Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Шкатулка знаний безопасности/Юл йөрү куркынычсызлыгы тартмачыгы 15.08.2019

Район эчендә балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында бик күп кызыклы конкурслар оештырыла. Бүген дә "Шкатулка знаний безопасности" дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасыннан да тәрбиячеләр бик матур эшләр белән катнашып, җиңү яуладылар: Фәрсия Фәһимовна 1 урын, Айгөл Дамировна 2 урын, Эльвира Баграмовна 3 урын, музыка өлкәсе буенча Чулпан Дәнифовна 1 урын, логопедлар арасында Алия Ильгизовна 2 урын, Энҗе Фәнисовна номинациядә. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, тагын да зуррак үрләр яулауларын теләп калабыз.
В районе проводится много интересных конкурсов среди воспитателей детских садов. Сегодня состоялось подведение итогов конкурса "Шкатулка знаний безопасности". Наши воспитатели заняли призовые места в разных номинациях. 1 место заняла Чулпан Данифовна, 2 место-логопед Алия Ильгизовна, 3 место-Энже Фанисовна. От всей души поздравляем победителей, желаем им дальнейших успехов.
-
Конференция воспитателей/Тәрбиячеләр конференциясе 14.08.2019

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре һәм методистлары катнашында конференция узды. Әлеге очрашуда 2019-2020 уку елында белем һәм тәрбия бирү өлкәсенә кагылышлы үзгәрешләр, уку планнарын төзү турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук алдан бирелгән темалар буенча тәрбиячеләр чыгыш ясады. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Фәнис кызы да "Театар эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү" темасы астында чыгыш ясады.
Сегодня на базе МБДОУ "Новоалимский детский сад" прошла конференция с участием воспитателей и методистов района. На встрече была представлена информация об изменениях в сфере образования и воспитания в 2019-2020 учебном году, о разработке учебных планов. Также выступили воспитатели по заданным темам. И воспитатель нашего детского сада Энзе Фанисовна выступила на тему" Развитие речи детей через театральную деятельность".
-
День рождения/Туган көн 05.08.2019

Туган көн-бала чактан көтеп алган бәйрәм. Кешегә ничә яшь булуга карамастан, туган көн көнне күңел котлаулар, бүләкләр көтә. Безнең балалар бакчасында балалар белән бергәләп апа-абыйларны туган көннәре белән котлау традициягә әйләнеп китте. Менә бүген дә балалар җыештыручы Нәгыймә апаны туган көне белән котладылар. Түгәрәккә алып "Ак калач" җырлаганнан соң, үз куллары белән ясаган открыткаларын бүләк иттеләр. Аздан да күңеле була бит олы кешенең...
День рождения - это праздник, который все ждут с нетерпением. Несмотря на то, что сколько тебе лет, все ровно ждешь от кого-то подарки, поздравления. Сегодня дети поздравили именинницу с днем рождения, спели "Каравай", а потом подарили подарок, приготовленный своими руками.
-
Чистота и порядок/Чисталык һәм тәртип 02.08.2019

Балалар кечкенәдән чисталыкка, тәртипкә өйрәнеп үсәргә тиеш. Тирә-якта үсеп утыручы үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү, чисталыкка өйрәтү зур бурыч булып тора. Балаларны бүлмә гөлләрен тәрбияләргә, аларның төпләрен йомшартып, су сибәргә, корыган яфракларын җыеп алу кебек хезмәт алымнары нәкъ менә балалар бакчасыннан ук өйрәтелә башлый.
С целью воспитывать уважение и бережное отношение к растеним, сегодня дети поливали цветы, протирали листья.
-
День мяча/Туп көне 31.07.2019

Бүген безнең бакчабызда "Туп көне". Балалар туп турында төрле шигырьләрне искә төшерделәр, тупның төсе, формасы турында әңгәмә кордылар. Соңыннан тәрбияче апалары белән күңелле стартлар оештырылды. Әлеге ярышлар әлбәттә инде туп белән иде.
Сегодня в детском саду "День мяча". Дети рассказывали стихи про мяч, еще вспомнили цвета и формы мяча. В конце были организованы веселые старты с мячом
-
Весёлые игры/Күңелле уеннар 29.07.2019

Көннәр яңгырлы торса да, бакчабыз балаларның шат авазыннан гөрләп тора. Тәрбияче апалары белән һәр сабый көнен бик үңелле уздыра. Менә бүген дә балалар төрле кызыклы уеннар ярдәмендә кәефләрен күтәрделәр, шаярдылар, көлделәр...
Несмотря на то, что на улице плохая погода, в детском саду дети очень весело проводят время. Вот и сегодня со своими воспитателями дети поиграли в интересные игры, смеялись, шутили...
-
Опытно-экспериментальный участок/Тәҗрибә участогы 26.07.2019

Тәҗрибә участогы балаларда хезмәткә хөрмәт, усемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияли. Балалар яшелчәләрне тәрбияче апалары белән бергәләп утырталар, соңыннан чүпләрен утап, сулар сибеп, җәй буе үстерәләр. Көз көне исә бергәләшеп, үзләре үстергән яшелчә уңышын җыеп алалар...
Опытно-экспериментальный участок очень нужный. Чтобы дети не просто гуляли на улице, а впитывали красоту природы, наблюдали за ростом каждого растения за полетом бабочки. Умели беречь каждый листочек, веточку. Дети, сами следят за ростом моркови, свеклы, огурцов. Они уже умеют ухаживать и поливать овощи.
-
Эксперимент с водой/Су белән тәҗрибә 22.07.2019

Балалар төрле тәҗрибәләр үткәрергә бик яраталар. Бу юлы без суның кайбер үзлекләре белән таныштык. Балалар белән бергә суның кайларда булуын искә төшердек. Суны сөт белән чагыштырып, төрле төстәге буяулар салып карадык... Әлеге тәҗрибәдән балалар шуны аңладылар: су сыек,иссез, төссез. Су губкага, җиргә бик яхшы сеңә, кайнар һәм салкын була ала. Балалар бик канәгать калдылар!
Дети очень любят эксперименты, исследования, В этот раз мы знакомились с некоторыми свойствами воды. Вместе с детьми вспоминали, в каких местах есть вода. Сравнивали воду с молоком... После проведения опытов, ребята узнали, что вода жидкая, прозрачная, без запаха, без вкуса. Вода очень хорошо впитывается в губку, в землю, бывает холодной, теплой и горячей. Дети остались довольны!
-
Сюжетно-ролевые игры/Сюжетлы-рольле уеннар 18.07.2019

Балалар бик теләп сюжетлы-рольле уеннар уйныйлар. Әлеге уеннар өчен һәр группада "Кибет", "Чәчтарашханә", "Гараж", "Даруханә" һәм башка шундый почмаклар ясалган. Балалар үзләренең күңелләренә хуш килгән почмакта, бирелгән предметларны кулланып сатучы, табиб, шофер, чәчтараш роленә кереп, иптәшләренә хезмәт күрсәтәләр. Әлеге уеннар балаларның диалогик сөйләм телен үстерә, дустанә мөнәсәбәт тәрбияли.
В детском саду дети каждый день играют в сюжетно-ролевые игры. Для этого в нашем детском саду есть множество уголков: "Магазин", "Больница", "Парикмахерская", "Гараж" и другие. Дети с удвольствием играют, общаются друг с другом. У них развивается диалоговая речь и воспитывается трудолюбие и уважение к труду взрослых.
-
Кем я хочу стать в будущем?/Мин үскәч кем булырга телим? 16.07.2019

"Мин үскәч кем булырга телим?"
Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының башында әлеге сорау бөтерелде. Чөнки бүген алар нәкъ менә шушы темага карата рәсем ясадылар. Соңыннан үзләренең рәсемнәрен күрсәтеп, киләчәктә кем булачакларын нәниләргә дә сөйләп бирделәр. Очрашу бик күңелле узды.
"Кем я хочу стать в будущем?"
Сегодня воспитанники подготовительной группы нарисовали рисунки на эту тему. А потом по рисункам рассказали о своей любимой профессии детям младших групп.








