Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Моя семья/Минем гаиләм 12.07.2019

Бүген бездә "Минем гаиләм" атналыгын йомгаклау көне булды. Гаилә - һәрберебезнең иң кадерле бер өлеше. Балалар да бу хакта бик яхшы белә. Әнә бит, алып килгән гаилә фотосурәтләренә карап, ничек матур итеп үзләренең кадерле кешеләре турында сөйлиләр. Гаиләләребез нык, матур, тату булсын! Балаларыбыз парлы канатлар астында, бәхетле үссеннәр иде.
Сегодня "День семейных фотографий". Воспитанники с таким теплом и радостью на глазах рассказали о своих родных людях: маме, папе, сестре, дедушке, бабушке. Хочется пожелать, чтобы все дети росли здоровыми, счастливыми в кругу своих любимых людей!
-
Экскурсия в магазин/Кибеткә сәяхәт 11.07.2019

Балалар бакчасында һөнәрләр белән танышу максатыннан, бик күп әңгәмәләр уздырыла. Бүген исә бездә тәрбияләнүче балалар тәрбияче апалары Зөлфия Зәет кызы һәм Эльвира Рафис кызы белән кибеткә сәяхәт иттеләр. Кибет бүлекләрендә йөреп, анда ниләр сатылуы белән таныштылар. Соңыннан сатучының ничек итеп әйберләрен сатуын күзәттеләр. Әлеге сәяхәт барыбыз өчен дә бик күңелле булды.
Сегодня наши воспитанники с воспитателями посетили магазин. Цель экскурсии: познакомить детей с трудом продавца магазина - продавцом, кассиром; формировать знания об отделах магазина. Экскурсия всем понравилась!
-
Экскурсия в спортивный комплекс "Батыр"/ "Батыр" спорт сараена экскурсия 09.07.2019

Спорт-сәламәтлек нигезе! Моны барыбыз да бик яхшы беләбез. Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Батыр" спорт комплексында кунакта булып кайттылар. Бер яклап балалар спорт турында бик күп мәгълүмат тупладылар, икенче яктан әлеге сәяхәт бик кызыклы да булды.
В здоровом теле здоровый дух! Это знает каждый. Сегодня дети старшей и подготовительныой группы посетили спортивный комплекс "Батыр". Они узнали много интересного о спорте.
-
День семьи/Гаилә көне 08.07.2019

8 июль- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Гаилә - ул шатлык, җылылык, сыеныр урын. Бүген бакчабызда шул уңайдан "Мин гаиләмне яратам" дип исемләнгән бик матур чара үтте. Балалар белән кызыклы сораулар алышып алганнан соң, гаилә әгъзалары белән таныштыру максатыннан, кызыклы видеоролик каралды. Балалар үзләренең гаиләләрен бик яратуларын күрсәтеп, әти-әниләре белән бергәләп рәсемнәр дә ясаганнар иде. Һәр бала рәхмәт хатына лаек булды.
Сегодня 8 июля замечательный праздник День Семьи, любви и Верности. Семья - это радость, тепло и уют. Цель воспитателей воспитывать у детей любовь к своей семье и своим родственникам, уважение к ним. Учить детей вежливо обращаться со взрослыми. Формировать у детей представление о семье, как о людях.
-
День Красной книги/Кызыл китап көне 05.07.2019

Кызыл китап ни өчен кирәк?
Бүген барлык төркемнәрдә дә тәрбияче апалар балалар белән әлеге сорауга җавап эзләделәр. Кызыл китапның битләрендә бик күп җәнлек, үсемлек исемнәре язылган. Димәк аларның саны көннән-көн кимеп бара. Балаларга тагын да аңлаешлы булсын өчен бергәләшеп кырмыска оясын күзәттеләр. Шундый эшчән кырмыскаларның мәш килеп йөрүләрен күреп балалар, беркайчан да кырмыска ояларына тимәскә сүз бирделәр.
Сегодня в детском саду прошел день Красной книги. Воспитатели познакомили детей с редкими видами животных и растений. Теперь наши ребята знают, что они несут ответственность за будущее родного края.
-
Экскурсия 04.07.2019

Җәйге чор балалар өчен төрлелеге һәм экскурсияләргә бай булуы белән күңелле. Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары табигатькә экскурсиягә чыктылар. Агач-куакларны карап, чагыштырдылар, күңелле уеннар уйнадылар һәм үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар. Экскурсиядән кайтканда, һәр баланың күңеле шат иде.
Лето-удивительная пора. Сколько радости приносят игры с песком и водой, солнечные ванны. Сегодня дети средней, старшей и подготовительной группы пошли на экскурсию в природу. Экскурсия удалась на славу.
-
День изобретения солцезащитных очков/Кояшсаклагыч күзлекләр уйлап табылган көн 01.07.2019

1 июль - Кояшсаклагыч күзлекләр уйлап табылган көн. Шул уңайдан бүген тәрбиячеләребез күзлекләрнең килеп чыгуы турында балалар белән әңгәмәләр оештырдылар. Ә балалар исә әлеге күзлекләрне киеп, кояшка карый һәм аның түгәрәк формасын күрә алдылар.
1 июля - День изобретения солнцезащитных очков. Сегодня в нашем детском саду воспитатели провели беседы с детьми и рассказали историю изобретения очков. Дети с помощью очков смогли увидеть форму солнца.
-
Конкурс! 26.06.2019

Бүген безнең балалар бакчасында Актаныш балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре һәм район юл куркынычсызлыгы профилактикасы бүлеге җитәкчесе Лена Мурзаят кызы катнашында республикакүләм үткәрелгән "Шкатулка знаний безопасности" бәйгесенең район этабы узды.
Сегодня на базе нашего десткого сада прошел районный этап республиканского конкурса лэпбуков по ПДД "Шкатулка знаний безопасности", с участием старших воспитателей детских садов Актаныша и начальника отдела по профилактике ПДД по району Лены Мурзаятовны.
-
Передвижной театр/Күчмә театр 24.06.2019

Театр - яктылыкка, нурга илтә... Әлеге әйтемне истә тотып, бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләре әзерләгән кечкенә концерт номерларын һәм сәхнәләштерелгән театрларын кечкенәләр, 2 нче кечкенәләр төркемнәренә тәкъдим иттеләр. Башка балалар бакчаларына күчмә театр оештыру бакчабызның күптәнге хыялы булганга күрә, бүгенге концерт-тамаша киләчәккә әзерлек эше булды...
Театр - развивает творческую деятельность. Ребята подготовительной группы сегодня устроили праздник для детей младших групп. Они показали сказку, спели песни, рассказали стихи. Концерт удался, зрители остались довольными!
-
Велогонки/Велоярыш 21.06.2019

Иртәдән алып балалар алда торган кызыклы ярышлар турында сөйләштеләр. Барлык балалар да җиңү турында уйлый иде. Ярышта мәктәпкә әзерлек төркеменең малайлары һәм кызлары катнашты. Яшь велосипедчыларга таләпләр бик тә гади иде: велосипед яисә самокат булу, теләк һәм яхшы кәеф!
С самого утра дети говорили об увлекательных предстоящих гонках. Все были настроены на победу. Мальчики и девочки подготовительной группы приняли участие в соревнованиях. Требования к юным велосипедистам минимальные - желание кататься, наличие велосипеда или самоката и отличного настроения.








