Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
«Укытучы һәм остаз” елы 23.03.2023

«Укытучы һәм остаз” елы уңаеннан мәктәбебездә “Туган якны өйрәнү ” музее җитәкчесе Хәйриева Л. укучылар белән авылыбыз тарихына багышланган проект эшли башлады. Биредә укучылар җитәкчеләре белән берлектә авылыбызның тарихи урыннарын барлау һәм материал җыю белән шөгыльләнәләр.
-
“Укытучылар һәм остазлар” елы 23.03.2023

Мәктәбебез директоры Рамил Җәмигънур улы җитәкләгән “Сәнгатьле сөйләм” түгәрәгенә йөрүче укучылар район, республика конкурсларында бик актив катнашалар һәм җиңү яулыйлар.
Җитәкчебез узе дә сынатмый.
-“Ел җитәкчесе- 2021” исеменә лаек мәктәп җитәкчесе.
-Шакиров Әхсән Шакировович исемендәге премия лауреаты “За инициативу, творчество и применение в работе современных форм и методов организации труда”, 2021 ел
-Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар, белем бирү йортларына ярдәм” Гранты иясе, Республика бәйгесе җиңүчесе мәктәп җитәкчесе, 2021 ел
-ПАО “Татнефть” Гранты җиңүчесе, 2021 ел
-ПАО “Татнефть” Гранты җиңүчесе, 2022 ел
-Туган телдә белем бирүче укытучыларның проект республика конкурсы, Грант, 2022 ел
-“Цветаева укулары” регионара конференция, I дәрәҗә диплом, 2022 ел
-М.Җәлил исемендәге “Шагыйрь һәм музыка ”II халыкара фестивале җиңүче укучы “Рәхмәт хаты”, 2023 ел
-Җәлил укулары халыкара әдәби бәйге , I дәрәҗә диплом, 2023 ел
-Эльвира Ибраһимова исемендәге “Җаным һаман сезнең янда яши” Республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесе, I дәрәҗә диплом, 2023 ел
-
“Мәктәп тарихы” 23.03.2023

“Укытучылар һәм остазлар” елы уңаеннан “Мәктәп тарихы” акциясенә без дә кушылдык. Мәктэбебезнең туган якны өйрәнү музеенда мәктәп тарихы бүлеге бар, биредә мәктәбебез тарихы турында бай мәгълүмәт тупланган.
К акции “История школы“, посвященной году “Учителя и наставники", присоединились и мы. В школьном краеведческом музее есть отдел истории школы, где собрана богатая информация об истории школы.
-
Поздравляем! 23.03.2023

22 март көнне башлангыч класс укучылары рус теле фәне буенча олимпиадада катнашты. Безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Ганиева Регина призер булды. Укытучысы: Насирова Г.Р. Котлыйбыз!
22 марта учащиеся начальных классов приняли участие в олимпиаде по русскому языку. Ученица 4 класса нашей школы Регина Ганеева стала призером. Учитель: Насырова Г. Р. Поздравляем!
-
23 март - Изге Рамазан ае мөбарәк булсын! 23.03.2023

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Аллаһның рәхмәте белән изге Рамазан айларын каршыларга насыйп булды. Рамазан – йөрәкләрнең пакъләнү, хәерле фикерләр, изге гамәлләр ае.
Ел саен без Рамазан аеның башлануын зарыгып көтәбез. Рамазанга ирешкәч, Аллаһы Тәгаләбезгә ихластан шөкранә кылабыз. Яхшылыкка өметебезне баглап, ураза тотып чыгарга Аллаһтан көч-куәт сорыйбыз.
Рамазан ае көннәре – үзенчәлекле вакыт. Бу айда безгә яхшы якка үзгәреп китәргә, күңелебездә шәфкатьлелек нурын уятырга форсат бирелә. Ураза – әхлак мәктәбе ул, сабырлыкка, башкаларны ихтирам итүгә, бүтәннәрнең хәлен аңлауга, мәрхәмәтле булуына өйрәтә торган мөгәллим ул. Ураза шәхесне көчле булырга, ихтыяр көченә ия булырга өйрәтә.
Ураза ул ашау-эчүдән тыелу гына түгел, ураза тоткан һәрбер секунд өчен Аллаһтан әҗер алырга мөмкинчелек бирелә. Бу үзенчәлек уразаны башка нигъмәтләрдән аерып тора.
Аллаһы Тәгалә безгә бу айны ураза тотып, гыйбадәт, изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп итсен, безгә бу олы эшне башкарып чыгарга көч-куәт бирсен. Безне гөнаһ кылудан сакласын.
Ураза ае мөселман җәмәгатьчелегенең берләшүенә сәбәп булса иде, Рамазан җитүе белән дөньяда фетнәләр бетсә иде, бөтен явызлык һәм яманлык үткәндә калып, безгә якты киләчәктә гомерләребезне үткәрергә насыйп булса иде. Амин!
Уразаның һәрбер көне сезгә һәм якыннарыгызга Аллаһның рәхмәтен, бәрәкәтен китерсен. Галәмнәрне юктан бар кылучы, гөнаһларны гафу итүче, мәрхәмәтле Аллаһы Тәгаләбез бөтен дога-теләкләребезне кабул итсен, барчабызга ике дөньяның бәхетен, сәгадәтен насыйп вә мөәссәр итсен. Амин! -
Туган тел-татар теле укытучыларының төбәкара семинары 20.03.2023

17 март көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел-татар теле укытучыларының төбәкара семинары гамәлләштерелде. Ул “Заман шартларында милли тәрбия бирү” исеме белән үтте. Тәҗрибә уртаклашу һәм туплау чарасына Тукай, Минзәлә, Мөслим һәм Башкортостан Республикасының Бакалы, Илеш һәм әлбәттә, үзебезнең районнан филологдар җыелган иде.Семинар Байсар мәктәбенең тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен туплаган, чал тарихлы музее белән танышудан башланып китте.Кунакларыбыз ачык дәрес,проект яклау кебек чараларда катнашты. Соңыннан укучылар тарафыннан әзерләнгән бик матур эчтәлекле мәдәни программа кысаларында әзерләнгән – танылган драматург Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карап үттеләр.
Укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү- дәүләтебезнең мәгариф учреждениеләре алдына куйган мөһим бурычы. Милли белем,милли тәрбия дә моңа ачыктан-ачык тоташ.
17 марта на базе МБОУ "Байсаровская ООШ" состоялся межрегиональный семинар учителей родного языка-татарского языка. Он прошел под названием «Национальное воспитание в современных условиях". На мероприятие были приглашены филологи из Тукаевского района, Мензелинска, Муслюмовских и Бакалинских, Илишевских районов и, конечно же, с нашего района. Семинар начался с знакомства с историческим музеем, собравшим историю, прошлое и настоящее Байсаровской школы. Наши гости приняли участие в таких мероприятиях, как открытый урок, защита проекта. Затем состоялся показ спектакля “Сүнгән йолдызлар” известного драматурга Карима Тинчурина, подготовленного учащимися в рамках насыщенной культурной программы.
Подготовка учащихся к труду, к жизни, качественное образование - важная задача, которую ставит перед образовательными учреждениями наше государство. И национальное образование, и национальное воспитание явно связаны с этим.
-
Инглиз телендә сөйлибез һәм җырлыйбыз!/Говорим и поем по английски! 20.03.2023

Бакчабызның зурлар төркеме балалары белән инглиз телендә матур җырлар һәм шигырьләр ойрәндек. Безгә бу эшчәнлекне алып баруда мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Эльвира Даннур кызы зур ярдәм күрсәтә. Быел да районда уздырылган конкурста катнашып төркем белән җырлаган җыр өчен 1 урын алдык. Назмеева Зәкия җыр өчен 2 урын, Мухамедярова Алинә шигырь сөйләп 2 урынга лаек булдылар./ В этом учебном году наши дети участвовали в конкурсе "Говорим и поем по английски". Мы заняли 1 место за групповую песню, Назмеева Закия - 2 место за песню соло, Мухамедьярова Алина за стихотворное произведение - 2 место.Благодарим за помощь в подготовке к конкурсу нашу учительницу Эльвиру Даннуровну.
-
"Мин намаз укырга яратам!" 20.03.2023

"Мин намаз укырга яратам!" дип исемләнгән районкүләм дини бәйгедә мәктәбебездән Садриева Язгөл 1 урынга, Шәкүров Тимерхан 3 урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз аларны!
-
Детский телефон доверия 14.03.2023

Детский телефон доверия за последние годы стал одной из привычных и необходимых служб психологической помощи детям в нашей стране. Психологи, готовые ответить на звонок ребенка в любое время дня и ночи, спасли не один десяток жизней и помогли решить множество проблем детей и их родителей. Детский телефон доверия - полностью анонимная служба. Вы имеете право сохранить в тайне имя и любую другую информацию, которую не захотите открывать.
Балалар ышаныч телефоны соңгы елларда безнең илдә балаларга психологик ярдәм күрсәтүнең гадәти һәм кирәкле хезмәтләренең берсе булды. Психологлар, баланың шалтыратуына көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында җавап бирергә әзер, дистәдән артык кешенең гомерен саклап калганнар һәм балаларның һәм аларның ата-аналарының күп проблемаларын хәл итәргә ярдәм иткәннәр. Балалар ышаныч телефоны-тулысынча аноним хезмәт. Сез исемегезне һәм ачарга теләмәгән башка мәгълүматны сер итеп сакларга хокуклы.
-
«Моя инициатива» 13.03.2023

На базе муниципального бюджетного учреждения дополнительного образования "Центр детского творчества» завершился зональный этап республиканского конкурса реализованных социальных проектов «Моя инициатива».
По итогам конкурса проект ученика 9 класса Кадыйрова Ильназа занял 3 место! Руководитель: Хайриева Л.Г. Поздравляем!
"Балалар иҗаты үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе базасында «Минем инициативам»гамәлгә ашырылган социаль проектлар республика конкурсының зона этабы тәмамланды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныф укучысы Кадыйров Илназ проекты 3 нче урынны алды! Җитәкче: Хәйриева Л. Г. Котлыйбыз!













