Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 01.02.2023

2 класс укучылары Пучы авылы китапханәсенә экскурсиягә барып ,китапханәдәге балалар өчен чыгучы журналлар белән танышып кайттылар. Укытучылары Кашапова Гөлия Галимулла кызы.
-
"Учу татарский" һәм "Эверест" онлайн Республика олимпиадасы җиңүчеләре 31.01.2023

Республика күләмендә оештырылган онлайн олимпиадаларда катнашып 2 класс укучылары Тазиева Ясминә,Гыйльманов Гаяз татар теленнән, Нурлыгаянова Сәйдә, Набиева Амелия һәм Гыйльманов Гаяз математика фәннәреннән җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр. Укучыларны һәм укытучылары Кашапова Гөлия Галимулла кызын җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
"Учу английский" онлайн Республика олимпиадасы җиңүчеләре 31.01.2023

2нче һәм 4нче класс укучылары "Учу английский" онлайн Республика олимпиадасында катнашып Набиева Амелия, Шәйхетдинова Раяна, Тухбатуллин Алмаз җиңүче дипломына ия булдылар.Укытучылары Нуртдинова Резеда Заһир кызы. Укучыларны һәм олимпиадага әзерләгән укытучыны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Республикакүләм "Моң кайтавазы" нәфис сүз бәйгесе нәтиҗәсе 30.01.2023

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Нәзлия Латыйпова Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган Республикакүләм "Моң кайтавазы" нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашып Гран-при яулады! Нәзлияне һәм остазы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызын зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!
Ученица 8 класса нашей школы Латыпова Назлия участвовала в Республиканском конкурсе чтецов, посвященной памяти Эльвиры Ибрагимовой и стала обладателем Гран-при. Руководитель: Муллагалиева Гульназ Кашафовна. Поздравляем!
-
Хәрби-патриотик айлыкны ачу тантанасы 30.01.2023

Тантаналы рәвештә линейкада Хәрби-патриотик айлыкны ачуга старт бирелде.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә Назыйф кызы ай дәвамында үткәреләсе чаралар планы белән таныштырды.
-
"Шәм яктысы" акциясе . / Акция "Свет свечи" 30.01.2023

Мәктәптә "Шәм яктысы" акциясе дәвам итә.
В школе продолжается акция "Свет свечи".
-
Юбилярны котлыйбыз! 30.01.2023

Хөрмәтле,Ландыш Саяповна !
Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп,бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Бәйрәмегз котлы булсын!
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе/ Совещание заместителей директора по УВР 27.01.2023

26 нчы гыйнварда Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Укытучының фукциональ грамоталылыгы - укучының функциональ грамоталылыгының нигезе" дигән тема астында Актаныш муниципаль районы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының киңәшмәсе булып узды. Алар "Туган як" музее һәм күренекле рәссам-скульпторлар З.Басыйров, Ә. Сәфәргалин, В.Маликовларның иҗат күргәзмәсе белән таныштылар, балалар бакчасында рус теленнән шөгыль карадылар, группаларга бүленеп 1 нче сыйныфта инглиз теленнән, 2, 4 нче һәм 6 нчы сыйныфта математикадан, 3 нче сыйныфта туган телдән, 8 нче сыйныфта биологиядән, 9 нчы сыйныфта рус теленнән дәресләр тыңладылар. Соңыннан киңәшмә актлар залында чыгышлар белән дәвам итте. Киңәшмә бик эшлекле һәм югары дәрәҗәдә үтте.
26 января в МБОУ "Старокурмашевская ООШ" прошло совещание заместителей директора по учебно-воспитательной работе Актанышского муниципального района на тему: "Функциональная грамотность учителя - основа функциональной грамотности ученика". Они ознакомились с музеем" Туган як " и выставкой творчества известных художников-скульпторов З. Басырова, А. Сафаргалина, В. Маликова, посмотрели занятия по русскому языку в детском саду, посетели уроки английского языка в 1 классе, математики во 2, 4 и 6 классе, родного языка в 3 классе, биологии в 8 классе, русского язык в 9 классе. Затем совещание продолжилось выступлениями в актовом зале. Совещание прошло на и высоком уровне.
-
Рус теле фәненнән телдән әңгәмә сынавы / Пробное собеседование по русскому языку 27.01.2023

Бүген 9 нчы класс укучылары мәктәптә рус теле фәненнән телдән әңгәмә сынавы биреп карыйлар. Уңышлар укучыларга!
Сегодня учащиеся 9-х классов сдают пробное собеседование по русскому языку в школе. Удачи ученикам!
-
"Көмеш кыңгырау" газетасында укучыларыбыз иҗаты 26.01.2023

"Көмеш кыңгырау" газетасының 14 нче гыйнвар 1 нче санында 3 класс укучылары Зилә Кашапованың "Иң рәхәте", Нәзилә Фәтхетдинованың "Ап-ак карлар", Раил Мөхәмәтовның "Энҗе сибелгән", Самат Әмировның "Киттек тауга" шигырьләре басылып чыкты. Укытучылары Давлетова Зөлфия Фоат кызы. Укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз!







