Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Новости ЦДТ
"Өмет торналары" бәйгесенә йомгак ясалды / Итоги конкурса "Журавли надежды"
Опубликовано: 05.12.2025Балалар иҗат үзәгендә быел 21 нче мәртәбә муниципаль «Өмет торналары» конкурсы үткәрелде. Традиция буенча әлеге бәйгедә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша, һәм быел алар аеруча активлык күрсәтте. Жюри игътибарына 70тән артык иҗади эш тәкъдим ителде. 53 катнашучы – әти-әниләр һәм педагоглар ярдәме белән – үзләре эшләгән оригамиларны алып килгән.
Иң актив катнашучыларның берсе Такталачык коррекцион мәктәбе укучылары булды. Балалар иҗат үзәге педагоглары һәр иҗади эшкә шәхси якын килеп бәяли: жюри әгъзалары авторның төп идеясе, тема ачылышы дәрәҗәсе һәм эшкә бирелгән тырышлыкны исәпкә алган.
«Өмет торналары» конкурсы талантлы балаларны барларга ярдәм итә, аларны яңа иҗади үрләр яуларга илһамландыра. Җиңүчеләрне бүген балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова, аның урынбасары Илүзә Муллахмәтова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова тәбрикләде, иң оста оригамичыларга диломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
4 декабря в Актанышском Центре детского творчества в рамках декады инвалидов подвели итоги конкурса поделок оригами "Журавли надежды". По итогам участники получили дипломы и памятные подарки.
Источник: https://aktanysh-rt.ru/news/beznen-magarif/aktanysta-21-nce-martaba-omet-tornalary-municipal-konkursy-uzdy
К списку новостей









