МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
География укытучыларының секция утырышы 17.08.2022

17 август көнне Балалар иҗат үзәге базасында география укытучыларының "География” фәнен өйрәнүгә мотивацияне арттыру чаралары буларак укытуның заманча формалары һәм методлары" темасына секция утырышы узды.
17 августа 2022 года на базе МБОУ ДО «Центр детского творчества» состоялось секционное заседание учителей географии по проблеме: “Современные формы и методы обучения, как средства повышения мотивации к изучению предмета «География»; в рамках августовского совещания педагогических работников района.
-
Математика һәм информатика укытучыларының август киңәшмәсе 17.08.2022

Бүген, 17 август көнне Актаныш технология техникумы базасында математика һәм информатика укытучыларының "Яңа ФГОС кертү шартларында математика һәм информатика укыту» темасына август киңәшмәсе узды. Утырышның максаты-яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү шартларында мәгариф процессында үзгәрешләр турында фикер алышу, белем бирү процессында цифрлы технологияләрне куллану тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм уртаклашу.
Сегодня, 17 августа, на базе Актанышского технологического техникума состоялось августовское совещание учителей математики и информатики на тему «Преподавание математики и информатики в условиях введения новых ФГОС». Целью данного заседания является обсуждение изменений в образовательном процессе в условиях введения новых ФГОС, обобщение и обмен опытом использования цифровых технологий в образовательном процессе.
-
"Татарстан республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумы 17.08.2022

Бүген, 16 август көнне Казан шәһәрендә "Татарстан республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумы бара. Әлеге чарада районыбыздан гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре Хаева В.Н., Салахов Р.Җ., Шарипов И.И., татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Хафизова Т.М., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шарипова Ч.Р., 6 нчы санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Әюпова А.А. катнаша.
-
Чит тел укытучыларының август киңәшмәсе 17.08.2022

17 август көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында чит тел укытучыларының август киңәшмәсе узды.
17 августа на базе МБОУ «Байсаровская ООШ» прошел семинар учителей иностранных языков на тему «Повышение эффективности образовательной деятельности через совершенствование профессионального уровня педагогического мастерства учителя».
-
"Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" Республикакүләм форумында бүләкләнү тантанасы 16.08.2022

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова бүген Казан шәһәрендә узган "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" Республикакүләм форумында күпьеллык тырыш хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Биология һәм химия укытучыларының секция утырышы 15.08.2022

2022 елның 15 августында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" базасында биология һәм химия укытучыларының "Биология "һәм" Химия "фәнен өйрәнүгә мотивацияне арттыру чаралары буларак укытуның заманча формалары һәм методлары" темасына секция утырышы узды.
15 августа 2022 года на базе ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» состоялось секционное заседание учителей биологии и химии по проблеме: “Современные формы и методы обучения, как средства повышения мотивации к изучению предмета “Биология” и “Химия”; в рамках августовского совещания педагогических работников района.
-
Яңа 2022-2023 уку елына әзерлеге белзн танышу 15.08.2022

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов җитәкчелегендә махсус комиссия белем оешмаларының яңа 2022-2023 уку елына әзерлеге белзн танышты. Бу иң беренче чиратта, мәктәп һәм аның эчендә урнашкан сыйныф бүлмәләрен ремонтлауны күз уңында тота. Комиссия нигездә балаларның hәм укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче барлык шартларны карап, өйрәнеп чыга.
Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче норматив документларга, янгын hәм электр куркынычсызлыгына , антитеррор, санитария гигиена шартларының, хезмәтне саклау hәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә аеруча игътибар бирелә.
-
Бүген Казанда "Адымнар" полилингваль комплексында район мәгариф идарәләре методистларның I республика форумы узды. 11.08.2022

Республика районнары мәгариф идарәләре методистларның I республика форумында Актаныш педагоглары да катнаштыБүген Казанда "Адымнар" полилингваль комплексында район мәгариф идарәләре методистларның I республика форумы узды. Форум "Татарстан Республикасында методик хезмәтнең үсеше" темасына багышланган иде. Көн дәвамында методик мәйданчыклар, тематик секцияләр эшләп торды.Пленар утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф хәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, "Россия мәгариф министрлыгы академиясе" остәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе директоры вазыйфаларын башкаручы Кузьмин Павел Владимирович, мәгарифне үстерү стратегиясе институты ректоры Нугуманова Людмила Николаевна, "Россия мәгариф академиясенең мәгарифне үстерү стратегиясе институты" федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе фәнни-белем бирү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Логвинова Ирина Михайловна катнаштылар.Пленар утырышта методик хезмәт үсешенең өстенлекләре, педагогик хезмәткәрләргә һәм җитәкче кадрларга фәнни-методик ярдәм күрсәтүдә бердәм федераль системаның мөмкинлекләре турында сүз барды.
-
Башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары өлкән тәрбиячеләре катнашында эшлекле семинар 08.08.2022

8 августа 2022 года на базе Государственного автономного общеобразовательного учреждения "Гуманитарная гимназия интернат дя одренных детей" был организован и проведен обучающий семинар для учителей начальных классов и старших воспитателей ДОУ по теме "Актуальные аспекты деятельности учителя начальных классов в условиях введения и реализации обновленного ФГОС НОО" с участием Хамитовой Гульназ Рашитовны, зав кафедерой дошкольного и начального общего образования ГАОУ ДПО ИРО РТ. Выступления были научные, доступные, содержательные. семинар прошел плодотврно, успешно.
8 август көнне "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары өлкән тәбячеләре өчен "Башлангыч мәктәпнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру шартларында эшчәнлек оештыру" темасы астында эшлекле киңәшмә үтте. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институты кафедра мөдире Гөлназ Рәшит кызы Хамитованың фәнни, эшлекле чыгышы педагоглар эшенә юнәлеш бирүдә зур этәргеч булды.
-
Подведение итогов районного конкурса "Эковесна - 2022" 21.06.2022












