Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Лачын Боз сараенда кунакта 17.09.2024

Уку елы башлану белән Байсар мәктәбе укучылары сәламәтлек дәресе оештырып, Актаныш үзәгендәге "Лачын" Боз спорт сараена экскурсиягә барып кайттылар. 1 сәгать физкультура дәсенен тимераякларда үткәреп организмнарына ял бирделәр, кышкы мәктәп яны боз катогына кадәр күнекмәләрне яңарттылар.
С началом учебного года учащиеся Байсаровской школы организовали урок здоровья и совершили экскурсию в Ледовый дворец спорта "Лачын" в центре Актаныша. 1 час физкультуры провели на коньках, дали организму отдохнуть, возобновили тренировки до зимнего школьного ледового катка.
-
Точка роста/Үсеш ноктасы 15.09.2024

С 14 сентября начал функционировать центр образования естественно-научной и технологической направленностей «Точка роста» на базе МБОУ «Байсаровская ООШ» Актанышского муниципального района Республики Татарстан. После торжественного слова директора школы Салахова Р.З. учащиеся с учителем физики Якуповой С.Б. продемонстрировали работу в цифровых лабораторных пособиях.
14 сентябрь көненнән “Мәгариф”илкүләм проектның “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Актаныш муниципаль районы Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Үсеш ноктасы” табигый - фәнни юнәлештәге ресурс үзәге эшчәнлеген башлап җибәрде.Тантаналы сүз белән мәктәп директоры Салахов Рамил Җәмигънур улыннан соң, физика укытучысы Якупова С.Б. һәм укучылар “Үсеш ноктасы“ үзәгенә кайткан электрон лаборатория кулланмаларында эшләп күрсәттеләр.
-
Хезмәте ачы булса, җимеше татлы 05.09.2024

Җәй көне мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрне алу вакыты да җитте. Көннәр матур булудан файдаланып, мәктәп коллективы бәрәңге алырга туктадылар. Уңышны сатудан кергән акча укучыларга төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларны бүләкләүгә тотылачак.
Пришло время убрать овощи, выращенные на школьном огороде. Пользуясь благоприятными погодными условиями, коллектив школы остановился на уборке картофеля. Вырученные от продажи урожая средства пойдут на поощрение учащихся, победивших в различных конкурсах и олимпиадах.
-
Тренировки по эвакуаөии/Эвакуация өйрәнүләре 05.09.2024

5 сентября в школе прошли антитеррористические учения по разработке комплексного сценария деятельности учащихся, сотрудников образовательных организаций и сотрудников охраны при террористической угрозе. Эвакуируемые школьники уложились в срок. Все мы хотим, чтобы учебный год прошел без всяких забот, чтобы Эвакуация осталась только на учениях.
5 сентябрьдә мәктәптә террорчылыкка каршы укучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре һәм террорчылык куркынычы янаганда сак хезмәткәрләре эшчәнлегенең комплекслы сценариен эшләү буенча террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды. Эвакуацияләнүче укучылар вакытка сыешты. Уку елы бернинди кайгы-хәсрәтсез үтсә иде, Эвакуация бары тик өйрәнүләрдә генә калсын иде дигән теләктә барыбыз да.
-
День Знаний/ Белем бәйрәме 02.09.2024

2 сентябрь көнне республикабыз мәктәпләрендә Белем бәйрәме булып узды. Байсар мәктәбе дә үзенең 52 укучысын тәүге кыңгырау чыңлавы белән каршы алды. Килгән кунаклар аларга белем алуда түземлелек, ихтыяр көче, зиһен теләде. Җәй көне амбар алдында хезмәт куйган егет-кызлар акчалата премияләр белән бүләкләнде.
2 сентября прошел День знаний в школах нашей республики. Свои 52 учащихся школа встретила с первым звонком. Гости поңелали учаәимся в получении образования терпения, силу воли, разум. Работавшие ребята в летних каникулах были награждены денежными премиями.
-
Белем көне/День знаний! 02.09.2024

Нәни дустым, бәйрәм белән
Сине кояш та котлый
Ал нурларын сибә-сибә
Ул янәшәңнән атлый.Балалар бакчасы - серле дөнья
Белем эстәргә дәшә,
Тәрбияче апаң – терәк
Булыр һәрчак янәшә! -
Мәгариф һәм фән министрлыгының "Күкрәк билгесе" 01.09.2024

За многолетний добросовестный труд заместитель директора по учебной работе Байсаровской школы Муфтиева Гульнара Абулгасовна награждена "Нагрудным знаком" Министерства образования и науки Республики Татарстан. Желаем дальнейших успехов.
Байсар мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Мөфтиева Гөлнара Әбелгас кызы күп еллар күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының "Күкрәк билгесе" белән бүләкләнде. Алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Якташыбыз- халык язучысы 27.05.2024

Якташыбыз Вахит Имамовка Татарстан республикасы халык язучысы исеме бирелде. Язучы, публицист Вахит Имамов 1954 елның 18 мартын-да Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфаларын башкара. 1975—1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли. 1982 елда Вахит Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, 2005 елга кадәр шуның баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан 2016 елга хәтле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли. 2005 елда Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналының баш мөхәрире.
Бүгенге көндә «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире.
Бүләкләре:
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1995 ― Гаяз Исхакый премиясе
- 2014 ― «Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек дип табылды.
- 2022 ― Илдар Юзеев премиясе
- 2024 ― «Татар милләтенә күрсәткән олуг хезмәтләре өчен» халыкара медале (Бөтендөнья татар конгрессы)
-
Театр яктылыкка илтә/ Театр - лучик искусства 26.05.2024

Г.Тукайның туган көне уңаеннан мәктәп белән берлектә, бакчабыз балалары әти - әниләргә "Кәҗә белән Сарык " әкиятен сәхнәләштерделәр.\ В честь дня рождения великого поэта Г.Тукая воспитанники нашего деткого сада вместе с учениками показали открытое представление "Кәҗә белән сарык" нашим родителям.
-
Соңгы кыңгырау/ Последний звонок 25.05.2024

Бүген 25 май көнне республикабыз мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Байсар мәктәбенең 9 классын тәмамлаучы 10 укучы учен дә соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, зур тормыш юлына аяк басуларын телибез!













