МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2026

21 февраль — Халыкара туган тел көне.

Безнең балалар бакчасында «Туган Тел – безнең байлыгыбыз» дигән чара узды. Һәр баланың йөзендә шатлык, горурлык чагылды, чөнки алар үз туган телләрен, аны яратуларын күрсәтә алдылар. Бу көн безгә телнең нинди зур көчкә ия булуын, ул ничек хисләрне, уйларны, рухны берләштерә алуын тагын бер кат ишеттерде. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның телне кабул итүе, аны үзләштерүе аеруча гаҗәеп. Аларның гади, әмма тирән мәгънәле шигырьләре, матур шигъри юллары безне тормышның гүзәллегенә, киләчәккә булган ышанычка дәште. Һәр сүз, һәр интонация йөрәктән чыккан, чын күңелдән әйтелгән.
Бу көнне без туган телнең безгә ата-бабалардан күчкән мирас икәнен аңладык. Туган тел – безнең милли рухыбыз, тарихыбыз, хәтеребез. Аны саклау, үстерү – һәрберебезнең изге бурычы. Шушындый бәйрәмнәр балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, аларның рухи дөньясын баета. Киләчәк буыннар да үз телләрен кадерләп, аны хөрмәт итеп яшәрләр дип ышанасы килә. Шулай итеп, безнең милли традицияләребез, гореф-гадәтләребез, тел байлыгыбыз югалып калмас.Кичәбез шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамладык. -
Масленица/Май чабу 20.02.2026

Май чабу бәйрәме балалар бакчасында күркәм традициягә әверелде. Май чабу-кышны озату һәм язны каршылауның искиткеч якты бәйрәме.
Бәйрәм барышында балалар төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. -
Әтиләр бәйрәме 20.02.2026

2 кечкенэлэр,ясле-1кечкенэлэр торкеме әтилэре белән бүген бездә биктә кызыклы «Әтием мине горурлыгым» исеме астында әтиләр бәйрәме узды. Бәйрәм балаларның әтилэрен котлау чыгышлары белән башланып китсә, соңыннан ике төркем әтиләре бүленеп волейбол уйнадылар. Әтиләргә җан атарга әниләрдә килде. Бәйрәм бик күңелле, биктә җанлы узды. Барлык этилэрне, абыйларны, малайларны, бабайларны Ватанны саклаучылар коне белэн чын кунелдэн тэбрик итэбез. Иллэребез тыныч булып этилребезнен терэген, кирэген тоеп яшэргэ язсын.
-
Очрашу 13.02.2026

Белгәнебезчә, 15 февраль - Әфганчыларны һәм Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Безнең Яңа Әлем авылыннан да сугышта бик күп батыр егетләребез катнашкан һәм аларның кайберләре һаман да әле яу кырында. Бүген бакчабызда кунакта Илсур Зәкиев, Фаяз Галеев, Илдут Гыйззатуллин һәм Рәзиф Сәрвәров булды. Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан педагогларыбыз Илүзә Флүс кызы, Гөльяр Илдус кызы, Илина Рөстәм кызы һәм музыка Җитәкчебез Айзәрә Фәнис кызы оештырган авылыбыз батырлары белән очрашу һәрберебез күңелендә җылы эз калдырды: балалар герой абыйларның безнең өчен калдырган йокысыз төннәре өчен бүген дә рәхмәтләрен җиткереп, аларны матур чыгышлары белән каршы алдылар, әңгәмәләргә зуррак балалар бик теләп кушылдылар, күкрәкләренә тагылган медальләр белән якыннан танышып, алар белән чын күңелдән горурландылар. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Илсур абыйлары кызык итеп моннан күп еллар элек үзенең дә авылда бакчага йөрүен, ул вакытта әле балалар өчен шартларның хәзергечә үк булмавын тәфсилләп балаларга аңлатты. Сугыш чигендә күргәннәрен, андагы ачы язмышлар хакында, очрашудагы педагогларга сөйләп узды батырларыбыз. Балалар белән мондый очрашулар уздыру һәркем күңелендә якты матур хатирәләр калдыруын, алардан алган матур рәсемнәрнең дә, ярдәмнең дә бик мөһим булуын ассызыклап үттеләр. Кечкенәдән үк Патриот булып үсүләрен теләп калдылар. Алар барсы да бертавыштан "Хәзерге вакытта барган сугышлар тизрәк бетеп, балалар без күргәннәрне күрмәсеннәр, тыныч тормышта яшәсеннәр иде" дигән теләкләрен белдерде. Кадерле батырларыбыз! Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз, сез булганга сөенәбез! Сезгә киләчәктә матур, тыныч тормыш, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз!
-
Бәйге/ Конкурс 06.02.2026

6нчы февраль көнне педагогларыбыз Розалия Хәмит кызы һәм Алия Радик кызы "Яшь белгеч+остаз" региональ конкуркында үзләренең көчләрен сынашып кайттылар.
-
29.01.2026

Бүген авылыбызда туып үскән күренекле шәхесләренең берсе – Әлмәт татар дәүләт театры артисты ,Татарстанның Атказанган артисты– Дилбәр Рәшит кызы Әбүнәгыймова белән бакчабызда җылы очрашу булды. Дилбәр Рәшит кызын үткән юбилее белән котлап,балалар чын йөрәктән җырларын бүләк иттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып ,балалар бакчасы коллективы җылы теләкләрен җиткерделәр. Кичәбезне дәвам итеп балалар әкиятләрдән өзекләр күрсәтеп үттеләр. Ә инде Дилбәр Рәшит кызы үзенең тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен бирде,теләкләрен җиткерде .Кунагыбыз белән очрашу күңелгә ятышлы, истә калырлык булып узды.
-
23.01.2026

Бүген бакчабызда кунакта булып,Яңа Әлем мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Серле дөнья" балалар театры Г.Гыйльмановның "Салават күперенең ак төсе" дип исемләнгән әкият-тамашасын тәкъдим иттеләр. Балалар әкият сюжетын кызыксынып карадылар, геройларга кушылып җырлар җырладылар, дулкынландыргыч вакытларда алар турында борчылып, күңелле мизгелләрдә сөенеп утырдылар. Ахырда тәэсирләре белән уртаклашып, төп геройларның гамәлләре турында сөйләшеп үттеләр.
-
20.01.2026

Бүген, 20 январь, Татарстанның беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган көне! Без балалар белән аның гаиләсен, тормыш юлын искә төшердек.
-
19.12.2025

Авылдашыбыз, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" Хәмит ага Миңнегалиевны искә алу чарасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шигырьләрен сөйләделәр, жырларын жырладылар.
-
"Театр дружит С ПДД -2025" 12.12.2025

Район күләмендә уздырылган "Театр дружит С ПДД -2025" конкурсында катнашып, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Кукольный театр по ПДД" номинациясендә җинү яуладык.
















