Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
ОЛИМПИАДА 03.02.2024

Татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 5т сыйныфы укучылары Хаҗиева Ләйсән, Абзалова Камилә, 6т сыйныфы укучылары Закирова Җәмилә, Гилязова Ясминә, 11 сыйныф укучысы Арсланова Энҗе призер булдылар. Укытучылары Солтанова Ирина Риф кызы, Рахманова Гөлнара Фәлгать кызы. Чын күңелдән котлыйбыз!
Поздравляем призеров республиканской олимпиады по татарскому языку!
-
Роберт Миңнуллин көне 02.02.2024

Бүген мәктәбебездә Роберт Миңнуллин көне. Шул уңайдан дәресләрдә аның тормыш юлы турында видео карадык, үз тавышы белән укылган шигырьләрне тыңладык, аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдык, рәхәтләнеп көлдек. Мәктәбебез китапханәсендә 4а, 5т сыйныфларында Роберт Миңнуллинга багышланган дәрес узды. Китапханәче Хисамова Нурсия Мулланур кызы шагыйрьнең тормыш юлы һәм балалар өчен язылган китаплары белән таныштырды.
-
Йолдызлык-2024" сайлап алу туры 02.02.2024

2 февраль көнне Актаныш 1 санлы мәктәбендә "Йолдызлык 2024" конкурсының сайлап алу этабы узды. Сайлап алу турында мәктәбебез укучылары, Әҗәкүл балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да чыгыш ясады. Артистларыбызга уңышлар телибез.
Балалар чыгышларын Телеграмм каналдан карый аласыз!
-
"Яшь китап укучылар" рәтенә кабул итү 01.02.2024

Бүген мәктәбебез китапханәсендә гадәти булмаган бәйрәм - беренчеләрне "Яшь китап укучылар" рәтенә кабул итү булды. Китапханәче Хисамова Нурсия Мулланур кызы китапның кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияләве, дөньяны танып белергә булышуы турында сөйләде һәм укучыларны "Яшь китап укучы" исемен алулары белән котлады. Бәйрәм ахырында район балалар китапханәсе вәкиле Фархтдинова Ильмира Әлдәм кызы балаларга укучы билеты тапшырды. Шулай ук китап докторы Мансур Хуҗин беренчеләрне китап уку кагыйдәләре белән таныштырып узды.
-
"Футбол в школе"/"Мәктәптә футбол" 01.02.2024

1 февраля в рамках проекта "Футбол в школе" учащиеся 4 класса приняли участие в мастер классе с действующими футболистами Гильфановым Р. и Кашбразиевым С.
1 февральдә "Мәктәптә Футбол" проекты кысаларында 4 сыйныф укучылары гамәлдәге футболчылар Р. Гыйльфанов һәм С. Кашбразиев белән мастер-класста катнаштылар.
ФОТОГАЛЕРЕЯ: https://drive.google.com/drive/folders/1NxaPPt35eqDtV706PrLybo_IjFEc9oGQ
-
Әлфия Шәрифуллина исемендәге нәфис сүз һәм конферанслар бәйгесе 29.01.2024

Әлфия Шәрифуллина исемендәге мәктәпкүләм нәфис сүз һәм конферанслар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле.
Нәфис сүз номинациясе
Башлангыч сыйныфлар:
1. Шакиров Дамир(4В) –I урын
2. Галиева Азалия(3Б) –II урын
3. Шаймарданова Рианна (4Б), Мансурова Мәрьям (1А) – III урын
5-8 сыйныфлар
1. Шайдуллин Рафаэль (8Т) - I урын
2. Насырова Эльвина (7Т) - II урын
3. Ахметдинова Лилия (7А) - III урын
Конферанслар
Башлангыч сыйныфлар
1. Галиев Муса, Фардиева Милана (1А) - I урын
2. Амирянов Амин, Хасанова Камиля (2А) - II урын
3. Насыйрова Диляра, Фазлиева Гольяз – (3А) - III урын
5-8 сыйныфлар
1. Хазиева Ляйсан, Шаймуратов Ислам – (5Т) - I урын
2. Гимадиев Булат, Шакирова Амалия (6Т) - II урын
3. Галимов Илназ, Мусин Самат (7Б) - III урынКотлыйбыз!
-
Спорт яңалыклары - Новости спорта 29.01.2024

Ф.З.Ахмадишин истәлегенә багышланган чаңгы эстафета ярышында мәктәбебезнең кечкенәләр һәм зурлар командасы 1 урын яулады. Котлыйбыз!
Младшая и старшая команды нашей школы заняли 1 место на соревнованиях по лыжной эстафете, посвященной памяти Ф.З.Ахмадишина. Поздравляем!
-
ОЛИМПИАДА 28.01.2024

Биология фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында Актанышның 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Энҗе Арсланова призёр булды! Укытучысы Алсу Риф кызы Вәлиева. Чын күңелдән котлыйбыз!!!
Поздравляем призера регионального этапа Всероссийской олимпиады школьников по биологии Эндже Арсланову, ученицу 11 класса. Учитель Алсу Рифовна Валиева.
-
2024 ел Россиядә - Гаилә елы, Татарстанда - Фәнни-технологик үсеш елы! 27.01.2024

2024 ел Россиядә - Гаилә елы, Татарстанда - Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебез китапханәсендә китап күргәзмәләре әзерләнде.
-
Проектная деятельность/ Проект эшчәнлеге 27.01.2024

2А сыйныфында "Кыш" темасына эзләнүле проект эше эшләнде. Укучылар бик кызыксынып үзләренең белемнәрен ныгыттылар,иҗади эш эшләделәр.
Во 2А классе была выполнена проектно-исследовательская работа по теме «Зима». Учащиеся с большим интересом закрепляли свои знания, занимались творческой работой.










