Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
“Хәрби техникалар парады” 12.05.2014

“Хәрби техникалар парады”
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Хәрби техникалар парады” кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Укучылар агачтан да, пластмассадан да, пенопластан, картоннан, конструтор детальләреннән дә макет ясаганнар. 1 класстан барысы 5 укучыдан 8 эш. Иң күп 3 макет ясаучы Нуриев Гадел. Ул “Иң оста куллы” номинациясендә җиңеп чыга. Шулай ук Корбангалин Рәфил макеты уңышлы ясалган. “Иң яхши бронетехника” номинациясендә җиңүче. Хафизова Таңсылу, Сафин Ислам, Мөхәммәтдинов Әмир күргәзмәдә сатып алган уенчыклар белән катнаштылар. Алар да әти-әниләренең күңеленә үтеп керә алганнар техникалар дөрес сайланган. 2 класс укучылары да бик матур кул эшләре белән катнаштылар Гаянов Айбулат “Иң шәп уйлап табучы” номинациясендә җиңүче, Габдуллин Данил “Иң шәп авиатехника”, Галимов Нияз “Иң шәп сугыш коралы” номинациясендә җиңеп чыгалар. Шулай ук Хөсәенов Азамат, Басиров Илмирның эше мактауга лаек. 4 класстан бары 2 укучы хезмәт куйган. Габдуллина М “Иң шәп бронетехника” номинациясендә җиңү яулады. 5 класс укучысы Аскаров Ленарның эше “Иң шәп конструктор” номинациясендә , Корбангалин Рәлиф “Иң яхшы бронетехника” номинациясендә җиңүче. Катнашкан барлык укучыларга, класс җитәкчеләренә дирекция рәхмәт белдерә.
-
9 май Бөек җиңү көне 11.05.2014

9 май көнне бөек җиңү бәрәме булып узды.Җирлегебезнең барлык сугыш ветераннары җыелып мәктәп коллективы белән һәйкәлгә барып венок куйдылар.Соңыннан мәктәп укучылары ветераннарга концерт номерлары күрсәттеләр.
-
Методик эшкәртмәләр конкурсы 10.05.2014

"Мой лучший урок" методик эшкәртмәләр конкурсында катнашып тарих фәне укытучысы Зямилова Розалия Гарифяновна районда 3 урын яулады
-
"Сохраним наше будущее"бөтенроссия конкурсы 10.05.2014

7 класс укучысы Исламова Резеда бөтенроссия "Сохраним наше будущее" рәсем конкурсында катнашып диплом белән бүләкләнде
-
Г.Тукай исемендәге шигырь бәйгесе 08.05.2014

Районда башлангыч класс укучылары арасында уздырылган шигырь бәйгесендә катнашып 1 класс укучысы Хафизова Таңсылу 2 урын яулады.Укытучысы:Салихова Гүзәлия Гависовна
-
Эстафета 28.04.2014

26 апрель көнне районда безнең якташыбыз Фирая Ждановага багышланган эстафета ярышы узды.Актаныш районы көн салкын дип тормады,барлык мәктәпләр дә катнашты.9 еллык мәктәпләр арасында Богады мәктәбе хаталар булу сәбәпле 8 урын яулады.Катнашкан укучыларыбыз:Сахапова Алина,Исламова Резеда,Мухаметова Алия,Фаттахов Рәзил,Нуриев Рузаль,Фазлыйахметов Денис.
-
"Туган ягым-яшел бишек" 25.04.2014

Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "Туган ягым-яшел бишек" республика конкурсында 4 класс укучысы Сөләймәнова Рәйлә катнашып "Күпкырлы эш" номинациясендә җиңеп Грамота белән бүләкләнде.Укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы свидетельство белән бүләкләнде.
-
"Тукай безнең күңелләрдә" 25.04.2014

Г.Тукай туган көне уңаеннан 1-4 классларда кызыклы викторина,5 классларда "Тукай эзләре буйлап" сәяхәт конкурс үткәрелде.Җиңүчеләр билгеләнде.1 класстан Мөхәмәтдиноов Әмир,5 класстан Зәкиев Гадел сорауларга тиз җитез җавап бирделәр,Гадел 2 турны да җиңүче буларак тәмамлады.Ел дәвамында иң күп китап укучылар да ул көнне бүләкләнде.
-
Җәйге сезонны ачу 24.04.2014

21 апрель көнне 1-4,5-9 класс укучылыры арасында "Җәйге сезонны ачу" эстафета ярышы узды.
1-4 класслар арасында 1 урынны-3 класс,2 урынны-2 класс,3 урынны-4 класс,4 урынны-1класс яулады
5-6 класслар арасында 1 урынны-5 класс яулады
7-9 класс укучылары арасында 1 урынны-7 класс,2 урынны-6 класс,3 урынны-9 класс яулады.
-
"Хыялым канатында" 21.04.2014














