Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Туган як" музеенда эшлекле очрашуда 21.12.2018

19 декабрь көнне Актанышның “Туган як” музеенда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, археолог Борханов Альберт Әхмәтҗан улы белән очрашу булды. Бу очрашуда безнең мәктәпнең география, биология, химия укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы катнашты һәм күп кенә мәгълүматлар алып кайтты.
-
Сыйфатлы белем - уңыш нигезе 21.12.2018

Һәр бала сәләтле була. Тик кайсы өлкәдә аның кызыксынулары зуррак, кайсы юнәлештә ул уңышка ирешәчәк – әлеге мәсьәләләрне хәл итү белем бирү системасының бер бурычы. Сәләтле укучыларны ачыклап, аларның талант даирәсен киңәйтү, үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру, шартлар булдыру өстендә даими мәгариф оешмалары шөгыльләнә. Мәктәпләр арасында тыгыз элемтә урнаштырылып, үзара киңәшләшеп, алга максатлар куеп, эш оештырганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Тәҗрибә уртаклашу өчен методик семинарлар үткәрү - отышлы алымнарның берсе. Эшлекле киңәшмәнең чираттагысы 19 декабрь көнне Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үтте. “Белем бирү оешмаларында белем сыйфаты белән идарә итү” дигән тема буенча үткәрелгән семинарда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
-
Мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен район семинары 20.12.2018

18 нче декабрь көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен район семинары уздырылды. Семинарда “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дип аталган тема астында әтиләр советының еллык утырышы оештырылды. Алар тарафыннан семинарда катнашучыларга мастер-класслар күрсәтелде. Семинарда мәктәбебез директоры Илназ Илшат улы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Равил кызы катнаштылар.
-
Гармун моңы сүрелмәсен 20.12.2018

19 нчы декабрь көнне гармун серләренә өйрәнүче укучыларыбызның нәтиҗәләре белән якыннан танышу максатыннан ата-аналар җыелышы үтте. Баян серләренә төшендерүче, кечкенә төймәләрдән матур көйләр өйрәтүче Флүн Фәнил улы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Һәрбер баланың күңеленә татар моңын салучы педагог зур тырышлык белән хезмәт итә.
-
Татар теле олимпиадасында уңышларыбыз 19.12.2018

14 нче декабрь көнне татар теле фәненнән уздырылган республика олимпиадасының муниципаль этабында 5 нче сыйныф укучысы Муллахметова Лилия, 6 нчы сыйныф укучысы Сәетгәрәева Азалия һәм 7 нче сыйныф укучысы Сәлимҗанова Рәйлә призёр булдылар. Укытучылары - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Илина Илфар кызы. Укучыларны һәм Илина Илфар кызын уңышлары белән котлыйбыз!
-
Команда учащихся-девушек нашей школы заняла второе место по волейболу 18.12.2018

В целях рзвития и популяризации волейбола, привития интереса учащихся Актанышского района к этому зрелищному виду спорта, определения сильнейших команд и игроков для формирования сборной района, пропаганды здорового образа жизни и привлечения учащихся к систематическим занятиям физической культуры, 8 декабря в спортивном комплексе "Иман" состоялись районные соревнования по волейболу среди учащихся общеобразовательных школ района. Команда учащихся нашей школы заняла второе место. Поздравляем и желаем им дальнейших успехов!
-
Итоги недели русского языка и литературы 17.12.2018

С 10 по 15 декабря в школе прошла неделя русского языка и литературы, посвященная творчеству Л.Н. Толстого. Активное участие в мероприятиях недели приняли все учителя и их воспитанники. Были проведены открытые уроки, выставка лучших тетрадей, тематические игры, конкурсы и викторины. А в субботу, на еженедельной линейке, ученики получили грамоты за активное участие в данных мероприятиях.
-
Мәктәбебез коллективы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын тамаша кылды 17.12.2018

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле — Татарстанның Актаныш районы үзәге Актанышта урнашкан мәдәният оешмасы, Татарстан Республикасының автономияле дәүләт учреждениесе «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле. Бүген – 17 декабрьдә данлыклы, бай тарихлы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш сәхнәсендә – район мәдәният йортында имтихан тотты. Безнең коллектив та әлеге концертны тамаша кылды.
-
Лекции для директоров школ и их заместиетей 16.12.2018

Сегодня - 16 декабря на базе технологического техникума для директоров школ и их заместителей по УВР, а также для заведующих детских садов Актанышского района читает лекции на темы «Цифровая трансформация школы» и «Управление школой на основе данных» директор центра развития лидерства в образовании Высшей школы экономики, кандидат психологических наук, доцент Павела Сергоманов из Москвы.
-
Китап уку - иң яхшы белем алу 16.12.2018

Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку — иң яхшы белем алу. Мәктәп китапханәсенең балалар бүлеге яңа китаплар белән баетылды. Бирегә балалар өчен татар, рус язучыларының әсәрләре тупланган ялтыравыклы тышлы, балаларны үзенә җәлеп итә торган китаплар кайтты. Балалар өчен шулай ук әкиятләр китабы, дәрес өчен кирәкле һәм дәрестән тыш укыла торган китаплар да бар.



