Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Будьте бдительны на дорогах! 17.12.2014

Сегодня в школе отряд ЮИД организовал праздничное мероприятие:“Будьте бдительны на дорогах!”
В праздничном мероприятии участвовала и руководитель Фонда безопасности дорожного движения ГИБДД Актанышского муниципального района РТ Саетова Расима Загитовна.
-
Котлыйбыз! 16.12.2014

13 декабрь көнне Саба муниципаль районында узган Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә багышланган 2000-2001 нче елгы яшүсмерләр арасында ачык шәхси команда татар- башкорт милли спорт көрәше республика ярышында 40 кг кадәр үлчәүдә 8 сыйныф укучысы Нурлыев Илгизәр I урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышлар сиңа!
-
Котлыйбыз! 15.12.2014

13 декабрь көнне Саба муниципаль районында узган Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә багышланган 2000-2001 нче елгы яшүсмерләр арасында ачык шәхси команда татар- башкорт милли спорт көрәше республика ярышында 50 кг кадәр үлчәүдә 8 сыйныф укучысы Фаттахов Рәзил III урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышлар сиңа!
-
Коррупциягә каршы нык торыйк! 10.12.2014

10 нчы декабрь көнне мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы “Коррупциягә каршы нык торыйк!” исемле 6-9 класс укучылары өчен сыйныфтан тыш чара үткәрде. Укучылар коррупция барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар, тормыштан алынган очраклардан мисаллар китерделәр, коррупция темасына кагылышлы мәкальләр белән таныштылар, уен уйнадылар. Йомгаклау өлешендә коррупция нинди аяныч хәлләр китереп чагыра алуы турында видеосюжет карадылар. Чара бик эчтәлекле булды.
-
9 нчы декабрь - Ватаныбыз Геройлары көне 09.12.2014

Бу дата императрица Екатерина II идарә иткән чордагы истәлекле вакыйга уңаеннан билгеләнә. 1769 нчы елда ул сугышларда батырлык үрнәкләре күрсәтүчеләргә "Орден святого Георгия Победоносца" ордены тапшыруны гамәлгә кертә. 1917 елдан соң бу орден тапшыру традициясе бетерелә. 2000 нче елда иң югары хәрби бүләкнең статусы кире кайтарыла. 9 нчы декабрь көнне Советлар Союзы һәм РФ Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Шушы уңайдан тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы һәм тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы- Фаттахов Илсур Филис улы мәктәп күләмендә ачык класс сәгате үткәрделәр.
-
Конференциядә катнашу. 06.12.2014

5 нче декабрь көнне 8 класс укучылары- Гыйбадуллина Айгөл (Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзаянова Лүзия Хабибяновна) һәм Мирзаханова Илина (Җитәкчесе: тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗановна) II республика “Туган телем- шагыйрьләр теле” фәнни- эзләнү конференциясендә катнашып Лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр. Язучы, Яр Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире, Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай премиясе лауреаты- Вахит Имамов белән очрашуда булдылар.
-
Районный этап Всероссийской олимпиады школьников по географии 06.12.2014

Ученик 8 класса Фаттахов Разил стал призером районного этапа Всероссийской олимпиады школьников по географии. Поздравляем Разиля и его учителя Амирову Рамзу Зиязетдиновну! Желаем успехов!
-
“Билгесез Солдат көне” 02.12.2014

2 декабрь көнне мәктәп күләмендә тарих һәм җәмгыять укытучысы- Зямилова Розалия Гарифҗан кызы “Билгесез Солдат көне” дигән темага класс сәгате уздырды. Укучыларга РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 3 декабрь “Билгесез Солдат көне” итеп игълан ителүе аңлатылды. “Билгесез Солдат” ка куелган һәйкәлләрнең тарихы, аларның Россия шәһәрләрендә нинди төрдә булуы презентацияләнде. “Билгесез солдат” исемле җыр тыңланылды. Соңыннан “А зори здесь тихие...” исемле китапка видеосюжет күрсәтелде. Класс сәгате уңышлы, кызыклы итеп оештырылган иде.
-
Районный этап всероссийской олимпиады школьников по математике 27.11.2014

Ученица 6 класса Сахапова Алина стала призером районного этапа Всероссийской олимпиады школьников по математике. Поздравляем Алину и её учителя Фардиеву Лейлю Рифкатовну! Желаем успехов!
-
«Әнкәйләргә якты йолдызлардан Йә кояштан һәйкәл салырлык!» 27.11.2014

Бүген, 27 ноябрь көнне мәктәптә «Әниләр бәйрәме» булды. Укучылар җырлар, биюләр, шигырьләр аша үзләренең котлауларын әниләренә җиткерделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Укучылар кулдан ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.













