Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Байсаровской школы
Мәктәптә математика атналыгы
Опубликовано: 30.11.201925 ноябрьдән мәктәптә физика-математика, информатика атаналыгы башланып китте. Атналык дәвамында төрле чаралар, конкурслар уздырылып тора. 5-6 класс укучылары математик рәсемнәр ясадылар, иң матур рәсем ясаучыларның эшләре билгеләп үтелде, 7 класс укучылары информатика темасына кроссвордлар төзеделәр. Иң яхшы кроссвордны Нәҗмиев Алмаз төзеде. Һәр класс саен “Телдән иң тиз исәпләүче” конкурсы уздырылды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
5 класста телдән иң тиз исәпләүче – Шәвәлиева Зәмирә, 2 урында Мурзина Зәлия, 3 урында Әмирова Азалия. 6 класста телдән иң тиз исәпләүче – Мөнирова Алинә, 2 урында Абдуллина Энҗе, 7 класста телдән иң тиз исәпләүче – Зиннуров Мансур, 2 урында Нигъмәтуллин Тәлгать, 3 урында Гыйбадуллина Лилия. 8 класста – телдән иң тиз исәпләүче булып Кадыйров Руслан танылды, 2 урында Нәҗмиев Айназ, 3 урында Габдрахимов Айзат. Кашапова Илзирә, Хаитова Нурбану, Гимаева Илүзәләр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
9 класста - телдән иң тиз исәпләүче Исламова Зәринә, 2 урында Калимуллин Илнар, 3 урында Гәлләмова Ләйсән булды.
5 класстан 3 укучы, 6 класстан 4 укучы, 8 класстан 1 укучы олимпиадаларда булу сәбәпле бу конкурска катнаша алмадылар.
8 класс укучылары кроссворд һәм сканвордлар төзеделәр, иң яхшы сканворд төзүче Хаитова Нурбану булды.
29 ноябрь көнне физика укытучысы Сәлимә апа әзерләгән “Сильное звено” интеллектуаль уены булды. Укучылар математика, физика, астрономия фәннәре буенча 3 тур дәвамында төрле сорауларга җавап бирделәр. Җиңүче булып 8 класс укучысы Габдрахимов Айзат калды. Соңыннан Сәлимә апа төрле-төрле кызыклы тәҗрибәләр эшләп күрсәтте. Кичә укучыларга да, укучыларга бик ошады.
28 ноябрь көнне Сәфәр мәктәбендә “Математик карусель” конкурсы булып узды, безнең мәктәптән бу конкурска 6 класстан Наил һәм Фаил Мөфтиевлар, 5 класстан Саматова Сөмбел катнаштылар.
Шулай ук атналыкның дәвамы булып информатика фәне буенча “Урок цифры” Бөтенрәсәй акциясендә катнашу да күздә тотыла.
Атналыкның олимпиадаларның иң тыгыз вакытында булуы сәбәпле, 5-6 класслар арасындагы математик кичәнең вакыты үзгәрде.
К списку новостей













