Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 613 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 63 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Туган тел — милләтебезнең рухи байлыгы. / Родной язык — духовное богатство народа. 21.02.2026

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле — ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 21 февраль — Халыкара туган тел көне. Безнең телебез — матур, бөек тел, аның гасырлар аша килгән бай тарихы бар. Аның матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында ачык чагыла. Шушы уңайдан китапханәдә «Тел — белемнең ачкычы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. «Әйтеп бетер» уены кысаларында укучылар мәкальләр, сынамышлар әйттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. Шулай ук туган тел турында шигырьләр укылды.
Родной язык — это самое дорогое для каждого человека. Именно через родной язык мы чувствуем любовь к родной земле. Язык каждого народа — это его культура и историческое отражение. 21 февраля отмечается Международный день родного языка. Наш язык — красивый и великий, с многовековой историей. Его красота отражается в народных песнях и произведениях писателей. В библиотеке была организована книжная выставка под названием «Язык — ключ к знаниям». В рамках мероприятия прошла игра «Договори», где учащиеся вспоминали пословицы, приметы и отгадывали загадки. Также прозвучали стихи о родном языке."
-
Рус теле олимпиадасында уңышларыбыз! / Наши успехи на олимпиаде по русскому языку! 17.02.2026

Рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебез укучылары призлы урыннар яуладылар.
???? 7 нче сыйныф укучысы Каюмов Булат — призер.
(Укытучысы — Маликова Миләүшә Мәскап кызы)???? 8 нче сыйныф укучысы Гилязова Ясминә — призер.
(Укытучысы — Мугтазирова Әлфия Азат кызы)???? 11 нче сыйныф укучысы Тухватуллина Камилә — призер.
(Укытучысы — Гилязова Чулпан Тәлгать кызы) Укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!В финальном этапе республиканской олимпиады по русскому языку учащиеся нашей школы заняли призовые места.
???? Ученик 7 класса Каюмов Булат — призёр.
(Учитель — Маликова Миляуша Маскап кызы)???? Ученица 8 класса Гилязова Ясмина — призёр.
(Учитель — Мугтазирова Альфия Азатовна)???? Ученица 11 класса Тухватуллина Камиля — призёр.
(Учитель — Гилязова Чулпан Талгатовна). Поздравляем учащихся и педагогов с достойными результатами! Желаем дальнейших успехов и новых побед! -
Кышкы спартакиада нәтиҗәләре. / Итоги зимней спартакиады. 15.02.2026

Бүген көн дәвамында барган кышкы спартакиаданың нәтиҗәләре билгеле булды. Белем бирү учреждениеләре арасында:
???? 1 урын — «Батыр»
???? 2 урын — АСОШ №1
???? 3 урын — «Лачын»Мәктәбебез командасы 2 нче урын яулады. Чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да яңадан-яңа уңышлар телибез!
Сегодня стали известны итоги зимней спартакиады, проходившей в течение дня. Среди образовательных учреждений:
???? 1 место — «Батыр»
???? 2 место — АСОШ №1
???? 3 место — «Лачын». Команда нашей школы заняла 2 место. Искренне поздравляем! Желаем новых побед и дальнейших успехов -
Җәлил укулары» бәйгесендә җиңү! / Победа в конкурсе «Джалиловские чтения» 15.02.2026

Мәктәбебезнең 9Т сыйныф укучысы Ахмадишин Ранил «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесендә җиңүче булды. Аның җитәкчесе — Мисбахова Рәйлә Рафак кызы.
Укучыбызны һәм җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!
Ученик 9Т класса нашей школы Ахмадишин Раниль стал победителем Международного литературного конкурса «Джалиловские чтения». Его руководитель — Мисбахова Раиля Рафаковна. Поздравляем ученика и его наставника с заслуженной победой! Желаем дальнейших успехов!"
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган викторина. / Викторина, посвящённая творчеству Мусы Джалиля. 14.02.2026

Мәктәбебездә 5 нче сыйныфлар арасында Муса Җәлил иҗатына багышланган уен-викторина узды. Ярыш берничә кызыклы этаптан торды, укучылар үз белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.
???? 1 нче урын — 5Т сыйныфы
???? 2 нче урын — 5А һәм 5Б сыйныфларыКотлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!В нашей школе среди учащихся 5 классов прошла игровая викторина, посвящённая творчеству Мусы Джалиля. Соревнование состояло из нескольких интересных этапов, где ребята смогли проявить свои знания и смекалку.
???? 1 место — 5Т класс
???? 2 место — 5А и 5Б классыПоздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
"Әлифба бәйрәме – күңелле һәм истәлекле көн! / Праздник «Әлифба» — яркое и незабываемое событие! 13.02.2026

Бүген мәктәбебездә иң дулкынландыргыч һәм истәлекле бәйрәмнәрнең берсе — Әлифба бәйрәме узды. Башлангыч сыйныф укучылары беренче укытучылары белән бергә белем дөньясына ясаган тәүге адымнарын горурлык белән күрсәттеләр.Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, хәрефләр иленә сәяхәт иттеләр. Аларның чыгышлары ихласлык, шатлык һәм белемгә омтылыш белән тулы иде.Бу бәйрәм — балаларның зур хезмәт нәтиҗәсе, чөнки алар инде укырга-язарга өйрәнделәр һәм белем юлына ныклы адым ясадылар.
Сегодня в нашей школе состоялся один из самых трогательных и запоминающихся праздников — праздник «Әлифба». Учащиеся начальных классов вместе со своими учителями продемонстрировали первые успехи на пути к знаниям.В ходе мероприятия дети читали стихи, исполняли песни и отправлялись в увлекательное путешествие в мир букв. Их выступления были наполнены искренностью, радостью и стремлением к знаниям.Этот праздник стал важным этапом в жизни детей, ведь они сделали первые уверенные шаги в мир чтения и письма.
-
Муса Җәлил мирасына багышланган әдәби кичә. / Литературный вечер, посвящённый наследию Мусы Джалиля. 12.02.2026

7Т сыйныфы укучылары Актанышның туган якны өйрәнү музеенда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» дип исемләнгән әдәби кичәдә катнаштылар.Чара барышында укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Укытучы Әминова Ләйсән Галиякбәр кызы укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүмат җиткерде.Музей хезмәткәрләре Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Бу чыгышлар шагыйрьнең батырлыгын, рухи ныклыгын һәм үлемсез мирасын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итте.
Учащиеся 7Т класса приняли участие в литературном вечере «Жизнь моя — словно песня…», посвящённом 120-летию со дня рождения Мусы Джалиля, который прошёл в краеведческом музее Актаныша.В ходе мероприятия школьники познакомились с жизнью и творчеством поэта-героя. Учитель Аминова Ляйсан Галиякбаровна представила учащимся интересные и познавательные факты.Сотрудники музея выразительно читали стихи Мусы Джалиля, звучали песни на его слова. Это позволило ребятам глубже прочувствовать мужество поэта, силу его духа и величие его бессмертного наследия.
-
Татар теле олимпиадасында җиңүләребез!/ Наши победы на олимпиаде по татарскому языку! 11.02.2026

Татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебез укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
5 нче сыйныф укучысы Зиннурова Әминә - призер.
10 нчы сыйныф укучылары Авзалова Таңсылу һәм Закирова Камила — призерлар.
(Укытучылары — Галиева Ленара Рафаил кызы)8 нче сыйныф укучылары Закирова Җәмилә һәм Гилязов Ясминә — призерлар.
(Укытучылары — Рахманова Гөлнара Фәлгать кызы)7 нче сыйныф укучысы Абзалова Камила — призер.
(Укытучысы — Солтанова Ирина Риф кызы)Укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз! Алга таба да яңадан-яңа уңышлар телибез!
В финальном этапе республиканской олимпиады по татарскому языку учащиеся нашей школы показали высокие результаты.
Призёром стала ученица 5 класса Зиннурова Эмина.
Призёрами стали ученицы 10 класса Авзалова Тансылу и Закирова Камила.
(Учитель — Галиева Ленара Рафаиловна)Призёрами стали учащиеся 8 класса Закирова Джамиля и Гилязов Ясмина.
(Учитель — Рахманова Гульнара Фельгатовна)Призёром стала ученица 7 класса Абзалова Камила.
(Учитель — Солтанова Ирина Рифовна).Поздравляем учеников и педагогов с достойными результатами! Желаем новых побед и дальнейших успехов!
-
Батырлык дәресе: ветераннар белән очрашу очрашу һәм тематик концерт / Урок мужества: встреча с ветеранами и тематический концерт.
10.02.2026
Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби батырлык һәм фидакарьлек айлыгына старт бирелде. Әлеге кысаларда укучылар өчен әһәмиятле чара - ветераннар белән очрашу һәм тематик концерт оештырылды.Чара барышында кунаклар үзләренең тормыш юлы, хезмәт тәҗрибәсе һәм Ватанга тугрылык турында сөйләделәр. Укучылар аларны зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде. Концерт программасы җырлар, чыгышлар һәм патриотик номерлар белән үрелеп барды.Мондый очрашулар яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен ныгыта, өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияли.
В МБОУ «Актанышская СОШ №1» дан старт месячнику воинской доблести и мужества. В рамках этого важного события была организована встреча с ветеранами и тематический концерт для учащихся.Гости поделились своими жизненными историями, рассказали о службе и преданности Родине. Школьники с интересом слушали, задавали вопросы и принимали активное участие в мероприятии. Концертная программа включала патриотические песни и творческие номера. Такие встречи способствуют воспитанию патриотизма у подрастающего поколения и формируют уважение к старшему поколению.
-
«Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» олимпиадасында призерлар / Призёры олимпиады «Основы безопасности и защиты Родины» 10.02.2026

«Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебез укучылары призер булдылар. 4 нче сыйныф укучысы Шәрифзянов Нияз - призер. Укытучысы: Шәкүрова Фәнисә Таһир кызы. 6 нчы сыйныф укучысы Моминова Регина - призер. Укытучысы: Галиева Люция Глүс кызы. Котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!
Учащиеся нашей школы стали призёрами республиканской олимпиады по предмету «Основы безопасности и защиты Родины». Шарифзянов Нияз, ученик 4 класса - призёр. Учитель: Шакурова Фаниса Тахировна. Моминова Регина, ученица 6 класса - призёр. Учитель: Галиева Люция Глюсовна. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!










