Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
«Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз»/"Говорим и поем по-английски" 26.12.2023

Район күләмендә үткәрелгән "Говорим и поем по-английски" конкурсында чыгыш ясап, Әҗәкүл балалар бакчасында тәрбияләнүче Мазнавиева Мәдинә "Иң яшь катнашучы" номинациясендә җиңүче булды. Мәдинәне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз. «Ялгыз жыр» номинациясендә чыгыш ясап, Кәзкәй балалар бакчасыннан Хабетдинова Риана (6 яшь) 3 урын алды, Фәрдиева Илсинэ (3 яшь) ,, Ин яшь башкаручы" номинациясендә жиңү яулады. Мәктәбебезнең 3б сыйныфы укучысы Зиннурова Әминә 1 урын (1-4 сыйныфлар арасында «Ялгыз җыр»номинациясе), 6т сыйныфы укучысы Шакирова Амалия 2 урын (5-9 сыйныфлар арасында «Ялгыз җыр»номинациясе), «One Life One Chance» кызлар төркеме 2 урын (5-9 сыйныфлар арасында «Җыр»номинациясе) яуладылар. 8т сыйныфы укучысы Акмалова Әминә «Иң хисле башкаручы» номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Юбилей! 25.12.2023

Хөрмәтле Зөһрә Баязит кызы! Сезне профсоюз коллективы исеменнән юбилеегыз белән котлыйбыз!Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Хезмәтегездә зур унышлар,сәламәтлек,тигезлек,балалар куанычы,бәрәкәтле тормышлар телибез!
-
Республика Яңа ел чыршысы/Республиканская Елка 25.12.2023

Бүген Казан шәһәренең «Татнефть Арена» боз сараендагы Республика Яңа ел чыршысы уза. Биредә бөтен Татарстаннан 17 меңгә якын бала катнаша. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары, шулай ук уку алдынгылары, иҗади һәм спорт конкурсларында җиңүчеләр, активистлар.
Актаныш районыннан әлеге бәйрәмдә 55 бала катнаша. -
2А яңалыклары/Новости 2А 23.12.2023

Кыш бабайга хат яздыгызмы әле? Без,2 а сыйныф укучылары,яздык. Барыбыз да язсак, бәлки, шыбыр-шыбыр яңгыр явудан туктар да, Кыш бабакай да килер.
-
Ата-аналар җыелышы/Родительское собрание 22.12.2023

21 декабрь көнне мәктәбебездә район прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге, хакимият һәм мәгариф вәкилләре катнашында ата- аналар җыелышы үтте. Биредә яшүсмерләр арасында деструктив күренешләр турында сүз барды.
21 декабря в нашей школе состоялось родительское собрание с участием районной прокуратуры, ОВД, органов власти и представителей образования. На собрании говорили о деструктивном поведении подростков.
-
Чөгәнә башлангыч мәктәп- бакча яңалыклары. - Новости Чуганаковской НОШ-детского сада. 22.12.2023

Яңа елга тәрәзәләрне бизәү традициягә әйләнде. Быел да Чөгәнә балалар бакчасы тәрәзәләренә төрле рәсемнәр ясалды. Шушы матурлыкка сокланып, балалар, әти-әниләр - һәммәбезнең күңелендә дә бәйрәм кәефе туа.
Украшать окна к Новому году стало традицией. В этом году на окнах детского сада Чуганак тоже были нарисованы различные рисунки. Дети, родители и все мы, любуясь данной красотой, находимся в праздничном настроении.
-
"Говорим и поем на английском" 21.12.2023

Бүген "Говорим и поем на английском" бәйгесендә мәктәбебезнең 3Б сыйныфы укучысы Зиннурова Амина, 6Т сыйныфы укучысы Шакирова Амалия, 8Т сыйныфы укучысы Акмалова Амина, 8А сыйныфы укучылары Микаелян Мелсида, Сафина Алиса, Амирова Илина, Әҗәкүл балалар бакчасыннан Мазнавиева Мәдинә, Әҗәкүл башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Яппарова Алия, Кәзкәй балалар бакчасыннан Фардиева Илсинә һәм Хәбетдинова Риана уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин!
-
Тыңламас башлангыч мәктәбе яңалыклары - Новости Тыннамасовской начальной школы 21.12.2023

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча мәктәп укучылары арасында узган иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Тынламас башлангыч мэктэбенен 4 сыйныф укучысы Шагалиев Камил "Плакат" номинациясендә 3 урын (җитәкчесе Мухаметова Л. М.) яулады. Игелек үзәге үткәргән, "Йөрәктән-йөрәккә'' фотоконкурсында актив катнашкан Тыңламас башлангыч мәктәбенең 4сыйныф укучысы Шагалиев Камил бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
ОЛИМПИАДА 21.12.2023

Геология фәне буенча республика олимпиадасынын муниципаль этабында җиңүче 6т сыйныф укучысы Галиева Замирә, призерлар 8а сыйныф укчысы Галимуллина Язилә, 8б сыйныф укучысы Шаймарданов Ильзат, 9 нчы сыйныф укучылары Ахмадишин Раяз, Кашбразиев Ленар, Салихов Рүзәл, Хазиев Рамазанны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Укытучылары - Галиева З.А.
-
"Ел укытучысы-2024"/"Учитель года -2024" 21.12.2023

Бүген район башлыгы катнашында "Ел укытучысы" республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр белән түгәрәк өстәл уздырылды. Очрашу да мәктәбебез укытучылары да катнаштылар.
Сегодня при участии главы района состоялся круглый стол с победителями муниципального этапа республиканского конкурса «Учитель года». На встрече также приняли участие учителя нашей школы.










