Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Байсаровской школы
Каз өмәсе
Опубликовано: 30.11.2018Бүген мәктәптә балаларны татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" йоласы белән таныштыру, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру максатыннан "Каз өмәсе-авыл бизәге" дигән бәйрәм уздырылды. Балалар татар халык уеннарын бик яратып уйнадылар, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр. Авыл халкы элек-электән күп көч сорый торган эшләрне ирекле рәвештә җыелышып, күмәкләшеп башкарган. Күп каз асраган гаиләләрдә каз өмәсен оештыруны тормыш үзе таләп иткән. Өмәдә барыннан да элек кызларның уңганлыгы сыналган. Булачак кайнаналар үзләренә ошаган кызларны шунда билгеләп куйганнар. Борынгы әби-бабаларыбыз казларны бик яратканнар. Күргәнебезчә, каз өмәсе авыл тормышының бер бизәге. Бу гадәтебез яшь буынга кире әйләнеп кайтыр дип ышанасы килә.
К списку новостей













