Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Зарница/Аҗаган 21.02.2025

Традициягә әйләнгән “Аҗаган” уены быел үз югарылыгында узды. Бәйгегә Сәфәр, Чуракай, Аккүз, Байсар командалары да катнашты. 5 команда арасында бик кызыклы ярышлар булды. Укытучыларыбыз- М.Х Марданов һәм Ә.Ф.Флунов, һәр төргә җаваплы укытучылар куеп, мавыктыргыч хәрби уеннар керткән. Чараның тантаналы өлешендә катнашкан “Эконом ”хуҗалыгы директоры А.З.Кәримов, Авыл башлыгы И.Х.Ахатов, Тәкмәк авылы депутаты Р.В.Галимуллин балаларга үзләренең армиядә ничек хезмәт итүләре турында сөйләде. Район хәрби коммиссариатыннан килгән бүлек җитәкчесе Нафиков Рүзил Фатих улы, “Аҗаган ”уенының бик әһәмиятле булуын һәм Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияләвен әйтте. Кунакларыбыз балаларны туган илебезне сакларга, якларга чакырдылар. Байсар мәктәбе укучылар командасы быел да 1 урынны яуладылар. Котлыйбыз!
Традиционная игра” Зарница " в этом году прошла на высоком уровне. В конкурсе приняли участие команды Сафарово, Чуракаево, Аккузево, Байсарово. Были очень интересные соревнования среди 5 команд. Наши учителя-М. Х. Марданов и А. Ф. Флунов-ввели увлекательные военные игры, поставив ответственных учителей на каждый вид занятий. Присутствовавшие на торжественной части директор ООО “Эконм ”А. З. Каримов, глава сельского поселения И. Х. Ахатов, депутат деревни Такмаково Р. В. Галимуллин рассказали ребятам о своей службе в армии. Начальник отдела районного военного комиссариата Нафиков Рузиль Фатихович отметил, что игра “Зарница ” очень важна и воспитывает такие качества, как гордость за Родину, любовь к Родине, мужество, честь, единство, героизм. Наши гости призвали детей беречь и защищать Родину. Команда Байсаровскойө школы заняли 1 место!
-
"Йолдызлык - 2025" / "Созвездие - 2025" 20.02.2025

Йолдызлык - 2025 бәйгесенә безнең балалар бакчасы зур тырышлык куеп әзерлдәнде. Сайлап алу турыннан үтеп күмәк бию- "Катюша", татар халык биюе "Түбәтәй" лаеклы 2 урын, "Чистюли" күмәк биюе лаеклы 3 урын яулады. Набиева Ясинә, ганиев Габдулла конферанс бәйгесендә 2 урын, Ганиев Габдулла нәфис сүз бәйгесендә 3 урын, Мурзина Зифа нәфис сүз бәйгесендә 2 урын яуладылар. Гомуми авыл балалар бакчалары арасында Байсар балалар бакчасы 3 урынга лаек булды. Алда да уңышларыбыз күп булсын. / В конкурсе "Созвездие - 2025" наш детский сад занял почетное 3 место. Желаем нашим детям больших творческих успехов!
-
Поздравляем победителей/ Җиңүчеләрне котлыйбыз 20.02.2025

На VII Международный литературный конкурс "Джалильские чтения" поступило 40 тысяч заявок из разных регионов страны. В номинации "Джалиль на татарском языке" ученица 8 класса Хайбрянова Рузалина и ученица 8 класса Салахова Тансылу заняли 2 место. Им были вручены диплом и денежное вознаграждение в размере 7 тысяч рублей. Поздравляем!
"Җәлил укулары" VII халыкара әдәби бәйгесенә илебезнең төрле төбәкләреннән 40 мең гариза кергән. "Җәлил татар телендә" номинациясендә катнашып мәктәбебезнең 8 класс укучысы Хайбрянова Рузалина һәм 8 класс укучысы Салахова Таңсылу 2 урынга лаек дип табылдылар. Аларга диплом һәм 7 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Котлыйбыз!
-
"Допризывник" 20.02.2025

Сегодня ребята из 9 класса нашего района приняли участие в районном спортивном соревновании "Допризывник". Соревнования включают в себя такие виды спорта как подъем туловища на турнике, разборка-сборка автомата, лыжные гонки и дают результаты с определением мест в личном первенстве и среди команд. Наши ребята, участвуя в этих соревнованиях, показали свою готовность служить в армии.
Бүген районыбызның 9 класс егетләре "Допризывник" дип исемләнгән район спорт ярышында үзләрен сынады. Бәйге турникта күтәрелү, автомат сүтеп-җыю, чаңгыда ярышу кебек спорт төрләрен үз эченә алып, шәхси беренчелектә һәм командалар арасында урыннар билгеләнү белән нәтиҗәләрне бирә. Безнең егетләребез дә әлеге ярышларда катнашып, үзләренең армия сафларына әзер булуларын күрсәттеләр.
-
Джалильские чтения/Җәлил укулары бәйгесе 19.02.2025

19 февраля в Казани в здании театра Г. Камала состоялось подведение итогов VII Международного литературного конкурса "Джалильские чтения". Директор школы Рамиль Замигнурович был удостоен жюри 2 места. Награжден дипломом и денежным призом в размере 7 тысяч рублей. Поздравляем!
19 февраль көнне Казан шәһәренең Г.Камал театры бинасында "Җәлил укулары" VII халыкара әдәби бәйгесенә йомгак ясалды. Мәктәбебез директоры Рамил Җәмигнур улы жюри тарафыннан 2 урынга лаек дип табылды. Диплом һәм 7 мең сум күләмендә акчалата бүләк белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Уголок библиотекаря/ китапханәче почмагы 17.02.2025

В рамках патриотического месячника в Байсаровской школьной библиотеке был создан уголок, посвященный 80-летию Великой Победы Библиотекарь Насырова Гульшат Рафисовна провела мероприятие с читателями, посвященное герою-поэту Мусе Джалилю. Ученики и сами принимали активное участие: охотно озвучивали произведения поэта. Мероприятие было очень интересным и познавательным.
Патриотик айлык кысаларында Байсар мәктәбе китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган почмак булдырылып, китапханәче Насирова Гөлшат Рафисовна укучылар белән, Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, чара үткәрде. Укучылар үзләре дә бик актив катнашты: шагыйрьнең әсәрләрен бик теләп яңгыратты. Чара бик кызыклы һәм тәрбияви булды.
-
Радиода безекеләр! 17.02.2025

17 февраль көнне Байсар мәктәбе укучылары һәм тәрдия эшләре буенча директор урынбасары Мурзина Эльвира Даннур кызы Актаныш радиосында кунакта булып, оборона-масса айлыгында патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшләнгән эшләр, ирешкән уңышлар һәм башкарылачак чаралар турында әңгәмә кордылар. Төрле бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән укучылар үзләренең шигырьләрен сөйләде, ә радиотыңлаучылар укучыларга теләкләрен җиткереп, алга таба да уңышлар теләде.
-
90 яшьлек юбилей! 15.02.2025

Бүген озак еллар Байсар мәктәбендә Басыров Миргалим Гыйлем улы белән кулга-кул тотынып завуч булып эшләгән Гарифуллина Рәсимә апаның туган көне. Аны 90 яшьлек юбилее белән мәктәбебез директоры Рамил Җәмигнур улы да котлап, өйләрендә булды. Рәсимә апа белән хезмәт куйган еллар хатирәләрен искә алып, бүгенге көн сулышы турында әңгәмә кордылар, апага саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп, олуг юбилее белән котлады.
-
Открытый урок/Ачык дәрес 15.02.2025

В школе продолжаются открытые уроки. Сегодня в 8 классе учитель татарского языка Рамиль Замигнурович показал открытый урок по литературе. Произведение Г. Кутуя "Неотосланные письма" и по сей день остается очень актуальным и вносит большой вклад в сохранение у читателей семейных ценностей. Ребята попробовали себя и в роли Галии, Искандера. Урок прошел успешно. Руководитель методического объединения Гульнара Абулгасовна проанализировала урок и высказала свое положительное отношение к уроку.
Мәктәптә ачык дәресләр дәвам итә. Бүген мәктәбебезнең татар теле укытучысы Рамил Җәмигнур улы 8 классларда әдәбият фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Г.Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре бүгенге көндә дә бик тә актуаль булып, укучыларда гаилә кыйммәтләрен саклауда зур өлеш кертә. Укучылар үзләрен Галия, Искәндәр ролендә дә сынап карадылар. Дәрес бик уңышлы үтте. Методик берләшмә җитәкчесе Гөлнара Абелгасовна дәресне анализлап, дәрескә карата уңай сүзләрен җиткерде.
-
Наш профсоюз!/ Безнең профсоюз 14.02.2025

Сегодня в администрации состоялось подписание соглашения по социальному регулированию между исполнительным комитетом Актанышского муниципального района, «Управлением образования» и Советом профсоюзных организаций Актанышской территориальной организации Общероссийского Профсоюза работников образования.
В ходе заседания были заслушаны выступления председателей первичных профсоюзных организаций, а также состоялась церемония награждения.
Бүген район хакимиятендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты, «мәгариф идарәсе» һәм Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Актаныш территориаль оешмасы профсоюз оешмалары советы арасында социаль җайга салу буенча килешү имзаланды.
Утырыш барышында беренчел профсоюз оешмалары рәисләренең чыгышлары тыңланды, шулай ук бүләкләү тантанасы булды.













