всероссийский конкурс "Растим читателя" на лучшую методическую разработку по продвижению и подготовке чтения детей, семейного чтения. Учитель начальных классов Газизова Д.М. участвовала в этом проекте и заняла 3 место в номинации "Семейное чтение - разработка мероприятия по приобщению детей и родителей к чтению". Поздравляем!!!
-
"Алдынгылар хәрәкәте"/"Движение первых" 17.05.2023

Россиядә яңа балалар хәрәкәте оешып, үз эшен башлап җибәрде. Ул "Алдынгылар хәрәкәте" дип атала. Оешманың эшен җәелдерү максаты белән хәрәкәтнең Республика буенча җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы Сөләймәнов эшлекле сәфәр белән безнең районга килде. Бу чарада мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар катнашты.
В России сформировалось и начало свою работу новое детское движение. Она называлась" движение передовиков". С целью активизации работы организации руководитель движения по Республике Тимур Джавдатович Сулейманов прибыл с рабочей поездкой в наш район. В мероприятии приняли участие директора школ, их заместители по воспитательной работе и педагоги-организаторы.
-
Мөһим сөйләшүләр/Разговоры о важном 17.05.2023

15 нче майда уздырылган сыйныф сәгате "Балалар жәмәгать оешмалары көне" дигән темага булды.
Классный час, проведенный 15 мая, был на тему "День детских общественных объединений".
-
Илһам алам хезмәтемнән/Получаю вдохновение из моей работы 15.05.2023

15 нче май көнне мәгариф бүлеге иҗатчы коллегаларыбызны "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгенә җыйды.Чара рәсәйкүләм "Педагог һәм остаз" елы кысаларында оештырылды. Безнең мәктәптән бу чарага туган тел һәм әдәбияты укытучысы Мәрданова Әдилә Әхсән кызы катнашты
15 мая в рамках года "Пеадгога и наставника" в актовом зале "Яшьлек" прошло меропритие посвященный творческим учителям, которые не просто отличные педагоги, но и любящие творить личности. С нашей школы в этом мероприятии участвовала учитель родного языка и литературы Марданова Адиоя Ахсановна.
-
«Ир намусы - ил намусы» дигән проект эшчәнлеге/Поектная деятельность «Честь мужчины - честь страны» 12.05.2023

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Ир намусы - ил намусы" дип исемләнгән бик матур чара булып узды. Ул мәктәптә урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда алып барылган проект эшчәнлегенә һәм шушы исем астында стенд ачылуга багышланды. Максаты: озак вакытлар музей буенча алып барылган проект эшчәнлеген күрсәтү; Ватан, ил, туган як тынычлыгын саклауга үзөлешләрен керткән якташларыбыз турында мәгълүмат туплау иде. Проект 4 өлештән тора: үз хезмәтен үтәгәндә вафат булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Гелүс Шәрәфуллин, сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән укучыларыбыз һәм хәзерге көндә Украинада барган махсус хәрби операцияләрдә катнашучылар турында мәгълүматлар, аларның фотолары урнаштырылган.
Чарабызның хөрмәтле кунаклары Гелүс абыйның тормыш иптәше Шәрәфуллина Альбина, Әфган сугышы ветераны Хамматуллин Фикус,озак еллар мәктәптә егетләргә башлангыч хәрби әзерлеккә өйрәтүче Латыйпов Рәшит, ватанпәрвәр егетләр үстерүче Сәлимова Хөллия, махсус хәрби операциядә катнашып кайткан Гизамов Илсур, аның тормыш иптәше Лилия, район эчке эшләр бүлеге вәкилләре Басыров Радик һәм Мирзаянов Динар, авыл җирлеге башлыгы Кәшбразыев Илшатлар булды. Бу чара килгән кунаклар,балалар, укытучылар күңелендә озак сакланыр.
В МБОУ "Старокурмашевская основная общеобразовательная школа" прошло замечательное мероприятие "Честь мужчины - честь страны". Он был посвящен проектной деятельности в школьном музее "Краеведение" и открытию стенда под этим названием. Цель: демонстрация проектной деятельности музея в течение длительного времени; сбор информации о земляках, внесших свой вклад в сохранение мира Родины, страны, родного края. Проект состоит из 4-х частей: информация о сотруднике ОВД Гелусе Шарафуллине, погибшем при исполнении служебного долга, о воинах-интернационалистах, выпускниках, проходивших службу в горячих точках и участниках специальных военных операций, проходящих в настоящее время на Украине, их фотографии.
Почетными гостями мероприятия стали супруга Гелюса Яудатовича Шарафуллина Альбина, ветеран Афганской войны Хамматуллин Фикус, учитель - пенсионер начальной военной подготовки Латыпов Рашит, воспитательсыновей- патриотов Салимова Хуллия, участник специальной военной операции Гизамов Ильсур, его супруга Лилия, представители районного отдела внутренних дел Басыров Радик и Мирзаянов Динар, глава сельского поселения Кашбразыев Ильшат. Это мероприятие надолго запомнится гостям, детям, учителям.







