МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
День Героев Отечества /Ватан Геройлары көне 09.12.2025

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.Илебездә киеренке чор, халкыбызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Әлеге махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең районыбызның мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз ирке буенча киткән ир-егетләребез дә катнаша. Бездэ буген балалар бакчасында махсус хэрби операциядэ катнашкан Гиззатуллин Илдут Сэгыйт ул белэн очраштык.
Курку белмәс әлеге райондашларыбызның кыюлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз. Туган җиребездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде. Барыбызга да бәхет һәм муллык телим. Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк, яшь буыннар алдында аларның кылган игелекле, батырлык гамәлләрен маяк итеп күрсәтик! Геройлар көне белән! Батырларыбыз даны мәңгелек! -
08.12.2025

4 декабрьдә, традиция буенча, Кыш бабайга балалар теләкләрен әйтеп хат яза. Балалар бакчасының зурлар-уртанчылар төркеме балалары белән Кыш бабайга хат яздык. Шул уңайдан, 4 нче декабрь 12.00 дә Актаныш радиосы аша Кыш бабайга Хат юлладык
90.0 FM дулкынында Актаныш радиосы аша хатыбызны Кыш бабайга укып ишеттерделэр -
"Воспитатель года-2026"/ "Ел тәрбиячесе-2026" 03.12.2025

3 нче санлы «Тылсым» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе - 2026» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Әлеге конкурс «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә тәрбия бирүче тәрбияче» номинацияләрендә үткәрелде. Бу елны бәйгедә 13 педагог катнашты. Алдагы көндә 7 педагог көч сынашса, бүген калган 6 педагогның эшчәнлеге тәкъдим ителде. Безнең балалар бакчасы данын Нуриманова Илүзә Флүс кызы яклады.
-
"Орчык бәйрәме" 28.11.2025

Борынгы гореф-гадәтләрне искә төшерү, тергезү максатыннан бакчабызда уртанчы-зурлар төркеме балалары белән берлектә онытылып барган милли йолаларыбызның берсе – “Орчык бәйрәме” оештырылды. Бәйрәм барышында “Орчык өмәсе” йоласының тарихы белән таныштык. Балалар орчык тотарга, йон язырга, йомгак урарга өйрәнделәр. Бәйрәм “Башы миннән, ахыры сездән” дип аталаган мәкаль әйтеш уены, “Кем беренче урый”, “Орчык әйләндерү”, ”Башмакчы” һәм башка уеннар, жыр – бию белән үрелеп барды.
-
Бөтендөнья юл транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне 17.11.2025

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтендөнья юл транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәбез.
Пассажирларның, шоферларның һәм җәяүлеләрнең юлларда дөрес йөрү тәртибе турында искәртү беркайчан да артык түгел, бигрәк тә бу кайгылы көн белән бәйле. Әйдәгез, юллардагы фаҗигаләр мөмкин кадәр азрак булсын өчен, безгә бәйле булганның барысын да эшлик. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтик, үз тормышыбызны кадерләргә өйрәник. -
Халыклар бердәмлеге көне 06.11.2025

4 ноябрьдә бөтен Россия мөһим бәйрәмне - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә.
Шул уңайдан уртанчы-зурлар төркеме балалары белән бәйрәм алдын якты һәм истә калырлык итәргә тырыштык! Балалар белән бәйрәмнең тарихы, дөньяда һәм татулыкта яшәү, дуслыкны саклау һәм Россиянең төрле халыклары традицияләрен хөрмәт итү ни өчен мөһим булуы турында әңгәмәләр алып бардык.Балалар белән илебезнең никадәр зур һәм матур булуын, анда күпме гаҗәеп урыннар барлыгын , нинди халыклар яшәгәнен искә төшердек,Россия территориясендә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштык.
Көнебезне төрле күпмилләтле илебездә яшәүче төрле халыкларның милли киемнәренә төренгән курчакларны,иллюстрацияләрне карау белән тәмамладык. -
01.11.2025

31 октябрь-җәяүлеләр кичүенең туган көне. Бу көн безгә махсус билгеләнгән урыннарда юл аркылы чыгуның һәм балаларны моңа өйрәтүнең мөһимлеген искә төшерә.Яңа Әлем балалар бакчасының зурлар-уртанчылар төркеме балалары белән бәйрәм алдыннан берничә чара узды. Балалар җәяүлеләр кичүе турында плакатлар карадылар, юл хәлләрен тикшерделәр һәм "җәяүлеләр кичүе"билгесен пазллардан төзеп ясадылар. Шуннан соң балалар белемнәрен практикада ныгытырга киттеләр-юлны тиешле урында үтәргә кирәклеген өйрәнделәр.
-
31.10.2025

Безнең бакчабызда балаларның Ватанга мәхәббәт, гражданлык-патриотик хисләрен тәрбияләү юнәлеше буенча әңгәмә ел дәвамында алып барыла. Шул максаттан авылыбыздан махсус хәрби операциядә булып, чираттагы ялларына кайткан ,бүгенге көндә илебез, халкыбыз тынычлыгы өчен көрәшүче батыр йөрәкле геройларыбызның берсе — Әхмәтгалиев Инсаф Әгъзәп улы белән очрашу уздырып үттек.Әлеге очрашуда балалар солдат абыйның армия тормышы турында бик күп мәгълүмат алдылар, сораулар бирделәр,хәрби батырлык өчен бирелгән медальләрен карап үттеләр.
Очрашуыбыз егетләребезнең барысының да исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтуын теләп тәмамланды. -
30.10.2025

Без бүген "Сөмбелә чибәре - 2025" бәйгесенең җиңүче кызларыбыз Шәмсегалиева Айсель Марсель кызы, Шәкурова Адилә Әлфис кызы, кызларыбызның әниләре һәм тәрбияче апалар белән "Актаныш 90, ОFM" радиосында кунакта булдык.
-
"Каз өмәсе" 29.10.2025

Бакчабызның зурлар-уртанчылар төркеме балалары белән халкыбызның милли йолаларының берсе "Каз өмәсе" үткәрдек.Борынгы заманнардан килгән йола буенча без балаларыбызны кечкенәдән татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итәбез. "Каз өмәсе" бәйрәме ул көзен уздырыла. Биеп, көлешеп эш беткәнен дә сизми калдык. Балалар җырладылар да, биеделәр дә,үз һөнәрләрен курсәттеләр. Бәйрәмнән соң тәбикмәк белән сыйландылар.
















