Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Хәрби-патриотик айлык 06.02.2017

Февраль ае мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык итеп игълан ителде.Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар автомат сүтеп җыйдылар, ату ярышы уздырылды.
-
ОГЭ эшләрен биреп карау. 06.02.2017

6 нчы февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары Актанышның 2 урта белем бирү мәктәбендә җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырырга төштеләр.
-
I районные соревнования по «Огневому рубежу» среди отрядов Юнармия, посвященных Дню защитника Отечества 03.02.2017

Сегодня проходят I районные соревнования «Огневой рубеж» среди отрядов Юнармия, посвященные к Дню защитника Отечества. Из нашей школы участвуют ученики 6 класса: Муллахметов М. и Газизова И . Желаем им успехов!
-
"Йолдызлык 2017 " гә әзерләнү дәвам итә. 02.02.2017

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Йолдызлык 2017" конкурсына биюләрне кабатлыйлар, әзерләнәләр .
-
Студентлар белән очрашу 01.02.2017

1 нче февраль көнне мәктәптә Студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды. Кунак булып килгән студентлар үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучылар биргән сорауларга җавап бирделәр. Киләчәктә дә студентларга, укучыларга зур уңышлар телибез.
-
ОГЭ эшләрен биреп карау 31.01.2017

30 нчы гыйнвар көнне 9 нчы класс укучылары җәмгыять фәненнән чираттагы ОГЭ эшләрен биреп карадылар.
-
Ата-аналар җыелышы Иске Кормаш мәктәбендә. 31.01.2017

31 нче гыйнвар көнне I яртыеллык йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча күп кенә мәсьәләләр каралды. Актаныштан килгән психологлар да чыгышлар ясадылар . "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән темага 9 сыйныф җитәкчесе Марданова Ә. чыгыш ясадылар. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.З. Фардиева I яртыеллык, контроль эш, фән олимпиадаларының муниципаль туры, ирешелгән уңышлар, сынап карау төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен анализлап әти-әниләр тарафына җиткерде. "Тәрбия" темасына укучылар аноним тест һәм рәсемнәр ясадылар . Соңыннан психологлар нәтиҗә чыгардылар. Мәктәп директоры Газизов Ф.Ф. 2016 елда эшләнгән эшләр буенча хисап тотты. Бирелгән сорауларга җавап бирде.Гомуми җыелыштан соң әти-әниләр сыйныф җитәкчеләре белән берлектә сөйләшүне үз кабинетларында дәвам иттеләр. Ата-аналар җыелышы эшлекле рәвештә үтте.
-
Алдынгылар слеты 30.01.2017

27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде. Бу бәйрәмдә мәктәбебез коллективына 2016 нчы елда югары күрсәткечләргә ирешеп төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасындагы бәйгедә III нче урын яулаган өчен диплом тапшырылды. Афәрин! Котлыйбыз!
-
ТИН укытучылары семинары Күҗәкә мәктәбендә үтте. 28.01.2017

ТИН укытучылары семинары январь көнне район тормыш иминлеге нигезләре укытучылары МБ нең семинары үтте. Киңәшмә хәрби-патриотик айлыкны оештыру турында булды. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Газизов Г.Ф. катнашты.
-
Авыл советы җыелышы булып үтте Иске Кормаш авылында. 25.01.2017

25 январь көнне Иске Кормаш мәдәният йортында авыл советының еллык эшләре буенча отчет җыелышы булып узды.Җыелышта район вәкилләре һәм авыл халкы катнашты. Җыелыш башында Актаныш районының мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителде.







