Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Балаларның кызыксынучанлыкларын үстерүдә эксперименталь почмакларның роле 08.04.2016

Белгәнебезчә, федераль дәүләт белем бирү стандартларында мәктәпкәчә оешмаларда тәрбия һәм белем бирү 5 юнәлештә оештырыла. Танып-белү үсеше - иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Әлеге юнәлештә эш иткәндә баланың кызыксынуын үстерү - төп максат булып тора. Ә баланың кызыксынуын кайчан үстереп була? Күпләр, тәҗрибәләр ярдәмендә, дип җавап бирер. Балада әйләнә-тирәдәге объектлар, алар арасындагы беренчел мөнәсәбәтләр турында күзаллау формалаштыру өчен эксперименталь почмак булдыру - иң отышлысы. Бакчабыз тәрбиячеләре дә моның шулай булуын яхшы беләләр һәм даими рәвештә эксперименталь почмакларны баетып торалар.
-
"Сау бул, кар!" 06.04.2016

Әле кайчан гына беренче карның җиргә төшүен түземсезләнеп көтә идек. Инде кар-бураннары, салкын көннәре белән кыш үтеп тә китте. Язгы кояшның җылы нурларыннан кар катламы күзгә күренеп юкарды, эреде. Тик бакчабыз балаларын кар белән бәйле күп сораулар борчый икән әле. Алар тәрбияче апаларын "Кар ник эри?", "Ул эрегәч кая китә?" кебек сораулар белән йөдәтеп бетерделәр. Әнә шундый сорауларга җавап табу максатыннан төркемнәрдә кар белән төрле тәҗрибәләр үткәрелде.
-
Балалар китабы - сихри бер дөнья! 04.04.2016

2 апрель - балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Бүген бакчабызда балалар белән әлеге темада кызыклы әңгәмәләр булып узды, китапханәче һөнәре турында тулырак мәгълуматлар бирелде. Алар өчен "Балалар китабы - сихри бер дөнья!" күргәзмәсе дә эшләде.
-
Көлегез, көлегез! Файдасы күп белегез! 01.04.2016

1нче апрель - шаярту, көлке көне буларак Петр I заманыннан ук билгеләп үтелә. Көлү бик файдалы. Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп авырулардан саклап кала, гомерен озайта икән. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү. Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.
Бүген бакчабыз балалары Петрушкада кунакта булып, аның көлкеле, шаян биремнәрен үтәп бер-берсен елмаюлары белән сөендерделәр.
-
1 апрель - Халыкара кошлар көне 01.04.2016

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Халыкара кошлар көне – ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм. Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына кайталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр. Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
-
"Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесенең зона этабы 30.03.2016

Бүген Азнакай шәһәрендә "Ел тәрбиячесе - 2016" республика бәйгесенең зона этабы булып узды. Азнакай, Мөслим, Баулы, Сарман, Ютазы районнарыннан килгән тәрбиячеләр белән беррәттән бакчабыздан Хисматуллина Лилия Фәрит кызы да көч сынашты. Ул зурлар төркемендә "Серле ком" темасына эксперименталь эшчәнлек тәкъдим итте. Шөгыль дәвамында балалар бик кызыксынып эшләделәр. Лилия Фәрит кызы жюри күңелендә дә бары тик уңай тәэсирләр калдыргандыр дип ышанып калабыз. Аңа киләчәктә дә эшендә зур уңышлар, һөнәри үсешләр телибез!
-
"Тәрәз төбендә бакчам" 28.03.2016

Яз - бөтен җиһанның йокыдан уяну, яшәрү вакыты. Кояш үзенең җылы нурлары белән бар тереклекне иркәләп, назлап тора. Без - тәрбиячеләр дә, табигатьтәге үзгәрешләрне балалар белән даими күзәтеп, өйрәнеп барырга тырышабыз. Тәрәз төбендәге "Нәни бакчаларыбыз" тереклекнең язгы йокыдан уянуын күзәтергә ярдәм итә.
-
"Нәүрүз килә! Нәүрүз килә!"
25.03.2016
-
"Соблюдение этапности речевых навыков на занятиях русского языка" 24.03.2016

Бүген бакчабызда рус теленә өйрәтү һәм сөйләм үстерү эшчәнлеген үткәрүче тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булып үтте. Уртанчылар төркемендә рус теле тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызы, мәктәпкә әзерлек төркемендә Хакимова Рәмзилә Фидарис кызы белем бирү эшчәнлекләре үткәрделәр. Эльвира Рафис кызы район тәрбиячеләренә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә алып барылучы "Теремок" театр түгәрәге эшчәнлегеннән күңел ачу күрсәтте. Ачык чаралардан соң тәрбиячеләр эшчәнлеккә гомуми нәтиҗә ясап, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар.
-
Балаларны икетеллелеккә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле 18.03.2016

Бүген бакчабызда әлеге тема астында чираттагы педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмә кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны республикабызда дәүләт телләре булып саналган татар һәм рус теленә өйрәтү торышын чагылдыручы эшчәнлекләр каралды. УМК материалларын кулланып ясалган дидактик уеннарга күргәзмә оештырылды.








