Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Разговор о важном- Мөһим темага сөйләшү"" 13.02.2023

Бүген – 13 февраль көнне, мәктәптә “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре "Россия в мире " темасына багышланды.Әлеге фотода 9А сыйныфы укучылары, класс җитәкчесе- Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы.
-
Сугыш эзләре буйлап 11.02.2023

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә "Сугыш эзләре буйлап" темасына китап күргәзмәсе эшли.
-
1 класста "Ягез әле,егетләр!" ярышы 11.02.2023

1 классның ин житез, иң көчле егетләре 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән "Ягез әле, егетләр!" спорт ярышында үз көчләрен сынадылар.
-
"Балалар күзлегеннән сугыш" 10.02.2023

Мәктәп укучылары дәресләрдә "Балалар күзлегеннән сугыш" темасына инша яздылар.
-
"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" ll республикакүләм фәнни-гамәли конференция нәтиҗәсе 10.02.2023

Кукмара районы Олыяз урта мәктәбендә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" ll республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә "Энҗеләрен барлыйм телемнең" юнәлешендә мәктәбебезнең башлангыч класс укытучысы Зөлфия Фоат кызы проза әсәрен сәнгатьле башкарып, 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
9 сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе/Итоговое собеседование для учащихся 9 класса 09.02.2023

8 февраль көнне безнең мәктәп базасында, 9 класс укучылары төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга мөмкинлек алу өчен, йомгаклау әңгәмәсендә катнаштылар.
8 февраля на базе нашей школы выпускники 9 класса, прошли итоговое собеседование по русскому языку, которое является условием допуска к государственной итоговой аттестации.
-
Спорт яңалыклары 09.02.2023

Татарча көрәш буенча 2 - 4 нче февраль көннәрендә Биектауда 13 - 14 яшьлек яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелегендә укучыбыз Шәмсиев Ильяс Нияз улы 3 нче урын яулады! Котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын!
Остазы - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. -
"Ленинград блокадасы" 09.02.2023

Укучылар "Ленинград шәһәре Совет гаскәрләре тарафыннан тулысынча азат итү көне" уңаеннан "Татаркино" тарафыннан тәкъдим ителгән кинофильм карадылар.
-
Профессиональный конкурс педагогов-организаторов /Педагог- оештыручыларның һөнәри конкурсы 08.02.2023

7 февраль көнне район педагог- оештыручыларның һөнәри конкурсы Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды. Алар ачык чара күрсәтеп һәм чыгыш ясап, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Әлеге бәйгедә безнең мәктәпнең педагог- оештыручысы Солтанова Гөлчәчәк Васил кызы катнашып лауреат булды. Котлыйбыз!!!
-
Кошларга җимлекләр 08.02.2023

Башлангыч класс укучылары әти-әниләре белән берлектә кошларга жимлекләр ясадылар. Укучылар кошларны күзәтеп җимлекне һәрдаим тулыландырып торалар.







