МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Армия сафларында хезмәт итеп, кайткан егетләр белән очрашу 08.02.2023

Буген, Яңа Әлем балалар бакчасында, армия сафларында хезмәт итеп, хәзерге көндә мәктәптә физик культура укытучысы булып эшләүче Мухаметов Миннәхмәт Зөлкирам улы һәм Актаныш егете, яңа гына армия сафларын төгәлләп кайткан Мөхәметдинов Искәндәр Марат улы кунакта булдылар. Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында узган әлеге чарада балаларыбыз илебез солдатларының тормышы, хезмәт юлы, анда үткән елларның үзенчәлекләре турында кунакларыбызның слайд аша сөйләүләре, аларның алып килгән альбомнары аша белем алдылар.
Сегодня в Новоалимовском детском саду в гостях побывали Мухаметов Миннахмет Зулкирамович, служивший в армии, ныне работающий учителем физической культуры в школе родного села, воспитанник детского сада, и Мухаметов Искандер Маратович, уроженец Актаныша, только что окончивший армию. На мероприятии, которое прошло в рамках месячника патриотического воспитания, наши дети получили знания о жизни, трудовом пути солдат нашей страны, особенностях прошедших в ней лет через слайд-рассказы наших гостей, их альбомы.
-
Хәрби-патриотик айлык 07.02.2023

Уразай мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында укучылар пневматик мылтыкны сүтеп җыйдылар,ату ярышы уздырылды. Беренче урынны Шайхенуров Анвар (35.80) алды, ә кызлар арасында беренче уынны Салахова Гульяз(36.98) алды.
В Уразаевской школе продолжается месячник военно-патриотического воспитания . В связи с этим в школе с учениками 7- 9 класса провели соревнование по стрельбе из пневматической винтовки. 1 место получил Шайхенуров Анвар (35.80), а среди девочек Салахова Гульяз(36.98)
-
«Кеше тәрбияләү» педагог-оештыручыларның һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы 07.02.2023

6-7 февраль көннәрендә Байсар мәктәбендә «Кеше тәрбияләү» педагог-оештыручыларның һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс сынаулары программасында "Үз-үзең белән таныштыру» һәм укучылар белән социаль проект төзү каралган иде.
6-7 февраля на базе Байсаровской ООШ прошёл муниципальный этап республиканского конкурса профессионального мастерства педагогов-организаторов «Воспитать человека». В программе конкурсных испытаний были предусмотрены «Визитная карточка» и создание социального проекта с учащимися.
-
Актаныш 1 нче санлы урта мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керүче балаларына кызыклы чара 07.02.2023

4 февраль көнне Актаныш 1 нче санлы урта мәктәбенә 2023-2024 уку елында 1 сыйныфка укырга керүче балаларына һәм аларның ата-аналарына кызыклы чара оештырылды.Мәктәп директоры Маликова Резеда Тимергази кызы үзенең чыгышында мәктәп тормышы белән таныштырды. Соңыннан кунакларыбыз сәхнәләштерелгән "Сертотмас үрдәк" әкиятен карадылар һәм башлангыч сыйныф укучыларының проект эшләре белән таныштылар.
4 февраля в АСОШ № 1 было организовано интересное мероприятие для детей, поступающих в 1 класс в 2023-2024 учебном году, и их родителей.В своем выступлении директор Маликова Резеда Тимергазиевна познакомила с жизнью школы. Затем гости посмотрели инсценировку сказки "Болтливая утка" и ознакомились с проектными работами учащихся начальных классов.
-
«Җиңүчеләрнең законнары: 100 балл югарылыгы серләре!» 07.02.2023

7 февральдә Актаныш муниципаль районында ТР АМР ДАГБУ «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» мәктәбендә «Җиңүчеләрнең законнары: 100 балл югарылыгы серләре!» региональ акциясе узды. Акциянең максаты: 2022-2023 уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик әзерлек дәрәҗәсен арттыру. Акциядә Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Р.М., укыту-методик эш буенча директор урынбасары Имамразыева Г.Д, БДИ координаторы Галиева И.И., ППЭ җитәкчесе Амирова А.Ә., мәктәп җитәкчеләре, югары балл җыючыларны әзерләгән укытучылар, мәктәпне узган елны тәмамлаучы укучылар, 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.
#образованиетатарстан #ГИА2023 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2023
-
9 нчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе 07.02.2023

2023 елның 8 февралендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга мөмкинлек алу өчен, йомгаклау әңгәмәсе үтәләр.
08 февраля 2023 года выпускники 9-х классов общеобразовательных организаций пройдут итоговое собеседование по русскому языку, которое является условием допуска к государственной итоговой аттестации по образовательным программам основного общего образования.
-
“Полилингваль белем бирү шартларында заманча цифрлы технологияләрне куллану” дигән семинар-уку/ Семинар-обучение "Применение современных цифровых технологий в условиях полилингвального образования" 06.02.2023

Гуманитар гимназия-интернатның гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Резеда Рифкать кызы Шәехова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмис Илгиз улы Хәсәнов, рус теле һәм әдәбияте укытучысы Изалия Изаиль кызы Гыйльфанова "АДЫМНАР-КАЗАН" полилингваль комплексында узучы “Полилингваль белем бирү шартларында заманча цифрлы технологияләрне куллану” дигән семинар-укуда катнашты.
Заместитель директора по общим вопросам гуманитарной гимназии-интерната Резеда Рифкатовна Шаехова, учитель истории и обществознания Хасанов Рамис Ильгизович, учитель русского языка и литературы Гильфанова Изалия Изаиловна приняли участие в семинаре-обучении "Применение современных цифровых технологий в условиях полилингвального образования", который проходил в полилингвальном комплексе “Адымнар-Казань”.
-
Актаныш районы хәрби комиссары белән очрашу/ Встреча с военным комиссаром Актанышского района 06.02.2023

Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Сәмигулла улы Әхмәтҗанов гуманитар гимназия-интернатта булып, 9-10-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Россия Оборона министрлыгының хәрби уку йортлары һәм укырга керү шартлары, куелган таләпләр белән таныштырды.
Военный комиссар Актанышского района Ленар Самигуллович Ахметзянов посетил гуманитарную гимназию-интернат и встретился с учащимися 9-10-11 классов. Ознакомил с военными учебными заведениями Минобороны России, условиями поступления и предъявляемыми требованиями.
-
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү 06.02.2023

Актаныш муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» ата-аналарның мәктәпкә һәм уку процессына мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан, ата-аналар җәмәгатьчелегенә https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm җирле үзидар органнарының рәсми сайтында мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфаты турында фикер белдерү мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә.
С целью выявления отношения родителей к школе и процессу обучения МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района информирует родительскую общественность о том, что на официальном сайте органов местного самоуправления https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm предоставлена возможность пройти опрос о качестве оказания услуг в сфере образования.
-
“Солдатка хат” акциясе 06.02.2023

Яңа Әлем балалар бакчасы гражданлык -патриотик тәрбия айлыгы кысаларында район күләмендә узучы “Солдатка хат” акциясенә кушылып, балалар тәрбиячеләр белән берлектә мобилизацияләнгән егетләргә хат язып, рәсемнәр ясап гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырдылар.
Новоалимовский детский сад присоединился к районной акции “Письмо солдату” с целью патриотического воспитания детей, дети совместно с воспитателями написали письма мобилизованным ребятам, нарисовали рисунки и передали их в пункт сбора гуманитарной помощи.











