Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 613 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 63 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
XV Г.Тукай исемендәге нәфис сүз конкурсында җиңү /Победа на районном этапе XV Республиканского конкурса художественного слова имени Г.Тукая. 10.11.2025

XV Габдулла Тукай исемендәге республикакүләм Бөек Ватан сугышы һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган нәфис сүз конкурсының район этабында 9 нчы сыйныф укучысы Насыйрова Ильвина җиңүче булды. Укучыны бәйгегә әзерләгән укытучысы - Галиева Ленара Рафаил кызы. Котлыйбыз! Ильвинага һәм укытучысына киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез!
На районном этапе XV Республиканского конкурса художественного слова имени Габдуллы Тукая, посвящённого 80-летию Победы в Великой Отечественной войне, ученица 9 класса Ильвина Насыйрова стала победителем. Педагог, подготовивший участницу -Ленара Рафаиловна Галиева. Поздравляем! Желаем Ильвине и её наставнику дальнейших творческих успехов и новых достижений!
-
III Республика Яруллин педагогик укуларында зур җиңү! /Победа на III Республиканских Яруллинских педагогических чтениях! 07.11.2025

III Республика Яруллин педагогик укуларында катнашып, Әмирова Алсу Әнфәс кызы һәм Әмирҗанова Әлфирә Миргалим кызы видеороликлар номинациясендә 1 нче урын яуладылар! Котлыйбыз! Иҗади уңышларыгыз күп булсын, киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!
На III Республиканских Яруллинских педагогических чтениях Алсу Анфасовна Амирова и Альфира Миргалимовна Амирянова завоевали 1-е место в номинации “Видеоролики”! Поздравляем вас! Желаем дальнейших творческих успехов и новых побед!
-
Күңелле һәм файдалы сәяхәт: “Белем” музее, Г. Камал театры һәм Иске Татар бистәсе / Полезная и вдохновляющая поездка: музей «Белем», Новое здание театра им. Камала и Старо-Татарская слобода 05.11.2025

Бүген коллективыбыз белән башкалабызның иң әһәмиятле урыннарына сәяхәт кылып кайттык. Без “Белем” музеенда, Г.Камал театрының яңа бинасында һәм Иске Татар бистәсендә булдык. Сәяхәтебезнең беренче тукталышы — “Белем” музее. Музейдагы уникаль экспозицияләр, интерактив мәйданчыклар безгә тарих, белем һәм мәдәният дөньясын яңа яктан ачты. Монда шулай ук безнең педсовет узды — иҗади, нәтиҗәле һәм команданы тагын да берләштерә торган форматта. Алга таба без Г.Камал театрының яңа бинасы белән таныштык. Заманча архитектура, үзенчәлекле заллар һәм иҗади мохит һәркемне сокландырды. Бу көн безнең өчен куңелле дә, белемле дә, кирәкле дә булды.
Сегодня наш коллектив совершил насыщенную и яркую поездку по знаковым местам столицы. Мы посетили музей «Белем», новое здание театра им. Г. Камала, а также Старо-Татарскую слободу. Первой точкой маршрута стал музей «Белем», где мы познакомились с уникальными экспозициями и современными интерактивными форматами. Прямо в музее состоялось наше педагогическое совещание, которое прошло в творческой и очень продуктивной атмосфере. Следом мы побывали в новом здании театра имени Г.Камала, где смогли оценить архитектуру, сценические возможности и атмосферу пространства. Эта поездка стала для нас и приятной, и очень полезной — одновременно отдыхом, развитием и источником вдохновения.
-
Хокук бозулар профилактикасы» темасына очрашу / Встреча на тему «Профилактика правонарушений» 21.10.2025

Бүген мәктәбебездә 5–6 нчы һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен мөһим профилактик очрашу узды. Әңгәмәдәшләребез - балигъ булмаганнар эшләре һәм җәмәгать тәртибе секторының әйдәп баручы белгече Айзат Талгатович Муллаяров, ПДН инспекторлары Илизә Камиловна Хасанова һәм Алеся Иршатовна Нурисламова. Очрашу барышында укучыларга хокук бозулар профилактикасы, шәхси куркынычсызлык, үз гамәлләрең өчен җаваплылык, интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлаешлы һәм файдалы мәгълүмат бирелде. Белгечләр балаларга мисаллар китереп сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр һәм киңәшләрен җиткерделәр. Укучылар әлеге очрашудан күп мөһим нәтиҗәләр ясады һәм үзләренең иминлеге турында уйланырга этәргеч алды.
Сегодня в нашей школе состоялась важная встреча для учащихся 5–6 и начальных классов. Гостями стали ведущий специалист сектора по делам несовершеннолетних и общественного порядка Айзат Талгатович Муллаяров, а также инспекторы ПДН Илиза Камиловна Хасанова и Алеся Иршатовна Нурисламова. Специалисты рассказали ученикам о профилактике правонарушений, правилах личной безопасности, ответственности за свои поступки, правильном поведении в интернете и способах избегания опасных ситуаций. Ребята получили ответы на свои вопросы и услышали ценные советы. Встреча прошла познавательно и помогла учащимся задуматься о важности безопасного и ответственного поведения.
-
Китапханәче көне: хөрмәт, ихтирам һәм күңелле очрашу /День библиотекаря: уважение, благодарность и тёплая встреча. 17.10.2025

17 нче октябрь көнне мәктәбебез китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре көне уңаеннан җылы һәм күңелле чара узды. Чараны башлангыч сыйныф укытучысы Фәнисә Таһир кызы укучылары белән берлектә китапханәче Нурсия Мулланур кызы алып барды. Кунак буларак ветеран китапханәчеләребез – Рамилә Рамазан кызы һәм Әлфисә Сәлах кызы чакырылды. Алар үзләренең күпьеллык тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укучылар тарафыннан китапханәчеләргә багышланган шигырьләр һәм җырлар башкарылды, сораулар бирелде, матур теләкләр яңгырады. Китапханәчеләр исә, үз чиратында, балаларга киңәшләрен һәм теләкләрен җиткерделәр. Чара кысаларында “Гомер сукмаклары” исемле китап күргәзмәсе дә оештырылды.
17 октября в библиотеке нашей школы прошло тёплое мероприятие, посвящённое Дню библиотечных работников. Чествование организовали учитель начальных классов Фаниса Тагировна вместе со своими учениками и библиотекарь нашей школы Нурсия Муллануровна. На встречу были приглашены ветераны библиотечного дела - Рамиля Рамазановна и Альфиса Салаховна. Они поделились опытом, воспоминаниями и искренней любовью к своей профессии. Учащиеся подготовили для библиотекарей стихи и песни, задали интересующие вопросы и высказали добрые пожелания. В ответ библиотекари дали детям свои напутствия и советы. В завершение мероприятия была оформлена книжная выставка под названием «Тропы жизни».
-
Футбол турниры -көчле дуслык һәм җиңү рухы! / Турнир по футболу - праздник силы, дружбы и командного духа! 15.10.2025

Мәктәбебездә 8 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Татарстанның Атказанган укытучысы Мәхәсим Миркасыйм улы исемендәге мәктәпкүләм футбол турниры узды. Ярышларда 5-8 сыйныф укучылары катнашты, һәр уен чын бәйрәм рухында узды! Һәр команда җиңү өчен көрәште, әмма иң мөһиме - дуслык, ихтирам һәм спорт рухы җиңде! Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
5–6 сыйныфлар арасында:
1. 6А сыйныфы
2. 5Б сыйныфы
3. 6Б сыйныфы.
7–8 сыйныфлар арасында:
1. 8Б сыйныфы
2. 8Т сыйныфы
3. 8А сыйныфы
С 8 по 15 октября в рамках проекта "Футбол в школе" прошёл футбольный турнир среди 5–8 классов, посвящённый заслуженному учителю Татарстана Махасиму Миркасимовичу. Игры прошли в атмосфере азарта, поддержки и честной борьбы! Каждый матч стал настоящим спортивным событием, а команды показали волю к победе и взаимное уважение.
Итоги турнира:
Среди 5–6 классов:
1. 6А класс
2. 5Б класс
3. 6Б класс
Среди 7–8 классов:
1. 8Б класс
2. 8Т класс
3. 8А класс
Поздравляем победителей и благодарим всех участников за красивую игру! #футболвшколе
-
«Йөрәктән йөрәккә» хәйрия акциясе / Благотворительная акция «От сердца к сердцу» 11.10.2025

Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары, укучылары һәм ата-аналары «Йөрәктән йөрәккә» исемле хәйрия ярминкәсе уздырдылар. Җыелган акчаларга мәктәп директоры Мансуров Альберт Мирхәт улы җитәкчелегендә хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм җибәрелде. Ярдәмне Юнармия отряды «Яшьлек» үзәге волонтёрлары аша тапшырдылар. Алынган рацияләр, җылы әйберләр һәм кирәк-яраклар - барысы да безнең батыр егетләргә ярдәм булачак. Илгә хезмәт итүче барлык егетләребезгә тыныч хезмәт һәм исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез!
Учителя, ученики и родители "Актанышской СОШ №1" провели благотворительную ярмарку под названием «От сердца к сердцу». На собранные средства школа во главе с директором Альбертом Мирхатовичем Мансуровым передала гуманитарную помощь участникам специальной операции. Передачей груза занимались волонтёры юнармейского отряда через молодёжный центр «Яшьлек». Собранные рации, тёплые вещи и необходимые предметы отправились к нашим защитникам. Пусть все они вернутся домой живыми и здоровыми!
-
Уполномоченный по правам ребенка в Республике Татарстан/Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
06.10.2025
Захарова Светлана Михайловна
Уполномоченный по правам ребенка в Республике Татарстан
Адрес: 420015, г. Казань,ул. К. Маркса, д. 61
электронный адрес: rt.deti@tatar.ru
интернет-приемная: https://rtdety.tatarstan.ru/
График личного приема граждан Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан: по вторникам с 14.00 до 18.00 (по предварительной записи по тел. (843) 236-61-64).
График приема граждан сотрудниками Аппарата: каждую среду с 9.00 до 18.00.
-
Укытучылар көне - хөрмәт һәм шатлык көне / День учителя - день признания и радости 06.10.2025

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кысаларында укытучыларыбыз югары бүләкләр белән билгеләп үтелде. «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе белән — Ямалов Филарис Фәнис улы, «Мактулы остаз» билгесе белән - Әхмәтҗанова Айсылу Занил кызы, Нургалиева Линеза Мәрвән кызы, «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән отличнигы» билгесе белән - Галиева Ленара Рафаил кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән - Әхмәтдинова Гөлнара Гранит кызы, Гыймадиева Миләүшә Илдус кызы бүләкләнделәр! Җиңүчеләребезне һәм юбилярларыбызны ихлас котлыйбыз! Уңышлар, яңа үрләр һәм күңел тынычлыгы телибез!
В рамках празднования Дня учителя наши педагоги были отмечены почётными наградами: Нагрудным знаком «Отличник просвещения» — Филарис Фанисович Ямалов Знаком «Почётный наставник» — Айсылу Занилевна Ахметзянова, Линеза Марвановна Нургалиева, Знаком «Отличник образования и науки Республики Татарстан» — Линара Рафаиловна Галиева, Почётной грамотой Министерства образования и науки РТ — Гульнара Гранитовна Ахметдинова, Миляуша Илдусовна Гимадиева Поздравляем всех награждённых и юбиляров! Пусть вдохновение и успех всегда будут вашими спутниками!
-
«Безнекеләр» проекты / Проект «Наши выпускники» 02.10.2025

Мәктәбебездә «Безнекеләр» проекты кысаларында тәүге очрашу узды. Беренче кунагыбыз — мәктәбебезне тәмамлаган, бүгенге көндә районыбызда шәхси теш дәвалау клиникасында югары технологияләр кулланып эшләүче табиб Заманов Рәмис Әзһәр улы булды. Укучылар белән бик җылы, эчтәлекле очрашу үтте.
В рамках проекта «Наши выпускники» в школе состоялась первая встреча. Гостем стал Рамис Азгарович Заманов, выпускник нашей школы, сегодня — врач-стоматолог, работающий в частной клинике района, где применяются современные технологии. Встреча прошла в тёплой, дружеской атмосфере.










